|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.01.2015 Җәмгыять
"Тандем"да шартлаткыч куелу турындагы мәгълүмат расланмады12 гыйнвар көнне Казандагы “Тандем” сәүдә-күңел ачу комплексында бомба куелганлыгы турындагы мәгълүмат расланмады. Бу хакта ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә белдерделәр. Кинологлар бинада шартлаткыч корылма һәм шартлаткыч матдә куелуын тикшерде. Бомба куелу турындагы мәгълүмат расланмаган, шартлаткыч матдә табылмаган. Комплекс территориясендәге барлык кибетләр, шулай ук башка сәүдә предприятиеләре нормаль режимда эшли. Шалтыратучының шәхесен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Татарстан ЭЭМ теракт турында ялган мәгълүмат тарату хакимият органнары эшчәнлеген катлауландыра, куркуга төшерә, аны тикшерүгә күп көч һәм акча җәлеп итә, дип кисәтә. Җәзадан качу мөмкин түгел, дип ассызыклый хокук саклаучылар. Бүген эчке эшләр органнарының максатчан эше нәтиҗәсендә террорчылык акты турындагы ялган хәбәрләрнең 100 процентка якыны ачыклана. Гаеплеләр җинаять һәм административ җаваплылыгына тартыла.
--- |
Иң күп укылган
|