поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
09.01.2015 Мәдәният

Рафаэль Ильясов: Сәнгать - тәрбиянең иң көчле чарасы

Рафаэль ага Ильясов - гомере буе татар музыкасы үсешенә үз өлешен керткән кеше, Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе. Аның репертуарында һәрчак халкыбызның затлы, моңлы, озын көйләре өстенлек итә.

«Олы юлның тузаны», «Тәфтиләү, «Сандугач», «Уел», «Камәр», «Урман», «Галиябану», «Хәмдия», «Рәйхан», «Юксындырсаң, нишләрмен?» (М.Макаров музыкасы, Х. Туфан сүзләре), «Сагынам, дуслар, илкәйне” (Ф.Кудашева музыкасы, халык сүзләре) әсәрләрен чын халыкчан традицияләр нигезендә, академик сәнгать югарылыгындагы таләпләргә туры китереп башкара ул. Сулыш иркенлеге, мелизмнар төгәллеге, башкару экспрессиясе белән табигый рәвештә үрелеп бара.

Рафаэль Ильясов озак еллар Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясен җитәкләде. Әле хәзер дә радиода «Осталык һәм остазлык» тапшыруларын оештырып алып бара. Милләтебезнең мәртәбәле шәхесләре белән оештырган тапшыруларда иҗатчыны һәр яклап, бар иҗат куәсен белеп эш итә. Радио эфирында яңгырату өчен концертлар да әзерли, татар җыр сәнгате сафлыгы өчен дә көрәшә ул. Һәрвакыт сүзгә, аһәңгә игътибарлы кеше. Иҗатташ дуслары Рафаэль аганы үтә дә таләпчән редактор буларак бәяли. Җырдагы һәрбер аваз гына түгел, тыныш һәм хәттә өн дә урынлы һәм акланган булырга тиеш. «Тыңлаучы бер ишетүдән төшенсен, аңа бит үз интерпретацияңне аңлатып лекция сөйләп булмый, яңгыраганда җыр барысын да үзе эшләргә тиеш», - дип саный маэстро. Быел олуг җырчы 75 яшьлеген С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында билгеләп узды.

- Ятимлектә үскәннәрнең күңеленә Аллаһы Тәгалә моңны күбрәк сала диләр...


- Бу сүзләрдә хаклык бардыр. Мин дә шактый тормыш кыйнауларына дучар ителдем. Язмыш сынамады түгел, шактый сынады. Унбер яшемннән ятим калдык. Әниебез бик яшьләй бездән аерылып бакыйлыкка күчте. Әти исән булса да, яңа хатынын көйләүдән бушамады. Безнең үги ана белән күргәннәрне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен инде. Мин авылдашларым киңәше белән Казанга китеп котылдым. Башка оланнарыбызга үги ана ачысы бик нык тәтеде. Шәхсән үземә моң әткәй-әнкәйдән күчкәндер. Әти, мәрхүм, гармунда бик шәп уйнап, җырлый торган иде. Әгәр без - балалары күп булмаган булсак, тормыш сынауларына сыгылмаса, Рәшит Ваһаповка шактый зур көндәш булган булыр иде, дип искә алам мин аны. Ләкин аңа сәхнәләргә чыгып, халыкка сәнгать шатлыгы өләшергә язмыш насыйп итмәде. Ишле гаиләсен туйдыру өчен көне-төне эшләде, пенсиясенә дә чыга алмыйча дөнья куйды.

- Сәнгать дөньясы белән ничек кызыксына башладыгыз?


- Авылыбызга яшь укытучылар килгәч, безгә сәнгать дөньясы ачылып китте. Дәресләрдән соң укучылар белән мәктәп сәхнәсендә концертлар куюны оештырып җибәрдек. Мин анда бик актив катнаштым. Җиде классны тәмамлаганнан соң, музыка укытучыбыз Гөлнәзирә апа: “Сиңа Казанга барырга кирәк, җырчы чыгачак синнән”, - дип тәкъдим ясады. Казанга бардым, 14 яшь кенә булгач, вокал бүлегенә алмадылар. Әмма кесәңдә бер тиен акчаң, ярдәм итеп торучың булмаган килеш, олы калага чыгып китү зур тәвәкәллек булган. Минем бәхетемә, авылдашларыбыз Казанда яшәгәнен белдем. Аларда малайлыкта тордым. Минем өчен бу олы тормышка юл иде. Аларга гомерем буе рәхмәт укыйм, чөнки иң авыр чакларымда әти-әниемне алыштырдылар. Су китерү, утын яру, кыш көне кар көрәү, кибеткә ипигә бару эшләрен мин малай кешегә башкару бер дә авыр булмады. Аларда яшәү миңа укырга мөмкинлек бирде. Аларның рухына багышлап әле дә садака бирәм. Язмыш мине тормыш юлымда мәрхәмәтле кешеләр белән еш очраштырды. Музыка училищесында да, консерваториядә дә остазларымнан уңдым. Гобой классында укысам да, җырлау минем белән рәттән барды. Җыр белән гобойны бәйләп үз көнемне үзем күрә башладым.

- Рафаэль ага, ә радиода эшләү теләге студент чакта ук тудымы?


- Дөньяда радио, радиотапшырулар барлыгын мин 1954 елда Казанга килгәч кенә белдем. Безнең авылда радио юк иде. Радио түгел, электр лампалары да 1960нчы еллар башында гына кабынды безнең авылда. Казан музыка училищесының икенче курсын тәмамлагач кына укытучым Мөбарәк Батталов мине үзенә ияртеп радиога Татарстанның атказанган артисты, мәшһүр музыкант, искиткеч талантлы концертмейстр Екатерина Соколова янына алып килде. Без аның белән байтак репетицияләр ясаганнан соң, мин гобойда, ул фортепианода халык көйләрен башкарып радиотапшыруларда катнаша башладым. Екатерина Александровна мине әкренләп музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләре Зәйнәп Хәйруллина, Маһинур Җиһаншина, Исмай Шәмсетдиновлар белән таныштырды. Шулай итеп, үземне Татарстан радиосы һәм аның хезмәткәрләре белән 1950 еллар уртасыннан бирле яхшы таныш идем дип әйтә алам. Редакция хезмәткәрләре миңа композиторларыбыз әсәрләрен күбрәк башкарырга киңәш иткәч, А.Ключаревның гобой һәм фортепиано өчен махсус язган пьесаларын, С.Сәйдәшев музыкасын, халык көйләрен өйрәнеп, чыгышлар ясаганым әле дә исемдә.

- Ул чорларда сәнгать советлары көчле эшләгәнен беләбез...


- Ул вакытта редакция эше юнәлешен, радиодагы музыкаль сәясәтне дөрес билгеләүдә сәнгать советы әгъзаларының роле бик зур иде. Ник дигәндә, анда республикабызның күренекле композиторлары, музыка белгечләре, шагыйрьләр, җырчылар, төрле уен коралларында уйнаучы музыкантлар керә иде. Шундыйлардан Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Сибгат Хәким, Азат Аббасов, Зөләйха Хисмәтуллина, Мәхмүт Нигъмәтҗанов, Йолдыз Исәнбәт, Гөлшат Зәйнашева һәм башка мөхтәрәм кешеләрнең исемнәрен атарга мөмкин. Яңа җыр, романс, камера музыкасы әсәрләре йә булмаса башка жанрда иҗат ителгән һәрбер музыкаль әсәрнең язмышы сәнгать советынды хәл ителә, тормышка юллама ала иде. 1964 елдан 1990 елга кадәр - сәнгать советның иң актив эшләгән чоры. Шул вакыт төрле жанрларда иҗат ителгән бик күп яңа әсәрләр дөнья күрде һәм алар магнитофон тасмасына язылып, милли-рухи байлыгыбыз үрнәкләре буларак радио фондына алындылар, тапшыруларда яңгырап, тыңлаучыларыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителделәр. Ул вакыттагы сәнгать cоветы турында зур иҗади, фәнни хезмәт язарга мөмкин. Ике сәгатьлек әсәрне тыңларга 15-20 кешедән торган сәнгать советы җыела. Ә балаларның аерым сәнгать советы бар иде. Анда инде балалар өчен язган күренекле шәхесләребез катнашты. Ул еллардагы таләпчәнлекне, иҗади күтәренкелекне хәзер күз алдына да китереп булмый инде.

- Чыннан да, музыка сәнгате зур үсеш кичергән заман булган...


- Ул еллардагы музыкаль тапшырулар редакциясе хезмәткәрләрен мин бер дә икеләнмчә музыка илчеләре дип әйтер идем. Казанга Япониядән, йә булмаса Монголия, Кытай Халык республикаларыннан композиторлар килә икән - Татарстан Композиторлар берлеге җитәкчеләре кунакларны еш кына радиога симфоник, опера һәм балет музыкасы, хор әсәрләре, халык көйләре тыңларга алып киләләр иде. Бу мизгелләр үзенә күрә искиткеч иҗади лабораториядә эшләүне хәтерләтә, редакторларның музыка дөньясына булган карашларын киңәйтә, белем-мәгълүматларын арттыра иде. Телебезгә хәзер “торгынлык еллары” дигән гыйбарә килеп керде. Белмим, профессиональ сәнгатьтә торгынлык дип мин соңгы берничә елны әйтер идем. Ә ул 60-70нче елларда исә, минемчә, татар профессиональ музыкасы торгынлык кичермәде. Ул елларның һәр атна пәнҗешәмбе көнендә композиторлар берлегендә көйязарлар, музыка белгечләре, җырчылар, шагыйрьләр, радио һәм телевидениедә эшләүче музыка редакторлары катнашында яңа әсәрләр тыңлау оештырыла иде. Бер генә яңа әсәр дә игътибардан читтә калмый. Ул елларда берлекнең җаваплы секретаре булып эшләүче Зәйнәп апа Хәйруллина берничә көн алдан хәбәр итеп һәммәбезне бәйрәм табынына җыйган кебек Союзга чакыра иде.

- Рафаэль абый, мондый җыеннарда яңа әсәрләргә мәйдан бирә идегезме?


- Пәнҗешәмбе утырышларында җырлар гына түгел, зур күләмле симфония, опера, балет, оратория кебек әсәрләрне дә тыңлап, фикер алышалар. Талантлы язылган әсәрләр, гадәттә, бәхәс кузгатмый, авторларны ихластан котлыйлар иде. Шундый пәнҗешәмбе утырышларының берсендә Рөстәм Яхинның шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева шигыренә язган “Китмә, сандугач” дигән яңа җыры тыңланды. Ул утырыш матур бер бәйрәм кебек булып минем хәтеремдә калды. Салкын кышкы көн иде. Рөстәм абый үзенә хас тыйнаклык белән рояль янына килеп утырды да, үзе уйнап, яңа җырны җырлап күрсәтте. Соңгы аккордлары тәмамланганда, барлык тыңаучылар, дәррәү кул чабып, Рөстәм абыйны кайнар котладылар, тәбрикләделәр. Альберт Семенович Леман урыныннан торды да: “Молодец, Рөстәм! Бу гади сандугач кына түгел, шампан шәрабында коенган сандугач! Котлыйм, чын күңелемннән котлыйм”, – диде. Ашыгып килеп, Рөстәм абыйның кулын кысты. Күп вакыт башын кыңгыр салып, тыңлап кына утырырга яратучан композитор Александр Ключаревның да кинәт теле ачылды: “Гүзәл җыр иҗат иткәнсең, Рөстәм, сабакы! (Александр Сергеевич яраткан кешесенә үз итеп шулай “Сабакы” дия торган иде). Озын гомерле булыр бу сандугач!” – диде. Дулкынлануыннан кып-кызыл булган Рөстәм абый сабыйларча куанып, әле бер якка, әле икенче якка борып башын иде, тыңлаучыларга рәхмәт әйтте.

- Иҗатчы буларак, нәрсәләргә борчыласыз?


- Күңелемне әрнеткәне - балалар әсәрләренең аз булуы. Еш кына сәхнәгә чыккан балалар өлкәннәр башкара торган әсәрләне җырлый. Ә бит заманында балалар беренче урында тора иде. 1990нчы елларда сәясәт үзгәргәч, балаларга һәм профессиональ сәнгатькә игътибар кимеде. Казанда шартлатып татарча җырлаган балалар хоры бармы бүген? Телевизордан 3-4 яшьлек балалар да мәхәббәт турында җырлый. Моны бүгенге музыкаль сәясәтнең тискәре нәтиҗәсе дип аңларга кирәк.

Казанда музыка укытучылары әзерли торган музыка факультеты бар иде. Хәзер ул КФУның С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать институты дип атала. Бик күптәннән эшләп килә. Шушы институтны елына ун белгеч тәмамлаган булса, аның берсе генә мәктәптә эшләргә мөмкин. Әле анысы да балаларга милли юнәлештә белем бирәме икән дигән сорау туа. Шуңа күрә балаларның музыкаль тәрбиясе юк дәрәҗәсендә. Без бәләкәй чакларда укытучы апаларыбыз музыка дәресләре алып бара торган иде. Менә алар музыкант та түгел, бернинди музыка уку йортларында да укымаганнар. Ә безгә - бала күңеленә ятышлы җырларны үзләре җырлап күрсәтәләр һәм шуны өйрәтәләр иде. Менә шундый дәресләр вакытында күңелләренә җыр куәсе салган күпме даһи җырчыларыбыз үсеп чыкты.

Математика, химия йә булмаса башка фәннәрне белү бик яхшы. Ләкин кешенең эстетик үсеше, зәвыгы турында шулай ук, бер үк дәрәҗәдә кайгыртырга тиешбез. Хөкүмәтебез, тиешле министырлыклар адәм баласына эстетик тәрбия бирү турында бик нык уйларга тиеш. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 09.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»