поиск новостей
  • 26.09 "Полиционер" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 27.09 "Алай түгел, болай ул" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 26 Сентябрь
  • Мидхәт Миншин (1936-2009) - язучы
  • Илдар Абдразаков - җырчы
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
  • телэче районы.БИК тэмле бэрэнге сатыла сорт Невский.капчыгы 1200 +7 958 624-44-82
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
16.01.2015 Җәмгыять

Илдар Халиковның әтисенең туган авылы турында китап чыкты

Әгерҗе районындагы Балтач авылында хәзер нибары 15ләп кенә хуҗалык калса да, туган авылларына багышланган китапны кулга алу шатлыгын уртаклашырга, төрле якларга таралган авылдашлар, аларның балалары, оныклары кайлардан гына кайтмаган иде.

37 ел гомерен районның мәгариф өлкәсенә багышлаган, шуның 14 елында мәгариф бүлеген җитәкләп зур абруй казанган Шәфкать ага Халиков “Без Балтач Мәмәт нәселеннән“ дигән китабы белән исән чакта үзенә һәйкәл салып калдырды. 

Ул 4 сыйныфта укыганда ук туган авылының карта-схемасын төзеп, Балтачның тарихын язуга нигез салып куя. Ә менә 76 яшендә туган Балтачының үткәнен чагылдырган эчтәлекле, фотосурәтләргә бай тарихи истәлек-очерклар китабы нәшер итү хыялы тормышка аша.
 
Күңелгә аеруча якын, кадерле туган авыллары турында китап язып калдырган авторга Балтач төбәгеннән чыкканнар тирән хөрмәтен, олы рәхмәтен ирештерә.
 
- Олыгая барган саен туган авыл аеруча газиз була барса да, аның тарихын язуга теләсә кем алына алмый. Моның өчен күпме эзләнергә, өйрәнергә кирәклеген бик яхшы аңлыйбыз, – ди Әгерҗедә яшәүче Зилә Зиннурова. Аның җәмәгате Наил ага Нәбиуллин да хатынының туган төбәген бик ярата. Балтач төбәгенә булган мәхәббәте аның җырларында да чагыла.
 
Китап авторының да авылдашларына, райондашларга әйтер сүзе бар:
 
 
- Бу тарихи китапны язу эшенә аяклы тарихыбыз булырдай авылдашлар исән чакта ук алынасы калган икән. Эшкә бераз соңрак калып керешелде. Шуңа күрә китабымның җитешмәгән якларын үзем дә беләм. Күңелемне иң борчыганы – китапка хөрмәткә лаек авылдашларымның барысын да кертә алмавым. Шуңа күрә бу китапның дәвамы булырга тиеш. Аны мин яза алмам да бәлки. Аны сез – яшьрәк буын дәвам итәргә тиеш. Гомумән, һәр гаиләнең киләчәк буыннарга калырырдай үз гаилә китабы булырга тиеш. Еллар узгач, ул гаилә һәм нәсел тарихын, туган авылыгызның үткәнен өйрәнүдә менә дигән чыганак булачак. Мәсәлән, Менделеевскида яшәүче авылдашыбыз Хәсән ага Сәйфуллин гаиләсенең шундый гаилә китабы бар. Алар ел саен 9 Майда гаиләләре белән җыелып, барлык мәрхүм якыннарын бер минутлык тынлык белән искә алалар. Беребез дә бу дөньяга мәңгелеккә килмәгән. Үзем дә киләчәк буынымның мине әнә шулай искә алуын телим. Шуңа күрә әби-бабаларыгыз исән чакта нәсел шәҗәрәгезне төзеп калырга ашыгыгыз һәм аны оныкларыгыз дәвам итсен иде, – дип мөрәҗәгать итте Шәфкать ага.
 
Ә Халиковларның нәсел шәҗәрәсе китапта нык тамырлы имән агачы сыман күпләребезгә үрнәк булып тора. Мәгариф ветераннары Шәфкать ага белән Луиза ханымның уллары Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков та Балтач Мәмәтов нәселенең тугызынчы вәкиле булуы белән, һичшиксез, горурланадыр.

Рәмзия ЗАРИПОВА
Интертат.ру
№ | 16.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ