поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
15.01.2015 Дин

Алмаз хәзрәт Мөхлисов: Ахырзаманның кечкенә билгеләре күренә башлады

Җир шарының кайсы почмагын гына алма, һәркайда да нинди дә булса табигать бәла-казасы күзәтелә. Андый чакларда олыларның әйтә торган бер сүзе бар: «Ахырзаман дигәннәре шулдыр инде...» Чынлап уйлап карасаң, ахырзаманның кечкенә билгеләре күренә дә башлады. Соңгы вакытларда күзәтелгән глобаль җылыну процессын да шуның бер билгесе дигән фикер бар. Ни өчен дигәндә, шундый хәдис барлыгы билгеле: «Ахырзаман гарәп җирләре кабат көтүлекләргә әверелмичә җитмәс».

Ахырзаман җитәсен күрсәтүче тагын нинди билгеләр-галәмәтләр бар. Алар турында без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисовтан сораштык. 

– Һәр мөселман кешесе Аллаһы Тәгаләгә инанган кебек, Кыямәт көненә дә ышана. Ахирәткә ышану ике өлешкә бүленә. Беренчесе – дөньяның бетүе, икенчесе – дөнья беткәч, Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирүебез, сират күпере аша үтү һәм башкалар. Ә менә ахырзаманга килгәндә, аның турында бик күп сөйлиләр, хәтта моннан ике ел элек Майя календаре буенча дөнья бетә икән дип халык арасында бункерлар казытып, запаска күп итеп шәмнәр алып куючылар да булды. Мөселман кешесе моңа ничек карарга тиеш соң? Без Коръәндә әйтелгән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) әйтеп калдырганга ышанырга тиешбез. Үзебездән өсти дә, кыскарта да алмыйбыз. Җәбраил фәрештә, кеше сурәтенә кереп, Пәйгамбәребездән, хәбәр бир әле, ахырзаман кайчан була, дип сорый. Аңа җавап итеп Мөхәммәд (с.г.в.): «Соралучы, сораучы кебек, Кыямәт көненең кайчан киләчәген белмәс», – ди. Шул вакытта Җәбраил фәрештә аңардан һичьюгы билгеләрен әйтүен үтенә һәм шундый җавап ишетә: «кол хатын үзенә патша тудырыр» һәм «яланаяклы көтүчеләр биек-биек йортлар төзүдә ярышыр». Беренчесенә килгәндә, ул балалары ата-аналарына хуҗа булыр дигән мәгънәдә бирелә. Бу күренешне без еш күреп торабыз – хәзер ата-аналар балаларыннан куркып тора, аларның капризларын үтәп, җайларында гына торалар. 1400 ел элек әйтелгән сүзләр бу, ул вакытта балалар ата-аналарыннан өстен булыр дип башларына да китермәгәннәр. Иң кызганычы – ата-аналарына кул күтәрүче яшьләр турында да еш ишетергә туры килә. Икенчесе - «яланаяклы көтүчеләр биек-биек йортлар төзүдә ярышыр» дигәнен без ком чүлләрендә, әйтик, Гарәп әмирлекләрендә башлары күккә ирешерлек йортлар калкып чыгуы белән бәйләп карый алабыз. Әлбәттә, без боларга шәригать тарафыннан тыелган дигән бәя бирмибез, аларны Пәйгамбәребез сүзләренең хаклыгын исбатлаучы дәлилләр дип кабул итәбез.
 
– Хәзрәт, хәзер күп кеше вакытның тиз үтүеннән зарлана, имештер, бу да Кыямәт көненең галәмәте икән?
 
– «Кыямәт көненең галәмәте – вакытның тизләшүедер», – дигән рәсүлебез (с.г.с.). «Бер ел бер ай, бер ай бер атна, бер атна бер көн, бер көн бер сәгать кеби тоелыр». Бу хәдисне аңлатырга да кирәкми, чөнки бу күренешне һәммәбез дә үз тормышыбызда тоябыз. Кайберәүләр бу хәдисне тиз йөрешле транспорт барлыкка килү белән дә бәйләп аңлата. Бер көн эчендә адәм баласы дөньяның әллә ничә чатында була хәзер. Ә элек еллар буе хаҗга барып, еллар буе кайтканнар.
 
Тагын бер билге – олы гөнаһларның артуы. Бигрәк тә хәмер эчүнең, зина кылуның таралуы. Телевизорны ачып карасаң, яңалыкларда әле монда сугышалар, әле тегендә баш күтәргәннәр дип сөйлиләр. Моңа бәйләп бер хәдисне китерәсем килә – «Ахырзаман якынлашканда ирләрнең саны азаер, хатын-кызларның саны артыр». Бүгенге статистика мәгълүматларына караганда, җиде хатын-кызга бер ир туры килә. Ә Кыямәт көне алдыннан ул иллегә бер булачак. Алда әйтеп киткән сугышларның күбәюе һәм аларда ир-атларның үлүе шушы хәдискә бер дәлилдер. Әле тагын «Кешеләр ни өчен үлгәннәрен, ә үтергән кешеләр ни өчен үтергәннәрен белмәс» дигән хәдиснең барлыгы да билгеле.
 
– Кешеләр үлемне үзләре эзли башлар дигәне нәрсә аның?
 
– Гөнаһ арту сәбәпле, кайбер мөселманнар үлемне ярата башлар, үлемне хәерле дип санарлар. Чөнки аларның күңелләре ял итми, тормыштан рухи канәгатьлек алмыйлар һәм шуңа да элек үлгәннәргә кызыгырлар дип аңлаталар галимнәр бу хәдисне.
 
Ахырзаманның тагын бер кече билгесе – хатын-кызлар киемнәрен кигән дә кебек булалар, шул ук вакытта аларның киемнәре юк та кебек булыр. Монысына да комментарий кирәк дип уйламыйм, җәйгә чыккач кемнең ничек киенүе безнең күз алдыбызда. Кыямәт көне якынлашканда байлык артып, акчалы кеше зәкятне кемгә бирим дип аптырар. Кемгә дә булса бирәсе булса, алары мин моңа мохтаҗ диярләр. Шулай ук саранлык та артыр, халык зәкят бирергә саранланыр. Аннары акчаны хәләл юл беләнме, әллә хәрам юл белән табамы – анысына игътибар итмәсләр, диелә бер хәдистә.
 
Әле болары кечкенә галәмәтләре генә, алда аның зур билгеләре дә бар, аңа кадәр ерак әле дип утырырга кирәкми. Ахырзаманның кайсы елны, ничәсе булуын беркем дә белми. Шуңа да мөселман кешесе һәрвакытта да әзер булырга тиеш. Дөньядан киткәч, Аллаһ каршына ничек һәм нәрсә белән барырмын дип уйларга кирәк. Ә бу мизгел теләсә кайсы секундта килергә мөмкин.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»