• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

11.01.2015 Мәдәният

"Мин – Рудольф Нуриев түгел, мин – Илдар Таһиров" (ВИДЕО)

Әнә шулай ди Азатлыкта очрашкач бу егет. 19 яшьлек Илдарның язмышы инде бүген үк кызыклы һәм гыйбрәтле. Өч ел элек 16 яшьлек Илдар дуслары белән дөньяның 20дән артык илендә барган реалити-бию тамашасын карап утырганда "эх, шул тамашаны берәр илдә залда барып күрергә иде" дип хыяллана. Авторлары АКШтан булган "Биисеңме?" ("So you think you can dance") исемле тамаша Русиядә юк. Бер ел да узмый, Илдар Таһиров Киевта бу тамашада катнашыр өчен сайланган 100 кеше арасына эләгә, аннары беренче егермелеккә керә һәм финалга чыга.

Проектка гариза җибәрү вакыты тәмамланган булса да, Илдарның бергә биегән бер дусты аның исеменнән яшереп кенә оештыручыларга хат җибәргән була. Яшь биюче шуннан соң күптән көткән, барыбер булдырырмын дип инанган тормышына башы белән чума. "Биисеңме?" реалити-бию проектында туры эфирларның берсендә Илдар таракан булып бии.

 
Йошкар-Олада туып үскән бу егет балачагында көн дә мәктәптән урын өстендә яткан дәү әнисен карарга дип чабып кайта. Биергә дә соңрак, 10 яшьтә генә йөри башлый. Тәбәнәк буйлы ябык кына бу малай мәктәптә дә беркем белән уртак тел таба алмый. Кечкенә чактан ук аның биисе килгән, әмма үзе тирәсендә андыйлар булмаганга мәктәптә дә кыерсытылган.
 
Үз юлын табарга булышкан берничә кешегә рәхмәтле ул. Илдарның әнисе үз вакытында биюче булырга Петербурда укып бетермәгән, кияүгә чыгып ике бала тапкач (Илдарның бертуган абыйсы бар) карьерасын дәвам итә алмаган. Әнисе аны классик балет мәктәбенә түгел, заманча балетка йөрергә үгетләгән. Йошкар-Оладагы остазы Жанна Шуталевага бик рәхмәтле ул. Укытучының гомер буе соло бию куясы килгән. Илдар белән генә андый биюнең уңышлы булачагына ышанган ул һәм ялгышмаган. Илдар тагын бер кешегә рәхмәтле – әнисенең сеңлесенә.
 
"Апам мине гел куып йөртте, бик каты булды минем белән. Мәктәптә мине кыерсыталар иде, аның өчен "син үзең гаепле" ди торган иде. "Башкалар кебек бул" дип өйрәтте. Мин ачудан гел аңа каршы эшли идем, ләкин үпкәләми идем. Ничә институт бетергән апам хәзер бензин станциясендә эшли, жәллим дә мин аны", ди Илдар.
 
Илдар максатка ирешергә теләгәннәргә "ышану" белән "инану" сүзләре арасындагы аерманы аңларга кирәк ди.
 
"Ышану тиз бетә. Авырлыкларга каршы тора алмаганнарда бигрәк тә. Максатка ирешергә теләүчеләр аның шулай булачагына инанырга тиеш."
 
Скрипка кибетенә чират
 
Илдарның соңгы еллардагы уңышлары баш әйләндергеч. Боларны ул үзе дә аңлый. Төрле бәйгеләрдә катнашыр өчен туганнардан акча сорап торулар да, әти-әнисенең үзләренә кирәк әйберне алмыйча булганын Илдарга биреп барулар да... Киевтагы проектта йокламый һәм ашамыйча эшләгәннәрен сөйләде ул.
 
"Испаниягә бер бәйгегә әзерләнәм. Моны укытучым белән үзем генә беләм, башка беркемгә дә әйтмәдек. Юлына һәм анда катнашу бәясенә акча кайдан алырга? Бер көнне бабам янына кереп чыкканда хәлләрне сораша башлагач шуны сөйләдем. Бабам икенче көнне мине бер кеше янына алып барды. Ул кешенең исеме Фаил Хәнәфиев  иде. Ул миңа юлга акча бирде. Бабайдан сорыйм – кем ул, нишләп акча бирә ул миңа, син аны кайдан беләсең, дим. Улым, татар кешесе ул, татар татарга ярдәм итә шулай кирәк чакта, диде. Бабам да ул кеше белән якыннан таныш түгел икән", ди Илдар. Испаниядәге бәйгедән Илдар Таһиров җиңеп кайтты.
 
Үз киләчәген ул Европа яки АКШта күрә. Алда аны Швейцария һәм Нью- Йоркта укулар, бу илләрнең сәхнәләрендә чыгышлар көтә. Дәүләтләр чикләрен танымаган дөньяда яшәүче Илдарның халыкара сәясәткә үз карашы бар.
 
"Илләр арасында булган каршылыкларга бәя бирергә минем хакым юк. Мин – биюче, минем миссиям башка. Осталыгымны, энергиямне кемнедер мактауга яки кемнедер тәнкыйтьләүгә түгәр хәлем юк", ди ул.
 
Илдар Таһиров Русия һәм Украинада халыкка балет һәм опера сәнгате кирәк түгел дип саный.
 
"Опера һәм балетка эләгә алмыйча бер ел алдан билетлар алынган, кешеләр теге яки бу тамашаны карар өчен йөзләгән чакрым барырга риза булган илдә эшлисем килә минем. Әлегә бу Русия халкы өчен скрипка кибетенә чиратка басу кебек. Ягъни мөмкин түгел", диде Илдар.
 
Аны еш кына халыкара сәхнәләрдә чыгыш ясаганда Рудольф Нуриев белән чагыштыралар икән. Илдарның исә "Илдар Таһиров" буласы килә.
 

 

Алсу КОРМАШ
Азатлык
№ --- | 29.12.2014
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№6 (897204) / 12.01.2015 22:17:24

Бу сирэк талант иясен аптека каланчасыннан анлап булмый шул...

№5 (897203) / 12.01.2015 22:16:03

Акыллы баш,башта мэкалэне укып чык.Анын заданиесе шундый бит.Сез,дорестэн дэ, язганыгызны укып чыгыгыз эле.Мэгънэсез!

№4 (897175) / 12.01.2015 18:49:11

Иркэ, сез уз язганнарыгызны бастырыр алдыннын укып чыгыгыз эле. Нэрсэ эйтергэ телэгэнегез хич анлашылмый.

№3 (897173) / 12.01.2015 18:32:47

Ир-ат халкы юк дип әйтә белми шул. Моның җелеген кызлар суырып бетерер, мөгаен.

№2 (897081) / 12.01.2015 08:52:27

Бу егетне икенче тапкыр күрәм. Мансур куйган идеме соң ссылкасын... Анысында ник куйганны аңламаган идем, чөнки алда әйтеләчәк кимчелек бик зур иде.

Бу видео турында ни әйтәсе килә? Пластика искиткеч, әлбәттә.Әмма биюче һәм гимнаст ни белән аерыла?Жюри әгъзәсе анда бик дөрес сүз әйтте, ул сүз булмаса, комментарийдан тыелып калыр идем. Тараканий цирк, диде.Цирк! Егеттә музыкальлек чамалы. Моңа өйрәтеп буламы, белмим...Ягъни һәр хәрәкәт музыка ритмы белән булырга тиеш.Бәлки техниканы өстен күргәнгә шулай килеп чыгадыр, анысын әйҗә алмыйм. Мине, әйтик, Ильҗгатның хәтта торс мускуллары музыка ритмына хәрәкәт итүе шаккатырган иде.

Бу һич тә бетерү өчен әйтү түгел.Әлбәттә, бию пластикасының кая җитәсен алдан әйтеп булмый, әмма һәр хәрәкәт, хәтта сизелмәсе дә музыка ритмына булырга тиеш.
Бу егетнең сукалыйсы җире шунда.Ритмика,
ритмика, ритмика...

Нуриевның бөеклеге шунда - аның пластикасы музыкальлеге белән аерылып тора.

№1 (897020) / 11.01.2015 18:21:47

Уңышлар сиңа татар егете!!! Кызганыч, милләттәшләребезне үзебезнең республика күтәрә алмый, читләргә китеп үзенең осталыгын исбатларга тиеш шул. Ә читләргә ничек табынабыз, ә... Универсиаданың ябылу концертында җырлаучыларны гына искә төшерик.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar