поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
09.01.2015 Җәмгыять

Бала кайсыгызныкы?

Соңгы вакытларда телевизордан гаиләгә кагылышлы тапшырулар еш күрсәтелә башлады. Кайберләрен гыйбрәт алып карап утырасың. Әле беркөнне генә бер тапшыруда бер хатын баласының атасын эзли.Үзе белән йоклаган бер ир белән: «Ул синең балаң, син аңа булышырга тиеш!» – дип тарткалашып утыра. Ә тегесе миннән түгел дип каршы төшә.

Аннан тагын шикле өч ирне чакырып чыгардылар. Баланың әтисе кем икәнен ачыклау өчен, бу ирләрнең һәркайсыннан ДНК анализы алдылар. Шаккатарсың, валлаһи! Ничек оялмыйча миллионлаган кеше карый торган эфирга килеп утырырга кирәк. Җитмәсә, бу ирләрнең берсе дә баланың әтисе булып чыкмады. Шуннан соң, берничә көн үткәч карыйм – тагын шул хатын килеп утырган бит тапшыруга. Әстагъфирулла! Экраннан йолкып чыгарасылар килде. Тынычланмаган, һаман баласының кемнән икәнен эзли, бичара. Бу юлы тагын дүрт ирне өстерәп килгәннәр бирегә. Аларыннан да ДНК анализы алдылар. «Ярар инде, атасының кем икәне болар арасында да ачыкланмаса-ачыкланмас, аңа каравы күңелем тыныч калыр», – дип утыра теге хатын. Ул ирләрнең арада гаиләлеләре дә бар иде. Авылларындагы бөтен ирләрнең күңелләрен күрүче хатын икән теге.

Ниһаять, дүрт ирнең берсе баланың атасы булып чыкты. Җиңел сулап куйдым, ачыкланмаса тагын ничә кешене алып килерләр иде икән бу тапшыруга? Килергә чиратлары җитми калган башка ирләрнең: «Безне генә чакырмасалар ярар иде», – дип, котлары алынып торгандыр, мөгаен. Болай да сигез ирдән шикләнделәр бит! Җитмәсә, әти дип табылган ир хатынлы кеше булып чыкты. Менә ничек итеп алга таба яшәргә кирәк инде бу иргә хатыны белән. Ирләрне аздырып яткан өчен, ул оятсыз хатынның үзенә каты җәза бирергә кирәк. Авылдашлары, бигрәк тә хатын-кызлар, ничек юл куйдылар икән аңа ир-атлар белән азынып ятарга? Ә иң дөресе – кешеләрнең эчке күлмәк-ыштаннарында казынучы, азгынлыкны калку итеп күрсәтүче мондый тапшыруларны гомумән экраннарга чыгармаска.  


Раилә АБДУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 73 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы