поиск новостей
  • 01.06 "Кияү урлау".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 02.06 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 04.06 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 05.06 "Яратам! Бетте-китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.06 "Бәхет җайдагы"(Адыгея Республикасы Театр Берләшмәсе). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.06-07.05 "Мин кайтырмын"(Саха (Якутия)Республикасы Эстрада Дәүләт Театры). К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.06 "Диңгез буеннан чапкан ала эт"(А. Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт Кумык музыкаль драма театры).К.Тинчурин театры. 18:30
  • 09.06 "Идегәй". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 10.06 "Ричард III"(В. Тхапсаев исемендәге Төньяк Осетия дәүләт академия театры). К. Тинчурин театры. 17:00
  • 11.06 "Ул әле өйләнмәгән иде"(Әлмәт татар дәүләт драма театры). К. Тинчурин театры. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Июнь
  • Фарсель Зыятдинов (1937-2021) - язучы, икътисадчы
  • Айдар Шакиров - җырчы
  • Резидә Ахиярова - композитор
  • Рифкать Миңнеханов - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Фәткуллин - көрәшче
  • Эльвира Мозаффарова - журналист
  • Леонид Толчинский - журналист
  • Минсәгыйть Шакиров (1948-2023) - дәүләт эшлеклесе
  • Нәби Дәүли (1910-1989) - язучы
  • Айнур Айдельдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Виталий Агапов - җырчы
  • Флера Хөрмәтова - баянчы
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960
  • Б/у морозильник (12000),б/у холодильник (16000) сатыла.8-93-93-68-65-40.
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • казан шэхэре Портовая урамында 2 булмэле квартира арендага бирэбез. 89272439077
  • Ой сатыла Телэче районы Шэтке авылында. Белешмэлэр очен тел 89534073195
  • Куюкида 1 булмэле Яна квартира аренда на бирэбез 89196432874
  • Хозяйкадан озак вакытка гостинка студия или бүлмә снимать итәм. 89274823084
  • сниму СРОЧНО 2. Соблюдающая мусульманка. Без в/п Чистоплотная, платежоспособная 3.Комнату  в Советском районе, желательно недалеко от пр-та Альберта Камалеева 4. До 10-12тыс.руб. Или подселюсь к мусульманкам 89520445556 Эльнара
  • В бюджетное учреждение с. Актаныш требуется делопризводитель тел 32062
  • Самарский обл, Красноярский район, Новоурайкино авылы, эй сатам. 63,3кв/м.эйдя ванны, туалет, су, газ отоплениясы. Самардан 90 км. 1000000.сырым.тел 89967264219
Архив
 
14.01.2015 Мәдәният

Лилия Сәләхетдинованың өченче китабы дөнья күрде (ВИДЕО)

Лилия Сәләхетдинованың өченче китабы дөнья күрде. “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең “Зур Казан” типографиясендә нәшер ителгән әлеге басманы тәкъдим итү кичәсе дә булачак.

Лилия Буа районы Күл-Черкен авылының үзенчәлекле кызы. Тумыштан гарип булса да, гомерен коляскада уздырырга дучар ителсә дә, гаҗәеп күңел байлыгына ия ул. Туган һәр көннең, мизгелнең кадерен белеп, кечкенә генә шатлыкка да куана белеп яши. Әле тирә юньдәгеләргә, үз шигъриятенә мөккиббәннәргә яшәү дәрте дә бирә белә ул.

Шуңа күрә аңа башкалар да тартыла. Күңел түреннән чыккан әсәрләренә композиторларыбыз көйләр иҗат итә. Җыр сөючеләребез аның җырларын Лилия Хәмитова, Рамилә-Рәзилә Батыровалар, Гөлназ Шакирова, Булат Җиһаншин, Ринас Әхмәтов, Миләүшә Сәгъдуллина һ.б. башкаруында белә.
 
Лилиянең өч җырына - "Мәхәббәтсез булмый дөньяда" (Оскар Усманов көе), - "Мин синең белән” (Булат Җиһаншин көе), "Яшиселәр килә" (Ринас Әхмәтов көе) клип та төшерелгән.
 
- "Иҗатка, шигъриятькә кереп китүем 1996 елның көзендә булды, - ди Лилия. - Ә яңа «Ярдәм” дип аталучы китабымда төрле темаларга кагылышлы шигырьләр һәм җырлар урын алган. Аларның барысы да дөньяга яратып караудан, тормышны яратудан туган. Аралашучан булуым миңа тирә-яктагы кешеләр белән элемтә төзүне җиңеләйтә”.
 
Күңел төшенкелегенә бирелмәү өчен шагыйрәбез тормышта артык уйларга вакыт калдырмаска кирәк, дип саный. «Үзеңне гел нәрсә белән булса да шөгыльләнергә мәҗбүр итәргә кирәк”, - ди Лилия.
 
Лилия Сәләхетдинова “Ярдәм” мәчетендә узган ислам курсларына килә. Шул вакыт эчендә биредә ул үз кешегә әйләнеп куя. “Ярдәм”дәге кешеләр арасында бик тиз арада дустанә мөгаләмә урнашты. «Ярдәм» мәчете ул инвалидларны тернәкләндерү үзәге дә булу сәбәпле, кешеләргә төрле яклап зур булышлык күрсәтә: кешене үзен кирәкле итеп тоярга мөмкинлекләр бирә, дөрес, ә иң мөһиме, файдалы яшәргә өйрәтә. Бирегә килгән инвалид укучылар үзләрен һәрьяклап сәламәт хис итәләр һәм бу хисне күңелләрендә саклыйлар. Ә инде шул мизгелдән аларның тормышлары үзгәрә, алар бу хисне өйләренә алып кайталар, үзләрен мескен итеп тоюдан туктыйлар”, - ди Лилия.
 
Яңа гына табадан төшкән китапта Лилиянең соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре урын алган. Әлеге китап мәхәббәт һәм мәңгелек турында. Басмага кереш сүзендә халык шагыйре Разил Вәлиев болай дигән:
 
“Берәү – сау, берәү – серле...” - дип яза Лилия, әмма нинди чир турында икәнен әйтми. Ә бу дөньяда тәне таза булып та, күңеле-җаны хаста булган күпме кеше бар. Лилиянең, киресенчә, күңеле - сау, аның иҗаты, шигырьләре сәламәт. Аларда син өметсезлек хисе, язмыштан зарлану, сыкрану, дөньяны-тормышны каһәрләү кебек яман уй-фикерләрне таба алмыйсың.
 
Нинди рәхәт бит бу тормыш -
Авырлыклар җиңсәң!
Үз-үзеңне ышандырып:
“Яшим әле мин!” - дисәң!
 
Бу шигъри юлларны мин аның “Күңелем көндәлеге” исемле беренче китабында күреп: “Каян килә икән бу орчык кадәрле генә кызга шушы хәтле ихтыяр көче” дип уйлап куйган идем. Тормыштан ямь таба белү, Ходай Тәгалә биргән бердәнбер гомерен мәгънәлерәк итәргә омтылу, үз борчу-хәсрәтләрен онытып, кеше кайгысын бүлешергә тырышу Лилиянең менә бу яңа китабындагы шигырьләренә дә хас төп сыйфаттыр.
 
“Биюченең итәге бии-бии кыскара, гармунчының бармагы уйный-уйный остара», - дип җырлыйлар иде безнең авылда. Лилиянең дә шигырьләре көннән-көн камилләшә, фикерләре тирәнәя, рифма-ритм чатаклары кими бара. Иң мөһиме - ул ни өчен, кем өчен язганын, иҗат иткәнен, димәк ни өчен яшәгәнен белә. Тормышындагы кебек, аның иҗатында да үз юлы, үз кыйбласы, иманы бар”.
 
Лилия Сәләхетдинова “Иҗатымда минем тормышышым" (2012), “Күңелем көндәлеге" (2013) җыентыклары авторы.
 
20 гыйнвар көнне сәгать 10.00да “Ярдәм” мәчетендә җырлар авторы, шигырь җанлы Лилиянең “Ярдәм” дигән китабын тәкъдим итү чарасы узачак. Китап Казан мэры ярдәмендә дөнья күрде.
 
 
 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 14.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar