|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.01.2015 Мәдәният
Хәмдүнә Тимергалиева “Галигә барам әле” җырын сәхнәдән башка беркайчан башкармаячакКичә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева Казанның Филармония концертлар залында 65 яшьлек юбилеен уздырды. Тик ни өчен соң Хәмдүнә апабыз юбилеен 2015 елга калдырган? Ул бит инде узган елның 24 маеннан котлаулар кабул итә башлаган иде. Җавап бик гади булып чыкты. Соңгы елларда җырчы күп вакытын гастрольләрдә уздыра. Концертлар белән кая гына чыкмый ул. Узган ел хәтта Австралиядә дә чыгыш ясап кайткан иде. Һаман да дөнья куам әле, диде ул үзе дә. Өч ел рәттән якташы, иҗатташ дусты Салават Фәтхетдиновның концертларында махсус кунак булып йөри. Менә шулай вакыты калмау сәбәпле, җырчы юбилеен соңга калып үткәргән. Хәмдүнә Тимергалиеваның юбилеенда Нәзифә Кадыйрова, Әлфия Юлчурина, Фәдис Ганиев, Салават Фәтхетдинов кебек дәрәҗәле артистлар да бар иде. Дуэтта чыгыш ясаучы Мөнир Рахмаев та читтә калмаган. «Бер картлыкта, бер яшьлектә» дигән уртак җырларын менә дигән итеп башкардылар. Хәмдүнә Тимергалиевадагы ташып торган энергия, ичмасам! Мөнирне әйтеп тә тормыйм инде. Икәү бергә кушылгач, сәхнә идәннәре сынарлык. Бер әңгәмәсендә юбиляр: “65 яшьтә кызларны тотып кияүгә бирергә була әле”, – дип әйткән иде. Чыннан да, Хәмдүнә апабыз әле һаман да шундый. Энергиясе ташып торган, давыл холыклы, беркемнән дә курыкмаучы, җитмәсә, яшь җырчыларның “крыша”сы да бит!
Җырчы белән күп еллардан бергә эшләгән мәрхүм иҗатташ дусты, баянчы Рөстәм Вәлиевнең дә юклыгы сизелде. Ни өчен дигәндә, сәхнәдә Хәмдүнә Тимергалиеваны нәкъ менә аның белән күрергә гадәтләнгән идек. Әмма ул бергә башкаручы “Галигә барам әле” исемле популяр җырын җырлаудан туктаган. Бер сольный концертында да башкармаячак. Чөнки Рөстәм Вәлиевны алыштырырлык итеп уйнаучы бер баянчы да юк, диде ул. Шуңа да юбилейда “Галигә барам әле” җырының видео язмасы гына күрсәтелде.
Искиткеч узган юбилейның оештыручысын да әйтми узмый булмас. Ул да булса Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы Илһам Шәриф үзе икән. Ул да сәхнәдән матур җырын бүләк итте. Ахырдан Мәдәният министрлыгы юбилярны медаль белән бүләкләде. Җырчыга алып килгән бүләкләр, чәчәкләр җиңел машинага да сыеп бетмәгән хәтта. Илһам Шәриф «Газель» машинасына заказ биреп, шул рәвешле генә алып кайтып киткәннәр. Зал тутырып килгән тамашачысына җырчы зур рәхмәтен җиткерде. Без дә Хәмдүнә апабызны тагын бер кат юбилее белән котлыйбыз!
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|