поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.01.2015 Тарих

Фаяз Хуҗин: Казан ханннарына һәйкәл куелырга тиеш

Соңгы елларда археология фәне белән кызыксынучылар бермә-бер артты. Бу фактны аксакал археологларыбыз да раслый. Татарстанда гына түгел, ә Россия һәм чит ил галимнәре арасында да абруй казанган Фаяз Хуҗин археология, тарихыбыз турында сөйләп, сәгатьләр буе авызына каратып утыра ала.

Быел Казанда Археология институты ачылгач, яшьләребез арасында да әлеге өлкәгә карата кызыксыну артты. Хәзерге башкарган хезмәтләребезне элегерәк еллардагы белән чагыштырып та булмый. Археологларның саны да артты, аның дәрәҗәсе дә үсте. Элекеге кебек Татарстан эчендә генә казу эшләре алып барылмый, ә Ульян, Самар, Әстерхан кебек тирә-якларга да чыгалар.

Гомерен тарих фәненә багышлаган археолог-галим, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин белән оештырган әңгәмәбез нәкъ менә әлеге өлкәгә карый.

- Фаяз абый, Болгар, Зөя – Татарстанның борынгы җирләрен рәткә китерү, аларга яшәү сулышы өрү, үз чиратында, хөкүмәт җитәкчеләренең тарихчы-галимнәргә игътибар арттыруына зур этәргеч булды кебек...


- Аллага шөкер, җитәкчеләргә бернинди дәгьваларыбыз да юк. Һәр тәкъдим, фикерләребезгә колак салалар. Үзгәртеп кору, яңарыш чоры вакытында, үзегез беләсез, тарихка игътибар көчәйде. Элек тә белеп тора идек, тик җүнләп тикшерергә һәм ачышларыбызны пропагандаларга ирек бирмәделәр. Безнең бит тарих Болгар чоры белән генә чикләнми. Алтын Урда, Казан ханлыгы да бар. Болгарлар VIII гасырда килгән. Аңа тикле кайда яшәгән? Азов, Кара диңгез буйларында яшәгәннәр. Ә анда алар каян килгән соң? Бусы хуннар чоры белән бәйләнгән, димәк, чынында, колачны киңрәк җәяргә кирәк. Без - дәүләтле халык, дибез. Бөтен халыкның да дәүләте булмаган бит. Бигрәк тә Болгар дәүләте кебек. Димәк бездә цивилизация булган. Менә шул цивилизацияне өйрәнү без галимнәргә генә түгел, гомумән, дәүләт кешеләренә кирәк. Борынгы байлыкны җирдән тартып алабыз да, менә дип күрсәтәбез. Шунысы куандыра: хәзер үз тарихы белән горурланмаган кеше юк диярлек. Ә элек аны белмиләр дә иде.

Казан Кремлен казыганда карт кешеләр килеп, борынгы ташларны сыйпап китә иделәр. Безнең бабайларныкы бит бу, аларның кулы тигән бит дип. Шулай итеп алар тарихка орыналар. Ә бит бар инде заманнар: казыйбыз, бер кеше кызыксынмый. Язган мәкаләләребезне дә үзебез шикелле археологлар гына укый иде. Мәктәптән укытып килгәч, бу өлкәдә үземнең кирәксезлегемне дә тоя идем.

- Хәзер археолог һәм тарихчы галимнәр Болгар белән Зөядә генә кайнаша кебек, Биләрнең язмышы ничегрәк булыр соң?


- Биләрне аердык шул. Заманалар үзгәрү, анысы, әйбәт. Советлар Союзындагы кайбер яхшы алымнарны җимерделәр. Элек бездә, әйтик, бер теманы эшләү өчен казырга кирәк. Казу өчен дәүләт акча бирә иде. Хәзер дәүләт бер тиен акча бирми. Ләкин икенче яктан, мәсәлән, Казанда, кайсы җирдә төзелеш эше башлап җибәрелә, башта без анда казырга тиеш. Казанның үзенең территориясендә 60 алтын археологик һәйкәл бар. Шуларның берсен казый башларга мөмкиннәр. Без казыйбыз, төзүчеләр безгә акча күчерә. Петербургтан башлап, Мәскәү, Татарстан аркылы Пекинга автомобиль юлы төзиләр. Ялгышмасам, 7 полосалы була, дип әйтәләр. Археологик истәлекләрне җимермәс өчен, закон буенча, төзүчеләр кайсы юлдан баруларын безгә күрсәтергә тиеш. Фәкать безнең рөхсәт белән генә эшлиләр. Борынгы авыл җирләре аша юллары кисешкән очракта, беренче археологралар тикшереп чыгарга тиеш. Шуңа күрә Биләребез һаман калып тора. Анда төзелеш көтелмәгәч, тарихи мәгълүмат югалмый кебегрәк килеп чыга инде.

- Биләр серләренә төшенү сезнең хыял булып кала бирә димәк?


- Тиздән Болгарда эшләребезне төгәлләп, Биләрне дә күтәрергә теләк бар. 2015 елда археологлар Биләргә дә игътибарларын арттырырга ниятләп тора. Биләрдә тарихи-археологик, табигать музей-тыюлыгы эшләп тора.

Заманында мин Биләрнең үзәген өйрәнгән идем. Монда мәчет ачылган, аның янында зират табылган. Анда ханнар җирләнгән, димәк шул тирәдә үк хан сарае да булган. 1973-75 елларда Биләрне самолеттан фотога төшергән булалар. Аэрофото планында борынгы бинаның эзләре ачык шәйләнә. Биләр әлегә бер процентка гына тикшерелгән. Монда да якын киләчәктә тикшерүнәләрне Зөфәр Шакиров белән бергә яңартып җибәрергә исәп бар.

Соңгы елларда галимнәрне археология һәм экология мәсьәләләре дә кызыксындыра башлады. “Ул чорларда да бит инде урманнарны кисү гаҗәеп дәрәҗәдә көчәеп китә. Биләр шәһәрен төзегән чорда бигрәк тә. Биләр эчке һәм тышкы шәһәрдән тора. Эчке шәһәр ике кат стена белән уратып алынган. Бер каты - 5 километр, икенче каты - 5 километр, димәк барысы 10 чакрым. Тышкы шәһәр өч кат валлар белән уратып алынган. Аның озынлыгы 10 километрдан артык. Димәк ки, барысы 40 километр. Аның өчен күпме төзелеш материалы кирәк. Урманнар ни өчен беткән дигән сорауга күпмедер дәрәҗәдә җавап бу.

- Казан кирмәнендә шактый зур масштабта казу эшләре узды, ханнар каберлеге табылды. Сөяк калдыкларына ДНК анализы ясалдымы?


- Минем белүемчә, юк. Без аны тикшерергә тырышабыз. Әле тикшерелеп бетмәде. 1977 елда аларны Альфред Халиков ачкан иде. Ул чагында бу хакта язарга да ярамады. Без аның материалларын, үзебезнекен дә өстәп, 1997 елда гына чыгара алдык. Чыннан да, кем сөякләре бу? Кемнәр күмелгәнен белергә теләп, язма чыганакларны өйрәндем. Казан ханлыгында 13 хан булган. 13нең 6сы - Казанда күмелгән, 7се - читтә. Димәк, кайсы кем икәнен 6 хан арасыннан эзләргә кирәк. Соңгы вакытта сораулар килеп туды. 2004 елда казыдык. Альфред Хәсәнович каберлек кечкенә генә бер төрбәдә тупланган дип уйлаган иде. Бер төрбәдә алты хан ята. Башта, Аллага шөкер, алтысы да монда дип уйлаган идем. Казып бетерергә туры килмәде. Дөресрәге, казыйсы да килмәде. Җир өсте, чокыр казыйлар. Табут ике катлы. Матур итеп күн белән көмеш кадаклар кагып тышланган. Аны күмәләр дә, пирамида формасында таш корылма ясап куялар. 2004 елда казып чыгара башладык. Бер ташны алган саен планга төшерәбез, номерлап куябыз, яңадан җыясы була бит. Миңа әллә нәрсә булды. Нәрсәгә ачабыз инде, анда кабер инде, дим. Барыбер язуы юк, белеп булмый, мин әйтәм. Туктаттым. Иртәгә казый башлыйбыз дигән көнне Мәскәү радиосыннан Аксак Тимернең Сәмәркандтагы төрбәсе вакыйгасын тапшырдылар. Мин андый хорафатларга ышана торган кеше дә түгел үзем. Сәбәпләр эзли башладым, антрополог та юк, калдырып торыйм әле, дидем. Дөрес эшләгәнмен. Кирәк булса, теләсә кайчан ачарга була бит. Үзем генә ачсам, анда кем дигән сорау туар иде. Язылган ташы булса да сакланмаган, җимергәннәр. Икенчесен казыганда хатын-кыз баш сөяге чыкты. Һич көтмәгән идек. Сөембикә түгел инде, ул монда күмелмәгән. Хан янына хатынын да күмәргә мөмкиннәр. Димәк, монда алты хан булып чыкмый. Киңәергә рөхсәт сорап йөрдем. Бирмәделәр. Киңәйсәк, Сөембикә манарасына килеп терәләсең, җимерелер дип дәлилләделәр. Иң борынгы каберлектәгесе Мәхмүт хан булып чыкты. XV гасырның 60нчы еллары. Яше дә туры килә. Икенчесендә Мөхәммәтәмин булырга тиеш. Альфред Хәсәнович аны Сафагәрәй түгелме дигән иде. Сафагәрәй түгел, ул яшь була, кырык та юк. Ә бу карт, Казан ханнары арасында иң карты - иллеләр булгандыр. Сөякне Мәскәү антропологлары тикшерде. Тешен, башын, кул-аякларын җентекләп өйрәнделәр. Бик нык авырган, аяклары йөрмәгән, остеохондроз да булган. Ә язма чыганакларда көлебрәк язып калдырганнар. “Ул үләр алдыннан ике ел авырып ятты. Янына кереп тә булмый иде, исле”, - дип. Аягы чери башлаган булган - туры килә. Шул сөякләрне күчереп күмергә картлар 1977 елдан бирле бик сорадылар инде. Шул урынга. Быел эш башланды. Ханнар зираты булган урында баскыч, ишек кереп китә. Шул подвалда күмәр өчен урын ясыйлар. Күмеләчәк ул, Алла бирса. ДНК тикшеренүләре бездә дә булачак, ул практикага кереп бара.

- Фаяз абый, 30 август, ягъни шәһәр туган көн Татарстанның суверенитет бәйрәмен урлады дип уйламыйсызмы?


- Башта игътибар бирми идем. Хәзер уйлана башладым. Ике бәйрәмне бергә куштык шул. Минемчә, 1005 ел - шартлы дата. Төп-төгәлен әйтә алмыйбыз, X гасырның ахыры–XI гасырның башы – археологлар биргән дата шул. 1005тә дә нигез салынырга мөмкин. Гадәттә, шәһәргә көз якынлашканда түгел, яз көне нигез салалар, йортларны да яз көне сала башлыйлар. Иң төгәл вакыт яз булырга тиеш иде. Хәзер инде ул датаны үзгәртеп булмый. Шәһәр көне бернәрсә булса, суверенитет көне икенче нәрсә шул. Бер яктан карасаң, суверенитет дигән бәйрәмне саклап калу өчен әйбәт ул.

- Шәһәрнең мең еллыгын кузгатсак, ул заманнарда сезнең фикерләргә каршы чыгучылар да шактый булды...


- Ул фикерләрне авыр кабул итмәдем. Без - Казан археологлары аерым изоляциядә эшләмәдек. Альфред Хәсәнович заманында андый мөмкинлекләр юк иде, ул үзе генә эшләп чыкмакчы булды. Без 1994 елда казый башладык. Чит төбәкләрдәге таныш археологларны да үзебезгә кушылырга чакырдык. Килүче булмады казыганда, әмма материалларны карарга килделәр. Мәскәүнекеләр беренчеләрдән булып 1995тә үк килеп җитте, Петербург галимнәре дә килде, Аллага шөкер.

Россия академиясеннән академик Валентин Седов бераз шикләнебрәк йөрде. Үзе казый башлады, чөнки борынгы катлам киткән иде. Озак та казымады, Болгар чүлмәге китеге табып чыгарды да, көрәген ыргытып: “Бернинди шигем юк” - диде. Чын археолог өчен бер чүлмәк китеге дә җитте! Аннан соң Миркасыйм Усманов белән Рафаэль Хәкимовның алдан күреп эшләгәнлеге булды, дип саныйм. Без халыкара конференцияләр үткәрә башладык. 22 илдән галимнәрне чакырдык, 3 конференция үткәрдек. Җәй буе казыйбыз, кыш буе табылдыкларны өйрәнәбез. Конференцияләрдә беренче доклад белән чыгыш ясыйм. Фикер алышу китә, азактан барысы да безнеңчә уйлый башлады, чөнки материал бар. Ә тегенди-мондый ышанмаучылар, янәсе, “сез аларны үзегез ташлагансыз”, дигәнрәк сүзләрне инде журналистлар чыгара, коллегалар түгел. Чех акчасын кайдан алыйм ди мин аны? Борынгы чех акчасы - ул дөньяда берәү генә!

Ярар, әйберне ташларга да була, ди. Шәһәр кадәр шәһәр булсын өчен аның катламын табарга кирәк бит, дим. Катламны инде китереп ташлап булмый. Катламда йорт-хуҗалык калдыклары, һөнәрчелек мастерскойлары саклана. Борынгы шәһәр ул ныгытылган була, димәк ныгытмалары да килеп чыгарга тиеш. Чүлмәк китеге янында барысы да булырга тиеш. Аларның бөтенесе дә бар иде. Казанга мең генә түгел, мең дә илле, мең дә бер йөз ел түгелме икән, дим. Ул X гасыр башы булып чыга. Аннан да элегрәк мөмкин түгел, чөнки тугызынчы гасырда әле шәһәрләр юк. Болгар шәһәрләре Х гасырда барлыкка килә башлый. Болгарның үзәге - Каманың теге ягы. Сувар, Биләр, Җүкәтау – шул тирәләр. Әкренләп бу якка таба үтеп керә башлый, XI гасырга таба Казансуга җитәләр. Бу - Болгар дәүләтенең чиге була инде. Анда аннары удмуртлар, марилар. Болгарлар далада яшәргә өйрәнгән, ә тегендә урманнар, тайга башлана. Алар анда яши алмый, шуңа тукталып калганнар. Гарәп дирһәме, чех монетасы, венгр акчасы, урыслардан килгән әйберләр, иран савыт-сабасы. Авылда андый әйберләр булмый, төрле илләр белән сәүдә иткән шәһәрдә генә була. Монда Идел буенда сәүдә үзәге булган.

- Казан Кирмәнендә казу эшләре алып барганда ханнар хәзинәсенә дә юлыкмый калмагансыздыр әле?


- Андый хәлләр булгалады. 1996 елда Кол Шәриф мәчете урынында казу эшләре алып барганда, бер көнне эшебезне төгәлләп ятканда бер егетебез акча тапты. Карана торгач, учлап ук чыга башлады. Исәпләп карасак 1500 көмеш акча. Кечкенә генә акчалар. Мәскәүдә тикшерттек - Иван Грозныйга тиклем сугылган урыс акчасы. Казан ханлыгының үзләренеке булмаган. Бер якта урысча, икенче якта гарәп хәрефләре белән иде. 1480 елда урыс князьләре Алтын Урда ханнары кул астында була. Ханнар безнең тамганы куясыз дип таләп иткәннәр. Икенче көнне тагын 500ләп тәңкә таптык.

- Казанның меңъеллыгын исбатларга ярдәм иткән данлыклы чех монетасы турында да сөйләп узыгыз әле... Бәйрәм көннәренә сувенир итеп аның күчермәләрен дә чыгармадылар...


- Алып кайтып бикләнми дә торган өстәл тартмасына куйдым, бер-ике ел сакланды. Камил Исхаков сорады, кайда, ди. Татарстан банкына сакларга тапшырдык. Сувенирлары чыкмады шул. Чех монетасы музейда тора хәзер. Белмим, чынмы, копияме? Ул көмеш тә түгел әле, аккургаштан ясалган. Иң борынгы катламнан табылды. Йорт калдыгы урыныннан, 3 метр тирәнлектән чыкты. Аны бик озак тикшерделәр - ел ярым-ике еллап. Аның буенча Чехиядә халыкара симпозиум үткәрелде. Мин дә бардым, беренче докладны укыдым.

- Татарстанда, башлыча Казанда туризмны җәелдерергә кирәк дигән фикерләрне еш яңгыратабыз. Фаяз абый, ә чит ил кунакларына күрсәтеп, мактанырлык тарихи-мәдәни байлыгыбызны тиеш дәрәҗәдә барлаган дип әйтеп булмый бит...


- Казан - меңъеллык шәһәр, башкала. Меңъеллык икән, һәр чор ниндидер һәйкәл калдырырга тиеш. Архитектура һәйкәлеме ул, башка төрлеме... Безнең ханнар төрбәсен матур итеп калдырдык. Колшәриф мәчетенең нигезен матур итеп калдырырга була иде. Аны күмдереп куйдылар. Мәскәү архитекторлары проектын үзебез бушлай ясыйбыз дип тордылар, күммәгез генә дип. Безгә күмәргә дигән фәрман булды. Мин әле өметләнәм. Кремльдәге баш архитектор Рөстәм Зәбировка да, аны яңадан казып чыгарырга да, матур итеп бер почмагын булса да күрсәтергә кирәк дим. Ул бит Колшәриф мәчетенең борынгы нигезе. Иң борынгы таш стена күренеп тора. 12 гасырда төзелгән саклау стеналары 20-30 смга күтәртелеп, күренеп торсын иде. Ул скверда беркемгә комачаулык итми, ә экскурсоводка тагын бер күрсәтерлек әйбер була. Аннан соң изге чишмә - Тайницкий ключ дибез. Күпер ягында, Казансу ягында Тайницкая башня бар, шунда чишмә булган. Эзләгән дә идек, табалмабызмы дип. Ләкин су да китте. Чишмә таптык дисәк, Казансу елгасы тигезлегенә җиткәнбез икән. Аны шартлы итеп барыбер куярга була. Агып ятсын шунда. Урыны билгеле, бәлки тора-бара су да чыгар иде. Сусаклагыч астында калган ул. Тагын бер объект бар. Таһир мунчасы борынгы кулъязмаларда телгә алына. Шуннан торып шартлату эшләре алып баралар. Ул цирк каршысындарак булган. Якынча аның урынын беләбез, болгар мунчаларының нинди икәнлеге билгеле. Шунда кечкенә генә мунча төзеп куй да, XVI гасырның беренче яртысында Таһир мунчасы булган дип язып куй. Берничә елдан чишмә “изге чишмә”гә әйләнер иде.

- Фаяз абый, балаларыбыз кенәз Владимирның кем икәнен белеп үсә, ә менә Кубрат хан, Алмыш хан һ.б. турында дәһеле дә юк. Чөнки алар хакында, гомумән, тарихыбыз хакында балаларга адресланган әдәби әсәрләр, китаплар юк бит...


- Чыннан да, шулай, күпме безнең тарихи шәхесләребез бар. Кубрат хан, хәттә Атилладан башлап ханнарга һәйкәл куясы иде. Аларның барысына да һәйкәл кирәк. Рәссам Рушан Шәмсетдиновны гына алыйк. Ул бөтен ханнарның да рәсемнәрен ясады да чыкты. Ханнарның портретын күргәч, бөтенләй икенче төрле кабул итәсең бит. Без бит рус кенәзләрен, императорларын барысын да беләбез. Аларның һәркайсы кылган гамәлләре белән тарихта эз калдырган. Язсын язучыларыбыз, тарихи фактлар бик үк дөрес булмаган очракта да, алар зур хезмәт башкарачак бит. Ни кызганыч, без галимнәрнең тарих китапларын киң катлам халык укымый бит. 


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 08.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»