поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.01.2015 Җәмгыять

Мин дә булдым сәүдәгәр

«Океан» базары тирәсеннән үткән-киткән саен, анда сату итүче әбиләргә кызыга идем. Иртә җәйдән үк редис, яшел суган, бераздан стаканлап җиләк сата башлыйлар. Әкренләп кыяр-помидорга чират җитә. Быел үзебезнең карлыган бик уңды, кая куеп бетерергә дә белмәдек. Авылдан килгәч тә әбиләрдән юри генә бәясен сораштым.

Килосы йөз сум, диделәр. Безнең бакчада карлыган коелып ята, ә аларда йөз сум! Ул укропларын әйтәсеңме, чүп үләне кебек бакча тутырып үсеп утыралар ич алар бездә. Кузагыннан бөрчелгән борчакны да алар килосын ике йөз сумнан сатты. Менә бит акча кая ята икән. Авылдагы бакчаңдагы яшелчәләрне алып килеп сатсаң, валлаһи дип әйтәм, бер егерме мең сум эшләргә буладыр... 

Эш ящик урлаудан башланды
 
Вакыты хәзер генә җиткәндер инде, мин дә суыткычта булган бөтен байлыкны тутырып, беркөнне базарга сатарга чыгып киттем. Аннан алдагы көнне эштән кайтышлый әбиләрдән тозлы кыярларын, пешергән чөгендерләре, «Лечо»лары ничә сум торуын сораштым. «Лечо» 180 сум ди, башка бер банкадагы салаты 200 сум. Анысы, бик беләсең килсә, биш (!) төрле яшелчәдән ябылган. Бер литрлы кура җиләге кайнатмасы да 180 сум йөри икән. Каен җиләгенеке – 200 сум. Пешкән чөгендернең килосы – 60‑70 сум. Минем дә ассортиментым бай булсын дип, өй янындагы кибеттән бер килограмм чөгендер алып чыктым. Алары пешкән арада суыткычтан ике банка ябылган борщны, бер банка рассольникны, бер банка маринадланган кыярны гәҗиткә төреп, сумкама тутырып куйдым. Катырылган борчагымны да алган идем дә, жәлләдем. Угычтан уып катырырга куйган кишерне дә бер алдым, бер куйдым – ахыр чиктә саранлык җиңде, кире үз урынына куярга туры килде. Слива кайнатмасын үзем яратам, анысын да сатасым килмәде.
 
Иртән торуга телевизорны кабызып, урамдагы һава температурасын карадым: – 8 градус. Димәк, җылырак итеп киенергә. Аякта – итек, өстә мутон тун. Шәлем булса, анысын да ябынган булыр идем. Чыгып утырдым редакция машинасына. Ә әйберләрне мин нәрсәгә тезеп куярмын икән соң? Базарга килеп җиткәч кенә искә төште бит. Машина йөртүчебез тәмәке каплары тутырылган ящиклар яхшы була дигәч, киттем тәмәке сатыла торган киоск­ларга. Юк, диләр. Базар тутырып, ящик эзләдек. Һәрберсе үземә кирәк, ди. Хәерле иртә, берәр ящигыгызны бирегез әле, дип елмаеп та эндәшеп карыйм, юк кына бит. Базар законнары кырыс, андагылар кебек бераз усалрак, үҗәтрәк булырга кирәк шул. Яхшы итеп сораганны аңламагач, без ящикны урлап алып киттек. Артыбыздан күреп калып, әй, кая алып киттегез, дип кычкыручыга хәзер кире китереп куябыз дип җавапладык.
 
Бизнес серләре
 
Базарга керә торган урыннан ике дистәләп метр арырак берничә хатын сөт, каймак, эремчек сатып утыра. Баштарак шул аулак урынга барып басасы иттем. Шәле апайлары икән. Ике каз түшкәсе дә алып килгәннәр. 1200 сум тора ди. Өч литрлы банкадагы балны да шул бәягә бирәләр. Бер бабай казларына кызыгып карап китте. Яңа елга кадәр сакларга урын юк, дип аласы итмәде. Шәлелеләр Яңа елга 1500 сум торачак инде ул дигәч тә уеннан кире кайтмады. Атнага бер тапкыр килеп көндезге унике-берләргә кадәр шулай сатып басып торалар икән. Мине баштан ук базар эченә кереп сатарга кыстый башладылар.
 
– Монда торып сата алмыйсың. Үз ишләрең янына барып бас (банкадагы әйберләр сатучыларны әйтәләр инде болар).
 
– Анда саткан өчен акча сорыйлардыр бит.
 
– Ун сумың гына бардыр инде.
 
– Ә нишләп үзегез анда бармыйсыз?
 
– Безгә келәймә кирәк, шунсыз саттырмыйлар.
 
Келәймә дигәннәре лабораториядән алынган кәгазь дип аңладым.
 
Озак бәхәсләшеп тормадым, Шәле апайлары күрсәткән якка киттем. Баштарак бер урынга барып баскан идем дә, бу акча түләп сатып алынган урын, дип куып җибәрделәр. Бер әби үзе янына чакырды, шунда барып урнаштым. Баштарак әле берсе, әле икенчесе килеп күз төшереп китте әйберләремә. Аннары соң гына эндәшәсе иттеләр.
 
– Кыярыңны күпмегә сатасың?
 
– Йөз сумгадыр.
 
– Бер килограмм кыяр булса бу банкаңда, йөз сум сорый аласың.
 
Базарда саткан өчен егерме сум алалар ди. Ул акча җыештыручыга, аңа себерке, көрәк алырга китә икән.
 
Сул як күршеләрем Югары Ослан районыннан ук килгәннәр. Аларның өстәлендә тозлы кыярдан башка тозлы гөмбәсе дә, киптерелгән мәтрүшкә, гөлҗимеш, мунча себеркесе, күкәй дә бар. Кыш көне – бакчада эшләр беткәч кенә сатарга киләләр ди.
 
Уң як күршем Лида түтәй бик аралашучан булып чыкты. Бу базарда ире үлгәннән бирле – унҗиде ел элек үк сата башлаган.
 
– Элек консервланган яшелчә, тозлы кыярларны яхшы алалар иде, хәзер сату бармый, кибеттә нәрсә генә юк бит, – ди ул.
 
Минем кем булып эшләвем белән дә кызыксынды. Телемә килгән иң беренче сүзем чәчтарашханәдә булды.
 
– Алайса хезмәт хакың бик аз инде синең. Бер унбиш мең сум чыгадыр.
 
Фатирны ипотекага алуымны белгәч:
 
– Син алайса элитный чәчтарашханәдә эшлисеңдер? – ди.
 
– Юк, – минәйтәм, – гадисендә.
 
– Алай булгач, акчаңны ничек җиткерәсең?
 
– Менә бу айга түләргә акчам җитеп бетмәгәч, булган әйберләремне сатарга дип чыктым (эчтән генә әстәгъфирулламны кабатлыйм).
 
– Әйдә, мин сине акча эшләргә өйрәтәм. Төшке ашны хезмәттәшләрең белән ашыйсыңдыр бит. Берәр көнне кыярыңны, икенчесендә бәрәңге пешереп, аннан менә бу борщыңны алып бар эшкә. Борщны чөгендер салаты кебек тә ашап була. Аларны да сыйла. Шулай итеп син үзеңә реклама ясыйсың. Бәлки, сатып алырга теләүчеләр дә булыр. Эшең кай тирәдә? Өеңә якын булганын эзлә. Бердән, юлыңа акча китми, аннары киемең дә тузмый. Транспортта йөреп, бөтен киемең таушалып бетә. Базарга сатарга чыгам дисәң, иң яхшысы – көндезге өч-дүртләргә килеп басу. Кеше эштән кайта башлый, карыны ач булган кешенең күзе ризыкка төшә. Бигрәк тә хатын-кызлар нәрсә пешерергә икән дип юл буе баш вата. Кайнатмаларыңны ярты литрлы банкаларга тутыр. Андыйларны теләбрәк алалар. Маринадланган кыярыңның өч литрлы банкадагысын алып кил. Кыяр тозлаганда эреләрен тутырма, ваграклары матуррак күренә. Кыш көне тозлаган кәбестә яхшы китә, ә җәен яшел тәмләткечләрдән эшләп каласың акчаны...
 
Шул арада бер апай килеп чөгендеремне күпмегә сатуым белән кызыксынды. Барыбер сату бармый дип, алыгыз егерме сумга, дим. Кыйммәтсенде, алмады. Лида түтәй аны таный икән, бу аферист гел шулай бәя төшертеп, юк кына бәядән алып китә, аңа сатмавың хәерле, ди.
 
Үзенең үлчәвенә куеп, чөгендерләремне үлчәде, бер пакеттагысын кырык, икенчесендәгесен кырык ике сумга сатарга кушты.
 
– Бәяне алай кискен генә төшермә, арзан булгач, товары начар дип уйлаулары бар.
 
Ике сәгатьләп басып торган арада минекен генә түгел, калганнарның да бернәрсәсен алучы булмады. Аякка да суык үтә башлады. Базардагылар «сосиска калтырана башлады» дип үземнән көлә башлагач, кайтып китәргә булдым. Мин бүген чөгендерне азрак алып чыктым дип, Лида түтәй чөгендерләремне алып калды, өшемәсеннәр дип, аларны иске балалар комбинезоны эченә тыгып куйды һәм, кичке бишләрдә әйләнерсең, сата алсам, акчасын бирермен, дип озатып та калды.
 
Лида түтәй көненә берәр нәрсә сатылмый калмый инде дисә дә, урын өчен егерме сум, транспортка кырык сум түләсәң, эшләгән акчаңның яртысы гына кала түгелме соң. Кем әйтмеш­ли, син уйлыйсың алтыга, ул каладыр яртыга. Акчадан бигрәк көнозын шушы суыкта аягүрә басып торыр өчен күпме сабырлык кирәк. Малны алганда ялгыз да алып була, сатканда әти белән дә сатып булмый диюләре шул минем кебекләр турындадыр инде. Акчаны беркайда да, беркайчан да шулай ансат кына эшләп булмый шул ул...
 
PS. Икенче көнне эштән кайтканда юлым базар аша үтте. «Әй, тукта әле, тукта!» – дип кемдер эндәшә. Борылып карасам, Лида түтәй.
 
– Минем сиңа сиксән сум акча бирәсем бар бит! Бүген көне буе сине көтеп басып тордым. Саттым бит чөгендерләреңне.
 
Акчасын алмыйм, саткан бае үзегезгә генә калсын дигән идем, ачуланды.
 
– Син дә бервакыт минем чәчемне кисәрсең әле.
 
– Чәчегезне кисәргә?!.
 
– Соң, чәчтарашханәдә эшлим дип әйткән идең бит...
 
Алдый белми алдасаң шул була инде, бетте базар аша йөрүләр...
 
Фото: Зөлфия Хәлиуллина
 
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 07.01.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»