поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.01.2015 Җәмгыять

Мәктәп укучыларының кот очарлык вәхши видеосыннан соң һаман тынычлана алмыйм

Беркөнне Фейсбук челтәрендә мәктәп укучыларының кот очарлык вәхшилеген күрсәткән видео карадым. Инде өч-дүрт көн узды, мин әле һаман тынычланып бетә алмыйм. Видеодагы малайларның укытучыларын мыскыл итүләре күз алдымнан китми.

Ә ул моннан гыйбарәт: бер малай, арттан килеп, тактага язып торган хатын-кыз укытучының башына чүп чиләге каплый! Укытучы чиләкне башыннан көч-хәл белән ала да, идәнгә атып бәрә. Өс-башын чүптән арындырып, әлеге малай янына килә һәм аны өстерәп торгызмакчы була. Кая ул! Үзеннән ике башка озын үгезне селкетә дә алмый. Ә теге иблис кизәнеп, укытучыга сугарга килә. Башкалары шарык-шорык көләләр. Укытучы хатын инде шактый өлкән, илле яшьләр тирәсендәдер. Ә укучылары ун-унберенче сыйныфларга охшаган. Сүгенүләренә чыдарлык түгел. Бөтен классны яңгыратып, оятсыз сүзләрне сибәләр генә. Искиткеч кыргый күренеш! Русия мәктәпләренең бүгенге хәлен, төгәлрәге, череп, эчтән таркалып баруын күрсәткән видео бу. Шушы “геройлык”ны төшереп торган малай үзләрен фаш итүче әлеге видеоны интернетка куеп, нәрсә әйтергә теләде икән? Монда үсеп килүче, инде формалашып җиткән буынның кансызлыгыннан башка бернәрсә дә күреп булмый. Ә шундый видеолар белән балаларның мактанышулары бүген хәтәрлекне күрсәтүче бертөрле әшәке модага әверелеп бара. Имгәтеп бетереп, үлем хәленә җиткәнче иптәшләрен кыйнау дисеңме, бер гаепсез бомжларны, исерекләрне кыйнап үтерү дисеңме, кан тулы җәзалау күренешләре дисеңме – шуларның барысы белән интернет тулган. Беренче канал, “Россия” каналлары әледән-әле шундый вәхшилекләрне экранга чыгарып, шаккатырырлык тапшырулар күрсәтәләр. Иптәшләрен кыйнап урын өстенә яткырган вәхшиләр студиягә килеп утыралар, күзләрендә үкенүнең, телләрендә гафу сорауның дәхеле дә юк.

Мәскәү өлкәсе шәһәрләренең берсендә сигезенче сыйныфта укучы биш кыз иптәшләрен канга батырганчы кыйныйлар, типкәләп кабыргаларын сындырып, башын тишеп бетерәләр. Шушы үлем хәленә җиткергәнче кыйнауны бер егет телефонына төшергән. Кызны якламаган, вәхшиләр кулыннан йолкып алмаган, полиция чакырмаган. Иң аптырашта калдырганы – әлеге кыйнау күренешен үсмерләр бер-берсенең телефоннарына күчергәннәр. Бушка түгел, акча түләү хисабына. Укучылар телефонында шушы һәм шуңа охшаш бүтән вәхши сюжетлар таралуын хокук саклау органнары белеп тора. Әмма алар чара күрәсе, җинаятьчеләрне хөкемгә тартасы урынга күп вакытта хулиганнарны исәпкә бастыралар, әти-әнисенә кисәтү ясыйлар һәм шуның белән вәссәлам! 14 яше тулмаган үсмерләрне җинаять җаваплылыгына тартып булмый.

Ә җитәкчелек шушы гадәттән тыш хәлгә мәктәп укытучыларын гаепле дип таба. Имеш, алар балаларны дөрес тәрбияләмәгәннәр! Телетапшыруларда да мондый темага сөйләшү барганда түрдә башын иеп мескен укытучы утыра.

Кызык, укытучылар дәресләрдән соң да балаларның кая баруларын, нәрсә эшләп йөрүләрен тикшерергә тиеш микәнни? Аның да үз гаиләсе, үз балалары бар. Укытучы да кеше бит! Бер уйлаганда гаҗәп тә, кызганыч та инде. Банкны бассалар, банкирны гаепләмиләр, каракны эзлиләр. Ә ни өчен әле укытучы мәктәп ишегалдыннан чыгып, урамда төрле җинаятьләр кылып йөргән укучы өчен җавап бирергә тиеш? Дәресләрдән соң баласының кайда өстерәлеп йөрүен әти-әнисе белеп-тикшереп торырга тиештер дип беләм мин үзем, чөнки мәктәп, иң беренче чиратта, укучыларга белем бирә. Балаларны тәрбияләү – мәктәпнең икенче вазыйфасы. Тәрбия эше белән өйдәге ата-ана шөгыльләнергә тиеш. Әдәп-әхлак дәресләре, дин тәрбиясе, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре балага ата-ана тарафыннан сеңдерелергә тиеш. Ә бүгенге ата-аналар кадерле “мәхәббәт җимешләре”н мәктәпкә китереп ташлыйлар да, шуның белән үз вазыйфалары үтәлгән дип саныйлар. Бала өчен мәктәп җавап бирергә тиеш, янәсе. Сыйныфтагы егермеләп баланың кайда нишләп йөрүен тикшереп бетерү өчен сыйныф җитәкчесенә бүген түли торган бер мең сум гына җитми шул, егерме сыйныф җитәкчесе һәм шуның кадәр түләү кирәк. Укучыларның мәктәптән тыш кайдадыр сугышуларында мәктәпне гаепләү, төп гаепне укытучылар арасыннан эзләү, гомумән, акылга сыя торган эш түгел.

Укучыларның төрле тәртипсез күренешләрне телефонга төшереп, аны акчага тарату яки социаль челтәрләргә куюлары бүген аеруча популярлашып китте. Язма башындагы очрак безнең илдә көн саен булып торган хәлләрнең берсе генә. Иренмичә интернетта утырсаң, чәчләрне үрә торгызырлык андый видеоларны хәйран күрергә мөмкин. Интернет сайтлар мондый кыйнаш сюжетларын шактый кыйммәт бәядән сатып алалар. Ә андагы җинаятьчеләрне эзләп табу һәм хөкем каршына бастыру шактый кыен эш. Дөресрәге, аларны эзләп тә тормыйлар. Шулай да бер ел элек мондый “бизнес” оештыручыны хөкем иттеләр шикелле. Бер ирне кыйнап үтергәнне төшереп интернетка элгән өчен шартлы рәвештә ике ел бирделәр. Бернишләп тә булмый: фермадан бер капчык он урлаган кешене дә ике елга төрмәгә утырталар, кеше үтергән өчен дә.

Балаларның шундый мәрхәмәтсез булып үсүләрендә кемнәрне гаепләргә дә белмәссең. Вәхшилекнең чыганагын, кайберәүләр әйткәнчә, чит илләрдән эзләү җиңел анысы. Аларда да балалар төрле вәхшилекләр кылалар, хәтта мәктәпкә мылтык, автомат тотып керәләр. Ләкин американнар балаларны тәрбияләүгә җиң сызганып тотындылар. Кан белән тулган боевиклар күп штатларда тыелган. Балаларның психикасына зыян сала торган мондый фильмнарны Америка Русиягә чыгару өчен төшерә. Безгә ярый! Миллионлаган сумнарга төшереп сатып алалар, ә үзебезнең “Ну, погоди!”ны тыялар. Аның каравы, тәрбиянең “т” хәрефе дә булмаган, тулысынча әдәпсезлек, мәгънәсезлек белән тулган “Шрек”, “Симпсон”нар тыелмый. Хәер, ул мультфильмнарның каралуы кимеп бара инде, бүген бөтен бала компьютер уеннары белән җенләнә. Ә ул компьютер уеннары теләсә-кайсы мультфильмнан хәтәррәк. Уеннарның бөтенесе дип әйтерлек сугышу, үтерү, атышуга корылган. Анда кан, өзелгән баш, өелгән сөяк... Кайсы ата-ана гына баласының планшетта, телефонда яки компьютерында нәрсә уйнап утырганын карап, тикшереп торыр икән?!

Хуш, инде язылганнарга нәтиҗә ясап карыйк. Балаларның вәхшиләнә баруына нәрсә гаепле: мәктәпме, компьютермы, интернетмы, чит илләрме? Төрлечә уйлаучы булыр. Әмма мин төп гаеп ата-аналарның үзендә дияр идем. Ник дигәндә, баланың сәламәтлеге өчен дә, кылган гамәлләре өчен дә аны шушы дөньяга тудырган ата-ана җаваплы. Тәрбия белән шөгыльләнәсе урынга, әниләр балаларының өс-башлары бүтәннәрнекеннән ким булмасын дип борчыла. Сумкасына конфет, шоколад тутырып җибәрсә, Аллага шөкер, балам кешенекеннән ким ашамый дип куана. Ә ул бала кайда йөри, кемнәр белән аралаша, нинди уеннар белән мавыга – аны тикшерергә, аның белән кызыксынырга ата-аналарның вакыты да, теләге дә калмый. Чөнки гаилә институты таркалып бара: ир-атлар эчүгә сабышты, гаиләләрен ташлап китә башлады. Тулы булмаган гаиләдә әниләр йә хәмер белән мавыга, йә гаилә йөген үзе генә тартып, балаларына тиешле игътибар, тәрбия бирми. Ә андый балалар өчен гадәттә мәрхәмәтлелек, ярдәмләшү кебек хисләр ят була.

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Черек нигездә өй нык тора алмый, ул бер якка янтаеп төшә. Шуның шикелле вәхши балалар белән тулган җәмгыять тә җимерелмичә озак торыр микән?  


Фәрит ВАФИН
Татарстан яшьләре
№ 73 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»