поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2015 Җәмгыять

Теге буранлы көндә Римма Бикмөхәммәтова, автобус белән авариягә очрап, юлда кунган

10 гыйнварда күпләрнең телефоннарына ялларда һава торышының бозылуы, көчле буран куркынычы турында кисәтүләр килде. Әмма Яңа ел каникулларының соңгы көнендә халык юлга чыкмый кала алмый иде — дүшәмбе эшкә, озын-озак яллар тәмамланып, күпләр кунактан кайта, укырга бара. Нәтиҗәдә, юлларда 7-8 әр сәгатьлек “бөке” хасил булды, юл һәлакәтләрен санап бетерә торган түгел...

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА, журналист:
 
— 11 гыйнвар көнне мин дә юлда идем. Ничә ел башкалада яшим, болай озак һәм мәшәкатьле килүем беренче тапкыр. Соңгы 5-6 елда мондый көчле буранны хәтерләмим. Башкортостаннан килешем иде. Кичке сәгать 10 да Казанда булырга тиешле автобус иртәнге 9 да гына вокзалга килде. Яңа Чишмә районында тар күпердә чакрымнарга сузылган “бөке” хасил булды. Машиналар бер якка да бара алмый. Анда якынча өч сәгать утырганбыздыр. Көч-хәл белән үттек. Артыбыздан Уфа автобусы килә иде. Күперне чыгып ерак китә алмадык, безнеке белән шушы Уфа автобусы бәрелеште. Берничә сәгать вакыт ремонтка сарыф ителде. Буран туктаганны көтүдән башка чара калмады, чөнки бернәрсә күренми иде. Күперне чыгып, бераз читкә китеп, автобус җайлы урынга туктады да, шунда кундык. Халык үзен бик тыныч тотты, ситуацияне аңлап кабул иттеләр. Якындагы кафега барып чәй эчтек. Автобустагы егетләр ремонт эшләрендә дә булышты әле. Бик бердәм булдык. Ягулык кына бетә күрмәсен, дип курыккан идем. Аллага шөкер, андый проблема килеп чыкмады. Автобусны шофер гел эшләтеп торды, салон җылы булды. Алмаш-тилмәш йоклап алдык. Иртәнге сәгать алтыларга буран бераз тынды. Шуннан соң юлга кузгалдык.
 
Радик ВӘЛИЕВ, программист:
 
— Салмачы бистәсендә яшибез. Урамнарыбызны сирәк чистарталар. Әле мондый көннәрдә дә кайчак җиңел генә чыгам димә. Ә буранлы көннәр күрмәгәнне күрсәтте! Күпләр бистәдән чыга алмый ятты. Машиналар батты, бәрелеште... Бер дустым көне буе батып яткан, эшкә бөтенләй килә алмады. Аның кебекләр күп иде. Ярый әле җитәкчелек аңлап кабул итте. “Ашыгыч ярдәм” машиналары да керә алмый ятты. Кайсы баткан, кайсылары юлдан чыга алмый азапланган машиналар аркасында сәгатьләр буе көтеп торырга мәҗбүр булды. Буран тынды кебек инде. Ә безнең бистәдә мәхшәр дәвам итә әле. Юллар җүнләп чистартылмаган. Машиналарын калдырып чыгарлар иде, без яшәгән почмакка хәтле автобус та килми. Алла сакласын, ут-күз була күрмәсен. Техника керә дә, чыга да алмый.
 
Альбина ТУКТАРОВА, Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы (студент):
 
— Зачет тапшырасы бар дип, 11 гыйнварда сәгать көндез 12 дә Казанга киттем. Буа районын узганнан соң, буран шундый көчәйде, 30-40 метр алдан барган йөк машиналары күренми иде хәтта. Каршы як полосадагылар да, без дә авария утларын кушып бардык. Берара алдыбыздагы машиналар да, юл да бөтенләй күренми башлады. Аллага тапшырып, күрәчәктән качып булмый дип, шул килеш бардык. Ачыклыкларда бөтенләй мәхшәр иде. Туктасак, артыбызга килеп керерләр дип курыктык. Арттагылар да безне күрмичә бара бит. Ул мизгелләрне уйласам, хәзер дә куркыныч булып китә. Исән калырбыз микән, дигән уй керде хәтта. Безне Алла саклады. Әмма юл кырыена төшкән машиналар бихисап иде. Бер йөк автомобиленә иярдек тә, Казанга хәтле шуның артыннан бардык. 40-50 км/сәг белән килдек. Апас районы территориясендә күп машиналар юл читенә төшкән иде. Булышам дип килүчеләр үзләре дә “очты”... Юлларда бик авыр ситуация иде.
 
Энҗе САФИНА, Казан (полиция хезмәткәре):
 
— Беренче тапкыр Балык Бистәсе районының Әшнәк авылына кунакка кайттым. Бураннары белән күңелгә кереп калыр бу сәяхәтем. Мәхшәр киткәндә үк башланды. Авылны чыга алмый яттык. Баттык. Безнең арттан икенчеләре, өченчеләре бата барды... Ак төстәге машиналар тагын да кыенлык тудырды. Алар бөтенләй күренми. Шушы кечкенә авылда да чират хасил булды. Ир-атлар трактор чакыртты. Шуннан соң бераз җайланды. Авыл юлларын чистартып торалар, әмма өлгерә торган түгел, буран каплый.
 
Чаллы трассасындагы мәхшәрне — чакрымнарга сузылган “бөке”ләрне, коточкыч һәлакәтләрне дуслар шалтыратып хәбәр итте. “Бу яктан китмәгез. Монда халык нишләргә белми. Бик авыр хәл”, — диделәр. РКБ юлы белән бардык. Әмма монда да су буе “бөке” хасил булды. Чөнки Чаллы трассасындагыларның шактые, аптырагач, бу юлга борылган икән. 1-1,5 сәгать эчендә килә торган юлны биш сәгать үттек.
 
Алсу НИГЪМӘТУЛЛИНА, Апас районы Кече Күккүз авылы:
 
— Берничә авылдан сөт җыябыз. Аллага шөкер, юлларны чистартып тордылар. Бу яктан проблема булмады. Сөттән каймак, эремчек ясап, аны Казанга, Яшел Үзәнгә илтеп сатабыз. Иртәнге якта зур юлда читен булды. Шәһәр эче дә чистартылмаган иде. Кибетләргә керә алмый азапландык. Машинаны әлә кайда калдырып, тартма-тартма сөт ризыкларын күтәреп ташыдык. Нык арыдык. Безнең кебек мәшәкатьләнүчеләр җитәрлек иде. Кайтканда да буран бераз кыенлыклар тудырды. Әмма башкалар белән чагыштырсак, безнең хәлләр Аллага шөкер дип әйтерлек булган икән, дибез.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 15.01.2015
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»