|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2015 Экология
![]() Карлы кыш китергән газаплар (ФОТО)Гыйнвар башы карга бай булды. Бала-чагалар өчен шатлык – рәхәтләнеп кар атышып уйнарга, чана-чаңгы шуарга була. Машина йөртүчеләр өчен генә баш бәласе. Күпләр хәтта машинасын куйган җирдән дә кузгалып китә алмый. Йорт тирәләрендәге көртләрдә “тимер ат”лар батып кала. Ниндидер бер караңгы авылда шундый вәзгыять күзәтелсә бер хәл, башкалабызда карны “җиңә алмыйлар”. Кар чистартучы техника көн-төн эшли дип мактансалар да, җәяүлеләр дә, машиналылар да алар эшеннән канәгатьсезлек белдерә. Ишегалларында гына шундый хәл күзәтелсә ярар иде дә, үзәктәге урамнар да шактый тараеп калды. Көртләр арасыннан чыгып җитә алган машина хуҗалары да нигә юлга кузгалдым икән, дип үкенә башлый. Бөкеләр, чат саен диярлек юл-транспорт һәлакәте – соңгы көннәрдә кирәк җиреңә, гомумән, вакытында барып җитү кыен. Республикабызда гыйнварның ике атнасында явым-төшемнәр айлык норма дәрәҗәсендә диярлек яуды инде. Шәһәр территориясендә кар капламының калынлыгы якынча 52 сантиметрга җиткән. Узган елда бу вакыт аралыгында нибары 13 мм явым-төшем күзәтелгән.
Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хисап тотканча, яңа ел бәйрәмнәре – шәһәр хезмәте өчен иң киеренке көннәр булган.
- Ял һәм бәйрәм көннәре безнең шәһәр халкы өчен генә булды. Коммуналь-торак хуҗалыгы хезмәтләре үз эшләрен бу көннәрдә икеләтә көчәйтте. Алар үз вазифаларын яхшы гына башкарды. Юлларны төнлә күзәткәндә бу ачык күренә иде. Шәһәр халкыннан да зарлар ишетелмәде. Ял көннәрендә юлларда техника аз булганлыктан, көндез эшләү мөмкинлеге бар иде. Иң мөһиме, эш алгоритмы төзелгән. Нинди генә һава торышы булмасын, юл эшчеләре үз вазифаларын вакытында башкаралар, - дип билгеләп үтә Денис Калинкин.
Әмма шәһәр җитәкчелегенә зар сүзләре ишетелмәсә дә, башкала халкы үзара шул турыда гына сөйләшә. Бигрәк тә йорт тирәләренең бөтенләй җыештырылмавына шелтә белдерәләр. “Көннән-көн ишегалдында узарга кыенрак, машина кую турында әйтәсе дә юк. Үзеңә көрәк тотып чыксаң гына инде”, - дип яза шәһәр үзәгендә диярлек яшәүче “тимер ат” хуҗасы социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең берсендә. Һәм мондый ише комментарийлар йөзләгән. Машина куярга ярамаган үзәктәге урамнарның да күбесе вакытында чистартылмыйча, тараеп калды инде.
Билгеле, карның чистартылмавы коммуналь хезмәтләрнең начар эше күрсәткече генә түгел. Машина йөртүчеләрнең дә гаебе бар, автомобильләр белән шыплап тулган ишегалларына бернинди техника да үтә алмый.
Дөрес, кайбер идарәче компанияләр эшне дөрес оештыра белә. “Шул вакытта карны чистарту эше башкарылачак, ишегалдын машиналардан арындырыгыз” дигән игъланнар техникага йорт тирәсен ялт иттерергә мөмкинлек бирә.
Казан мэриясе сайтында урнаштырылган мәгълүматлар буенча, гыйнвар аенда юлларны чистартуга тәүлегенә якынча 570 берәмлек техника чыккан. Сезон башланганнан алып 244 мең тонна кар чыгарылган, шуның 100 мең тоннага якыны бәйрәм һәм ял көннәренә туры килә.
![]() 1
![]() 2
![]() 3
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|