• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

07.01.2015 Мәдәният

“Сөясеңме, сөймисеңме...” беренче тапкыр Мәскәүдә

Мәскәүдә беренче тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының бу сезондагы беренче премьерасы - Флорид Бүләковның “Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең режиссеры – Радик Бариев. Рольләрдә - Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Ләйсән Рәхимова, Раил Шәмсуаров. Искәртеп үтәбез, Камал театрының традицион Мәскәү гастрольләре 14-21 гыйнварда Россиянең Малый театры сәхнәсендә үтә.

“Сөясеңме, сөймисеңме...” спектакленең премьерасы 4 октябрьдә ,ekls, ә 3 октябрьдә Камал Театры 109 сезонын ачты. Флорид Бүләковның әлеге пьесасы Татарстан һәм Башкортостан театрларында гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә еш куелды. Мөгаен, бу трагикомедиянең күңелгә үтеп керердәй эчтәлеге белән бәйледер.
 
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озынайтылсын өчен ул өч сәгать эчендә изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга дип уйлаша башлыйлар. 
 
Нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы? Җавап эзләп алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән бәхетле көннәре һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.
 
Гомер буе иңгә-иң яшәгән Карт һәм Карчык рольләрендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нуруллина. Аларның яшь чагын – Гомәр белән Вәсилә ролен – Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова һәм Раил Шәмсуаров башкара.  
 
«Бу пьеса – мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф.Бүләков. – Әлбәттә, озак дәвамында эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».
 
Традицион Мәскәү гастрольләре кысаларында спектакль ике мәртәбә: 15 гыйнварда 19.00 һәм 18 гыйнварда 18.00 күрсәтелә. 
 
Искәртеп үтәбез, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гастрольләре 14-21 гыйнварда Мәскәүдә үтә. Малый театрның төп бинасында ремонт эшләре бару сәбәпле, гастрольләр Малый театрның филиалы сәхнәсендә үтәчәк. Адресы:  Зур Ордынка урамы, 69 йорт (Добрынинская метро тукталышы). Малый театр белән Камал театрының алмаш гастрольләре 2006 елдан башлап үтә һәм ул матур традициягә әверелде.  Яңа 109 сезонда Камал театры Мәскәүгә 8 спектакль алып бара, нигездә, премьералар.
 
Билетларны Малый театр кассасыннан яки Камал театрының шәхси сайты аша сатып алырга мөмкин: http://go.kamalteatr.ru/tat/
Бронь, мәгълүмат, билет алу: (495) 624-40-46
Касса: (499) 237-31-81

---
Камал театры
№ --- | 07.01.2015
Камал театры печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№10 (896747) / 09.01.2015 18:22:30

фэт булса да, фэрт булса да, авыр туфрагы җинел, тар каберләре киң булсын...

№9 (896744) / 09.01.2015 18:05:12

321, артистның мулла кушкан исеме ГабделфәРт

№8 (896674) / 09.01.2015 12:46:48

ин тогэл, сонгы яналыкларны белуче карчыкларда ялгыша башлагач, бетте бу донья...

№7 (896673) / 09.01.2015 12:41:25

Вафат булучы, Гэбделфэт Шэрифиев иде ул.
Яна ел алдыннан китеп барды.

Карчыкларга бер ышаныч юк,хэзер!

№6 (896671) / 09.01.2015 12:39:08

321, озын гомерле булыр иншаллах, курше карчыгы эйткэн иде берконне Р.Ш. вафат булган дип, аптыраган идем аны, нишлэп тв дан бер дэ курсэтмэделэр дип.

№5 (896669) / 09.01.2015 12:20:44

Исэн Шокер Ходайга, ялгышмыйсын.
Нэрсэ донья кысаная башладымы эллэ?

№4 (896657) / 09.01.2015 11:05:12

Равил Шарафиев исэнме эле ул, или мин ялгышаммы?

№3 (896508) / 08.01.2015 13:15:23

Нинди иске?
Премьера турында суз бара!

№2 (896490) / 08.01.2015 11:23:48

Иске нәрсә бит инде ул. Нишләп яңа лауреатларны алмыйлар икән?

№1 (896483) / 08.01.2015 10:23:31

Камаллар Мәскәүдә йөргәндә 14-21 гыйнварда Казанда алар бинасында кем тамаша күрсәтә икән?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar