|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2015 Мәдәният
Камал театрының Мәскәү гастрольләре ачылдыКичә, 14 гыйнварда 19.00 сәгатьтә, Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектакле белән Россия дәүләт академия Малый театрында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре ачылды. Ачылышта Россия дәүләт Думасы, Мәскәү Мэриясе һәм Россия Малый театры вәкилләре катнашты. Малый театр белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының алмаш гастрольләре 2006 елдан башлап үтә һәм ул матур традициягә әверелде. Яңа 109 сезонда Г.Камал театры Мәскәүгә 8 спектакль белән китте, аларның күбесе Мәскәү шәһәрендә беренче мәртәбә күрсәтелә. Камал театры гастрольләре башкалада 21 гыйнварга кадәр дәвам итә. Ачылыштан фоторепортажны иртәгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының шәхси сайтында www.kamalteatr.ru карый аласыз.
Искәртеп үтәбез, Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, гастрольләр Малый театрның филиалы сәхнәсендә, Зур Ордынка 69 йорт (Добрынинская метро тукталышы) адресы буенча үтә. Билетларны театр сайты аша: http://go.kamalteatr.ru/tat, һәм, шулай ук, Малый театр кассасыннан сатып алырга мөмкин. Бронь, билетлар китепреп бирү, мәгълүмат: (495) 624-40-46. Касса: (499) 237-31-81
|
Иң күп укылган
|