поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.01.2015 Милләт

Бер күрешү өчен бардык без

Россия халкы Яңа елны каршыларга әзерләнеп йөргән көннәрдә мин Германиядә яшәүче кызым Гүзәлне күрергә дип Берлинга очтым. Ул бит инде ун ел буе шунда яши, халыкара музыка төркемендә артдиректор булып эшли, җырчы буларак та танылып килә...

Берлин өстенә эленгән тыгыз томан да, вакыт-вакыт сибәләп киткән яңгыр да минем кәефемне боза алмады. Очрашу шатлыгына бәйрәмчә бизәлгән шәһәр матурлыгы, Яңа ел уңаеннан ачылган чыршы базарлары, кичен бәйрәм балкышына күмелеп утыручы урамнар серлелеге, кибетләрдәге ыгы-зыгы һәм елмаючан йөзләр килеп кушылгач, күңелләребез тагын да күтәрелде, һәм без кабат шәһәр карарга чыгып киттек. 

Мин үземнең татар кешесе, күптән түгел өлкә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы канаты астында ачылып эшли башлаган Самара өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзасы булуымны белгертү өчен калфак киеп йөрергә булдым. Бу гамәлем кызыксынучан немецларның игътибарыннан читтә калмады, әлбәттә. Шарлоттенбург сарае яныннан узганда безне ике пар туктатты һәм минем баш киемем белән кызыксына башладылар. Шулай Вернер һәм Майер гаиләләре белән танышып киттек. Ни гаҗәп, алар Россиядә күпсанлы татар милләте яшәве турында ишеткәннәре дә юк икән. Ләкин “Казан”, “Самара” сүзләрен ишеткәч, җанланып киттеләр. Татарстан башкаласында узган Универсиадага рәхмәт, шуның аша Казанны да белә башлаганнар алар. 
 
Ниндидер чын кызыксыну, бер-беребезне яхшырак белергә омтылу нәтиҗәсендә әңгәмә туды. Дөнья хәлләре, тормыш шартлары, милли сәясәт турында сөйләшеп алгач, хатын-кызлар кабат баш киемемне әйләндереп-әйләндереп карый башладылар. Ошаган булса кирәк. Ләкин мин бу калфагымның әле бик тыйнак һәм кечкенә булуын аңлаттым. Аны тагын да баерак, тагын да матуррак итеп чигүчеләр барлыгы турында сөйләп бирдем. Сүз салмак кына Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы эшчәнлегенә күчте. Ә немецлар безнең нинди телдә сөйләшүебез турында сораша башлагач, үзләренә берничә татар сүзен дә өйрәтергә туры килде. Ахырда бергәләп “дуслык!” дип кычкыра-кычкыра фотога да төштек әле. Гаҗәп инде, урамда очраган чит ил кешеләре белән шулай дуслашып китәргә, озак кына сөйләшеп торырга була дип уйламаган да идем мин.
 
Берлинның "Pergamonmuseum"ында булганыбыз бар иде инде. Ләкин ислам культурасын да үз эченә алган бу музей комплексын күпме генә карасаң да, аз сыман. Андагы экспонатларның күпчелеге кешелек культурасының алтын фондына кертелгән бит. Иң кызыклы экспонатлар арасында Пергама алтаре, Вавилон капкасы, бизәкләп язылган шәмаилләр, гарәп телендәге китаплар һәм башка бик күп борынгы әйберләр бар. Биредә үзеңне бөтен кешелек мәдәниятенә кагылышлы итеп тоя башлыйсың.
 
Берлинның күп истәлекле биналарын һәм мәйданнарын яратам мин. Бер күргән урыннарга кат-кат әйләнеп кайтканыбыз бар. Ә бу юлы башка юл белән китәргә булдык. Бара торгач каршыбызда бик матур мәчет пәйда булды. Соңыннан аның Вильмерсдорф мәчете булуын, аны архитектор Карл Август Германның Һиндстандагы Таҗ-Махал мәчетенә охшатып төзүе турында белдек. Биредә хәзер җомга намазлары гына укыла, ә башка вакытта мәчет туристлар өчен ачык икән. Әлбәттә, ХХ гасыр истәлеге буларак сакланучы мәчеткә кермичә узып булмый. 
 
...Яшь кенә имам белән инглиз телендә сөйләшергә туры килде. Аллага шөкер, кызым немец телендә дә, инглиз телендә дә яхшы гына сукалый. Ул миңа имам сөйләгәннәрне тәрҗемә итә торды. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда биредә ислам динен тотучы күпсанлы эмигрантлар яшәгән. Араларында татарлар да күп булган, ди имам. Бу турыдагы тарихи документларны да күрсәтмәкче иде, ләкин тиз генә таба алмады шул. Берлинда татарлар әле дә яши һәм шәһәрдәге сиксән мәчеттә укыла торган җомга намазында аларны күрергә була икән. 
 
Берлинда булып та, Рейхстагны һәм Бранденбург капкасын күрмичә китсәң, сәяхәтең китек була. Шуңа күрә экскурсиябез Рейхстаг янында тәмамлады. Аның янында җем-җем утлар белән “Berlin” дип язылган иде. Без шуның янында видеога Яңа ел котлавы яздырырга булдык. Чыннан да, дөньяның кайсы гына ноктасында яшәсәк тә, нинди генә милләттән булсак та, барыбыз да киләчәккә зур өметләр баглап, Ходай Тәгаләдән ата-аналарыбызга сәламәтлек, балаларыбызга - тәүфыйк, дусларыбызга - бәхет, ә дөньяларга тынычлык телибез. Җитмеш ел элек Бөтендөнья сугышы тәмамланган җирдә илебезгә тынычлык теләү бигрәк тә урынлы булып тоелды миңа. Теләкләребез тормышка ашсын иде.
 
Айсылу ӘБДИЕВА, Самара өлкәсе татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары.
 
 
Гарәп телендәге китаплар.
 
 
Вильмерсдорф мәчете.
 

Айсылу ӘБДИЕВА
Бердәмлек
№ 3 | 17.01.2015
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»