|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2009 Авыл
АВЫЛДА ТОРСАҢ ГЫНА
Россия Хөкүмәте яшьләрне авылда калдыруның бик тә үтемле бер юлын уйлап тапты. Бәхет эзләп калага китәргә хыялланган яшь буынны авылга җәлеп итү максатыннан, барлык уңайлыклары булган торак белән кызыксындыралар.
"2012 елга кадәр авылның социаль үсеше" федераль максатчан программасы гамәлгә кергән елларда кешеләр биредә бәян ителгән өстенлеккә бик ышанып бетмәде. Сәбәбе бик гади: авылда төпләнеп калган гражданнар, яшь гаиләләр һәм яшь белгечләргә йорт салыр яки сатып алыр өчен вәгъдә ителгән суммалар бик зур, авыл хуҗалыгы тармагында бил бөгүчеләрнең төшенә дә керми торган. Нормативлар нигезендә бирелә торган сумманың 70 проценты хөкүмәт тарафыннан субсидияләнә, ягъни аларны кайтарып бирергә кирәк түгел. Калган 30 процентын гаилә биш ел эчендә кире кайтарырга тиеш. Мондый төр өстенлектән кеше үз гомерендә бер генә тапкыр файдаланырга хокуклы.
Нормативларга килгәндә, авылда йорт салырга теләгән ялгыз кешегә 33 квадрат метр торак өчен хөкүмәт акча күчерә. Ике кешегә – 42, гаиләдә өч һәм аннан да артык кеше булса, җан башына 18 әр квадрат метр торакны өстенлекле бәядән салырга яки сатып алырга була. "Узган ел бер квадрат метр торак 21 500 сум дип бәяләнгән булса, быел 22 мең сум, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авылны үстерү бүлеге җитәкчесе Илья Спиридонов. – Ягъни мәсәлән, өч кешелек гаилә быел йорт салырга уйласа, хөкүмәттән 831 мең 600 сум субсидия алачак". Ә инде гаиләнең нормативлардан артык мәйданда йорт салырга теләге бар икән, бу вакытта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт торак фонды белән килешү төзеп, кирәк кадәр сумманы еллык 5 процент белән алырга мөмкинлеге бар. Фонд аша алынган акча озынайтылган срокка бирелә.
Өч ел эчендә республикада яшәүче 5 мең 260 лап гаилә хөкүмәттән субсидия алган. Әлеге гаиләләргә торак салу яки сатып алу өчен барлыгы 3 миллиард 648 миллион сум акча бүленгән. Авылларда калкып чыккан 3500ләп йортның дәүләт теркәү палатасында документлары рәсмиләштерелгән инде.
Программада бәян ителгәнчә, авыл җирендә яшәүче кешеләр торак шартларын яхшырта ала. Ләкин теләсә кем йорт сала яки сатып ала алмый. Моның өчен салада яшәргә генә түгел, ә авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә дә кирәк. Торак шартлары начар булган авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче гражданнар өчен яшь чикләнмәгән. Ә менә яшь гаиләләр һәм белгечләргә аерым кагыйдәләр бар. Йорт салырга уйлаган гаиләнең иренә яки хатынына 35 яшь тулмаган булырга тиеш. Шул ук вакытта яшь гаиләдәге ирнең яки хатынның агросәнәгать өлкәсендә (авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган оешмаларда) яки социаль өлкәдә (мәгариф, медицина, мәдәният яки спорт тармагында) эшләүләре мәҗбүри. Башка тармакта эшләгән яшь гаиләнең йорт-җире нинди генә начар булмасын, алар өстенлектән файдалана алмый. Программаның шарты нигезендә, торакларын яхшыртырга теләүчеләр иң беренче чиратта җирле үзидарәдән торакка мохтаҗ икәнлекләрен раслап белешмә алырга тиеш. "Бу иң төп документларның берсе", – ди Илья Спиридонов.
Россия Федерациясе 2009 елның 31 гыйнварында максатчан программага берникадәр үзгәрешләр керткән. Ләкин гади авыл кешесенә моның өчен кайгырырга кирәкми. Халык өчен булган кагыйдәләр шул килеш калган.
Авылда төпләнеп калырга теләгән гаиләләр өстенлектән файдалану өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш? "Яшь гаиләләрнең һәм белгечләрнең, гражданнарның документларын җыю, карау, барлау өчен җирлекләрдә урнашкан район башкарма комитетлары җавап бирә. Һәр муниципаль берәмлектә әлеге эшләрне башкару өчен җаваплы кеше билгеләнде", – дип аңлатма бирә әлеге сорауга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авылны үстерү бүлеге җитәкчесе.
Авылда йорт салу өчен нинди документлар җыярга, барларга кирәк соң? Торак шартларын яхшыртырга теләүче гаиләләр районда урнашкан торак комиссиясенә шәхесләрен раслаучы документ күчермәсен (гаиләдә булган һәр кешенең паспорты); яшь белгечнең диплом күчермәсе яки авылда эшләргә теләүче соңгы курста белем алучы яшь белгечнең уку урыныннан һөнәре турында белешмә (моңа кадәр уку йортында белем алучыларга әлеге өстенлек каралмаган иде. Хәзер исә авылда яшәргә һәм эшләргә теләүчеләр соңгы курста укыган вакытта ук авылда йорт салырга яки сатып алырга хокуклы); язылышу турында таныклык күчермәсе; баланың туу таныклыгы яки уллыкка, кызлыкка алганлыкка белешмә; эш бирүче белән ике арада 5 елдан да ким булмаган срокка төзелгән хезмәт килешүе; йорт кенәгәсеннән яки финанс лицевой счетыннан күчермә яки җирле үзидарәдән бөтенләй торагы булмаганга белешмә алып киләргә тиеш.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|