|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2009 Җәмгыять
“ҖИР АСТЫНДА СЕРЛӘР БАР”«Мәгариф» нәшриятында Фаяз Хуҗинның “Җир астында серләр бар” дигән китабы чыкты. Автор яшь укучыларны археология фәне серләренә төшендерә. Хезмәт археологларның соңгы елларда ясаган яңа ачышлары турында бәян итә. Биләр һәм Борынгы Казан кебек мәшһүр болгар-татар калаларына багышланган бүлекләре аеруча мавыктыргыч тел белән язылган. Әлеге басма урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балаларына, борынгы тарихыбыз белән кызыксынучы киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.
Кадерле дуслар!
Археология дигән фән бар. Аның турында укып-ишетеп белмәгән кеше юктыр инде хәзер. Тарих фәннәре арасында иң кызыклысы шулдыр, мөгаен. Борынгы калалар, каберлекләр, аларны казып өйрәнгәндә килеп чыккан табылдыклар, кеше сөякләре, акча һәм алтын-көмеш әйберләрдән торган кыйммәтле хәзинәләр... Әйе, боларның барысы да – археология. Ләкин аның тышкы, бик тә юка ялтыравыклы катламы гына. Чынлыкта исә авыр һәм катлаулы фән ул. Сүз дә юк, мавыктыргыч, хәтта серле дә. Шуңа күрәдер инде, безне профессиональ археологларны гына түгел, яшьләрне, мәктәп укучыларын да үзенә тартып тора ул.
Кыш үтеп, көннәр аз гына язга авыша башладымы, күңелләребез кырга, ерак бабаларыбыз калдырган борынгы истәлекләрне казырга ашкына башлый. Институт коридорлары җанлана: берәүләр быелгы экспедиция өчен кирәк булачак әйберләрен барлый, икенчеләре җәйге каникул вакытында безнең белән барырга теләк белдерүче укучылар, студентлар белән сөйләшә, ә кемнеңдер әле узган ел үткәргән казу эшләре турында отчетын язып бетерәсе бар. Кояш югарырак күтәрелгән саен, йөрәкләр ешрак тибә. Алда безне яңа ачышлар көтә.
Археологларның бер генә җәе дә ачышларсыз үтми. Олысы була аның, кечесе була, әмма фән өчен аларның барысы да әһәмиятле, кыйммәт.
Минем белән килешерсез дип уйлыйм: ачыш ясар өчен, аңа әзер булырга кирәк, фәннең үзен эшли торган өлкәсендә мәгълүматлы булуың, күп белүең мәҗбүри. Әлбәттә, барысына да берьюлы өйрәнеп булмый. Мин инде (бераз мактанып булса да әйтим әле) – шактый гына тәҗрибәле археолог. Шулай да, китапны укыгач, үзегез күрерсез, озак еллар буе әзерләндем мин бу эшкә. Юк-юк, мин сездән археолог ясарга теләмим. Китабым да дәреслек сыйфатында язылмаган. Үз эшемне, фәнемне яратам, шуңа күрә аның турында күбрәк сөйлисем килә. Сезгә дә кызык булыр дигән өметтәмен. Бәлки, тарих дәресләрендә дә файдасы тияр. Ә, бәлки, арагыздан берәү чын археолог булып китәр. Ахыр чиктә, хәзерге заман кешесе, миңа калса, алдынгы фикерле, күпне белергә омтылучан, тарихыбызга битараф булмаган киң карашлы белгеч булырга тиеш. Шулай икән, бу китапны укып, үзегезнең рухи дөньягызны баетачаксыз гына”. Фаяз Хуҗинның яшьләргә мөрәҗәгате бу. “Җир астында серләр бар”, аерым алып әйткәндә, “Сәләт” яшьләр хәрәкәте вәкилләренә багышланган.
Фаяз ХУҖИН.
--- |
Иң күп укылган
|