поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.01.2015 Җәмгыять

«ШК» журналистлары урамда акча теләнде

Соңгы вакытларда акча теләнүчеләр күбәйде. Телевизор кабызсаң да, интернетны ачсаң да, метрога керсәң дә, җир асты җәяүлеләр кичүенә төшсәң дә, светофорга туктаган арада да, кибеттә йөргәндә дә – кая карама – алар. Баштарак мәлдә жәлләтсәләр дә, хәзер ышандырмый башладылар. Бирмәсәң, акчаңны жәллисең дип сөйләнеп калалар әле. Андыйларга эчемнән генә «үзең аферист-мошенниктыр әле» дип мыгырданып китәм. Халык аларга акчаны теләп бирәме икән, нәрсәгә һәм кем өчен бирүе белән кызыксынамы? Хезмәттәшем Эльмира белән без шуны үзебез сынап карарга булдык.

Кемгә һәм нәрсәгә? 

Акчаны кемгә дип җыябыз? Иң беренче шул сорауга җавап эзләдек. Украина балаларына тәм-томнар алыр өчен? Әллә Украина дип халыкның эчен поштырмыйкмы, ятимнәр йортында тәрбияләнүче балаларга дип сораргамы? Икенчесенә тукталдык.
 
Үзебезне кем дип әйтәбез? Интернетка кереп, Казанда ниндирәк волонтерлар хәрәкәте барлыгы белән кызыксындык. Социаль һәм гуманитар белемнәр институты каршында «Энергия тепла» дигән волонтерлар хәрәкәте бар икән, без дә шуннан диярбез. Кая чыгып басарга? Акча теләнүчеләр арасында Әмирхан җир асты кичүе бик популяр да бит, анда «көндәшләр» күп булыр шул. Халык иң күп урын метрода һәм зур сәүдә үзәгендә дип, шул маршрутны сайладык. Акча салыр өчен Яңа ел бүләкләреннән бушап калган рәсемле калай савытларны тотып, мин метрога төшеп киттем, Эльмира  кибеткә юнәлде.

Акча теләнүдән дә авыр эш юк
 
Гәҗит таратып басып торганым да, эксперимент өчен базарда ит тә сатып караганым бар, ләкин беркайчан да болай өркеткәне булмады. Мин бит ул вакытларда нәрсә дә булса тәкъдим итеп тордым, анда нәрсәсен борчыласың – алмасаң, сиңа калмаган, башкаларына сатармын дисең дә товарыңны мактый башлыйсың... Ә монда акча теләнергә кирәк. Аякларыма гер асканнармыни, метрога бара торган биш минутлык юлны унбиш минут үткәнмендер. Әллә кире борылып өйгә генә кайтып таясымы? Ике көн алдан ниятләп куйган нәрсәдән баш та тартасы килми. Төштем метрога, танышлар күреп, әллә ни уйлаулары бар дип, шапкамны күземә кадәр төшереп киеп куйдым. Кем янына да булса барып акча сорарга кыюлык җитми. Авызны ачып сүз дә әйтә алмыйм, әйтерсең тешләрне дәвалаганда авызны өшеттерә торган укол ясаганнар, иреннәрне хәрәкәтләндереп тә булмый. Менә бик җилләнеп кенә бер апай килә, йомышымны әйтеп тә бетермәдем, кулын селтәп китеп барды. Икенчесе дә, мине күрергә теләмәгәндәй, башын сул якка борып узды. Калганнары да, бер сүздә булган кебек, кулларын, юк-юк дигәндәй, болгап китәләр. Әнә бер яшь кенә егет килә, елмаеп, кесәсеннән бөтен булган вак акчасын чыгарып салды, калай савытка дөбердәп акча коелганны ишетеп, бер кыз да тукталды, анысы да кесәсеннән ун сум акча чыгарды. Җыйнак кына, матур итеп киенгән, кулына зур гына кейс тоткан урта яшьләрдәге ир-ат, акчам юк, дип китеп барды. Үзара сөйләшеп ике хатын килә, берсе шунда ук кесәсеннән вак акча чыгарды, икенчесе китеп кенә барасы иде дә, иптәшеннән яхшысынмады бугай, кесәсеннән бик озаклап кына санап, унҗиде сум акча чыгарып салды. Таякка таянган бер әби килеп, нәрсә сатасың, дип сорады. Сатмыйм, акча соранам, мин әйтәм.
 
– Кемгә дип җыясың ул акчаны?
 
– Балалар йор­тында тәрбияләнүчеләргә күч­тәнәчләр алырга.
 
– Ә хөкүмәт нәрсә карый?
 
– Хөкүмәттәгеләр дә карый, безнең дә ярдәм итәсебез килә.
 
– Ә нәрсә алачаксың ул акчага?
 
– Шоколадлар, кәнфит-печеньелар...
 
– Без кәнфитнең нәрсә икәнен дә белми үстек. Өстәл артында җыелган килеш, әтинең бер зур шакмак шикәрне сигез кешегә бүлгәнен көтеп тора идек, ә ул чукынган нәрсә авызга керүгә үк эреп тә бетә. Әй, нәрсә сөйләнеп торам соң, менә мондагы кибеттә шикәр комы 36 гына сум дигәннәр иде ич, китим әле мин.
 
Кеше күрмәгән арада гына савыт төбендәге акчаны исәпләп алам, бер сәгатькә якын басып торып, 50 генә сум җыелган. Яңа ел бәйрәмнәре арасында  халыкның кәефе яхшы булыр, ятимнәргә бүләккә дигәч, акчаларын жәлләмәсләр дигән идем, әллә илдәге икътисади кризис тәэсир иткән шунда, кәгазь акча бирүче булмады, котылыйм моңардан дигән кебек, кесәләрендәге вак акчаны гына салып китәләр. Аның каравы, сез нинди оешмадан дип сораучы, сораулар биреп төпченеп торучы булмады. Сәгать тә унбиш минут басып торган арада 83 сум акча җыелды. Бүләкләр алыр өчен аз акча, әлбәттә...
 
Нәрсә нәрсә – акча те­ләнүдән дә авыррак эш юк икән. Шул көнгә калырга Ходай язмасын. Ә акчаны менә теләсә кемгә бирергә кирәкмәс, аферистларны ашатып ятканчы, ышанычлы хәйрия фондларына яки үзең белгән мохтаҗ кешеләргә генә бирергә кирәк.
 
Кибет янында күбрәк бирәләр
 
Дилбәр метрога төшеп киткән арада, мин «Тандем» сәүдә үзәгенә юнәлдем. Дөресен генә әйткәндә, соранырга чыгу җиңел булмады. Чыгар вакыт җиткәч, икеләнүем тагы да артты. Ник дигәндә, реклама кәгазе таратып торган промоутерларны да санламыйлар, ә монда һәрберсенә килеп акча ук сорарга кирәк.
 
– Кем бирсен инде, әйләнеп тә карамаячаклар. Җитмәсә бәйрәм вакыты, кемдә кризис, кемнең үз мәшәкате, – дим Дилбәргә.
 
Ә ул исә, киресенчә, кешедә бәйрәм кәефе, акча бирәчәкләр, дигән фикердә.
 
«Тандем» ишек төбендә басып торам. Тукта әле, савыт буш бит, кеше анда бераз акча күрсә, салалар икән, дип уйлаячак. Шуңа да үз кесәмнән берничә тимер тиен, хәтта йөзлек салып куйдым. Менә хәзер бераз ышандырырлык.
 
Кибеткә керүче кешеләр каршына чыгып: «Исәнмесез! Мин волонтер, балалар йортындагы сабыйларга күчтәнәчкә акча җыям», – дип башлыйм сүземне. Ләкин, кереш сүз озын булганлыктанмы, мине ахыргача тыңлап торучы табылмады. Беренчеләре, кулларын селтәп, тизрәк китәргә генә ашыкты. Шулай берничә тапкыр кабатлангач, кәефем төште, яннарына киләсе дә килми башлады. Ярый, бераздан акча бирүчеләр табылды. Урта яшьләрдәге ике ханым, сүземне тыңлап бетермәсәләр дә, кесәләрендә булган вак акчаны салып киттеләр. Яшь егет һәм кызлар арасында бирүчеләр дә табылды. Волонтер булуым бик ышандырмаса да, сәерсенебрәк карасалар да, үзләреннән өлеш керттеләр.
 
– Кайсы оешмадан сез? Нишләп үзегез генә торасыз? – дип кызыксынды бер ханым.
 
– «Энергия тепла» волонтерлар хәрәкәте, – дим. – Шәһәрнең төрле почмакларында берәр кеше эшлибез.
 
Бу сүзләр ханымны ышандырды, калай савытыма акчасы керде.
 
Узып баручы өлкән ­яшьтәге ханымга сорану ошамады булса кирәк.
 
– Туйдырдылар инде, кая карама, бөтен җирдә теләнәләр, – дип мыгырдады ул.
 
Бәлки ир-атлар киң күңеллерәктер дип, урта яшьләрдәге, яхшы киенгән ир-атларга игътибарымны арттырдым. Аларның күпчелеге, итагатьле генә, «вакытым юк» дип урап узды, кайсылары кесәләрендәге тиеннәрен калай савытыма салдылар.  
 
Шулай сорана торгач, ике сәгать узып та китте. 147 сум акча җыйдым. Дөресен генә әйткәндә, ул ике сәгать миңа ике көн кебек тоелды. Үзең өчен түгел, изге эш өчен теләнү булса да, миңа бу эш гаять авыр тоелды. Моны башкару өчен кешедә оялу, уңайсызлану дигән хис булырга тиеш түгелдер.
 
* * *
 
Нинди нәтиҗәгә килдек? Әгәр озаграк торсаң, акча салучылар табыла. Сүзеңне тыңламаган, әйләнеп карамаган кешеләр дә күп. Аларны да тәнкыйтьләп булмый. Соранган һәрбер кешегә акча биреп булмый бит инде. Каршыңа берсе савыт күтәреп, акча бирегез әле, дип килеп чыкса, минем реакциям дә шундый булыр иде. Гомумән, халык андыйлардан ераграк торырга тырыша.
 
Ә без җыелган акчага үз өлешебезне дә кертеп, татлы күчтәнәчләр, урын-җир кирәк яраклары алдык, кием-салымнар да тупладык һәм Балтач районыннан безнең газета язмалары геройлары булган гаиләгә тапшырдык.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА, Эльмира КӘРИМОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»