поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
06.01.2015 Җәмгыять

Эчүне ташларга сәбәп

Мин бу хәлне чынбарлыкта булмаган гади бер мәзәк дип йөри идем. Күптән түгел шушы хәлләргә катнашы булган, беркайчан ялган сүз сөйләмәгән кеше белән очрашып сөйләшкәч, башта рәхәтләнеп көлдем, аннан, чыннан да, мәзәкләрнең тормыштагы хәлләрдән тууына ышандым.

Туксанынчы еллар. Кама арьягындагы бер авыл. Ул чор – авылларның хәле авыраеп, акчасызлыктан, чарасызлык­тан күпләрнең эчүгә сабышкан чагы. Бу авылда да эчәләр, айнык ирләр бармак белән генә санарлык. Авылда кечкенәдән дус булып үскән ике иптәш бар, болар да көн дә «салып» йөри. Тик дуслык нык, берсе берәр нәрсә тапса, махмырдан үләр дәрәҗәдә булса да, иптәшеннән башка эчми. Дусларның берсе  – шаянрак холыклы, икенчесе – авылча беркатлырак, бөтен нәрсәгә ышана торган Ходай бәндәсе.
 
Ул чакта әле авылларда үләм‑бетәм дип яшәгән фермаларга Зәй шикәр заводыннан патока дип атала торган, шикәр ясаганда чөгендер эшкәрткәннән калган куе, беркадәр шикәрле сыекча ташыйлар иде. Сасырак, пешкән чөгендер исе килеп тора торган бу нәрсәне авылда эшкә яраттылар: халык аңардан ачы бал куеп, самогон куа башлады. Әлбәттә, бу куудан чыккан сыекча һич кенә дә әрмән коньягы белән чагыштырырлык тәмдә түгел, тик шулай да эчәр алдыннан һәм эчкәч суламасаң, берәр ярарлык кабымлык булса, бөтенләй эчмәслек тә түгел. Авылда шул патокадан самагон ясаучы берничә карчык бар, тик фермага төшеп, патоканы урларлык хәлләре юк боларның. Ләкин бизнесның үз законнары, әбиләр, бер чиләк патока алып килсәң, бер шешә «үзем өчен генә ясаган»ны биреп җибәрә.
 
Менә бер кичне тегеләр, берәр нәрсә табып булмасмы, дип, авылның икесе ике башына чыгып китәләр. Берсе караңгы төшкәнне уйлап, шул патокага дип, чиләген тотып ферма ягына юнәлә, икенчесе башка очка китә. Ферма тирәсе үзенә бер куркыныч, серле җир бит инде ул күпчелек очракта. Менә кичке караңгыда шул серле урыннардан чиләген тотып атлаган дусларның берсе дөмбердәп бер чокырга төшә дә китә. Исерек яки махмырдан булган кешегә, гадәттә, егылып кына пычак та булмый, бу да бераз аптырап ятканнан соң торып утыра. Әһә, чокыр. Ни-нәрсәмә дип казылгандыр, тирән, үзе кечкенә дә түгел. Чыгарга маташып карый, кая ул: караңгы, махмыр, тирән... Аптырап чүгәли бу. Шулчак чокырның икенче почмагыннан кыштырдаган тавыш ишетә. Шырпы сызып караса, моның кебек үк үзенең мутлыгы белән йөргәндә чокырга төшкән кәҗә! Кәҗә дә күптән түгел генә эләккән бугай, артык кычкырмый, тавышланмый. Ярар дип уйлый махмыры азаплаган ир, берәр җае чыгар. Патокага дип алган чиләгенә утыра да көтә башлый...
 
...Авылның икенче очына берәрсеннән «бурычка алып торырга» дип киткән икенче иптәшнең исә юлы уңа: ул, «ярты»сын кыстырып, сөйләшкән җиргә кайта. Кайта – дусты юк. Көтә... Тик махмыр түземлелек өсти торган нәрсә түгел, дустын эзләргә дип, ферма ягына юнәлә теге. Караңгы ферма тирәсенә кергәч, берничә тапкыр дустының исеме белән кычкыра. Күзгә төртсәң күренмәслек көзге кич бит бу. Чокырдагысы исә, үзен коткаручы килгәнен белеп, җавап бирә. Шулай «пачти» табышалар болар.
 
– Бик якын килмә, чокыр­ның яры ишелә, мин дә күрмичә егылып төштем, – дип кисәтә чокырдагы ир, караңгыда дустын коткарырга ашык­кан иптәшенә. – Монда тирән, болай гына чыгарлык түгел, бар, фермадан берәр бау алып кил.
 
Беркатлырак ир фермага йөгерә. Мал караучылар йортыннан озын бер аркан ала да янәдән чокыр янына килә, арканның бер очын ыргыта. Чокырдагы ир исә, мин моннан чыгармын, кәҗә нишләр, дип уйлап, беренче итеп арканны кәҗә мөгезенә бәйли дә югарыдагыга: «Тарт!» – дип кычкыра. Тегесе тарта инде...
 
...Үзегез күз алдына китерегез инде хәзер. Махмырдан интеккән ир – караңгы чокырдан иптәшен тартып чыгарам дип җан-фәрман арканга ябышкан ир – кәҗә тартып чыгара. «Әйдә инде, салабыз», – дип әйтергә дә өлгерми, аңын җуеп, җиргә егыла. Кәҗәнең башына патокага дип алган чиләк тә киертелгән бит! Берничә мизгел хушын җыеп ятканнан соң, өстәге ир авылга сыпыра, кәҗәгә әйләнмәс өчен, мәңге эчмәскә дип үзенә сүз бирә, аннан, бераз тынычлангач, хәлне өченче иптәшләренә сөйли...
 
Бу хәлләрне миңа, үзе әйтмешли, чокырда тагын ярты төн үткәргән ир сөйләде.
 
– Шуннан бирле 20 еллап капкан юк безнең, малай, – диде ул. – Тормышлар да җайланды, патока да бетте, ну, барыбер, кайвакыт эчкән чаклар төшкә кереп азаплый. Хәзер авылда да эчүнең модасы бетте диярлек. Безнең партияләрнең ташламаганнары үлеп бетте, яшьләр әле аңышмыйчарак кына эчә. Без исә шул кәҗә сәбәпле ташладык. Теге брат – куркуыннан, мин иптәшкә дип...
 
Эчүне ташларга сәбәп - 2
 
Бу хәл туксанынчы елларда булган. Татарстан чигендә диярлек үк, Самара өлкәсендә, Сергеевск каласыннан ерак түгел урнашкан бер катнаш бистә дисәң, бистә түгел, авыл дисәң, авыл түгел дигәндәй – шунда була ул. Татарлар, урыслар, башка милләт вәкилләре яши монда.
 
Катнаш халык яшәгән җирләрдә гомергә тәртип ягы йомшаграк, эчүгә караш җиңелрәк булды, монда да шул ук хәл. Аракы юк чак, бистә буйлап, кайлардан берәр нәрсә табып кабасы инде, дип эзләнеп йөрүчеләр шактый. Ике дусның берсе өйләрендәге келәмне үтеп баручы чегәннәргә бер литр аракыга сатып җибәрә дә  күршесенә керә.
 
– Әйдә, ал кармагыңны, ди ул үзе кебек үк берничә ай айнымаган дустына. – Бер литр бар. Берәрсе койрыкка утырганчы, чыгып ычкыныйк күлгә.
 
Икәүләп шыпырт кына бистәдән ерак булмаган күлгә таба китәләр болар. Кармакларны салалар, аннан үзләре бераз «салалар», утыралар төзәлгән башларына сокланып, күлгә, калкавычларга карап.
 
Шул ике дусның берсе үземә сөйләгәнне язам:
 
– Малай, килдек күлгә, утырабыз, рәхәт, калкавыч селкенми, безгә аның селкенүе кирәкми дә инде... Бермәлне карыйм: миннән ерак түгел камышлар арасында... җен утыра. Чып‑чын җен. Теге, китапларда ясыйлар бит әле, нәкъ шундый. Үзе зур түгел, колаклары тырпайган, койрыгын селкетә, үзе күлдән учларына су алып битен юа, үзе вакыт‑вакыт хәйләкәр елмаеп безгә карый. Тәннәр чымырдап китте. Бетте, минәйтәм, белая горячка. Хатын аерылып киткәндә әйткән иде, тагын берәр ел эчсәң, белая горячка булып, саташып үләчәксең дип, җитте шушы вакыт, дим. Күзләрне уып карыйм – югалмый. Иптәшемә таба борылсам, ул да күргән, йөзе ап-ак.
 
– Күрәсеңме? – ди.
 
Белая горячка вакытында кешегә тагын аракы салып бирергә дигәнне ишеткән бар бит инде. Салдык, карыйбыз – югалмый теге. Җитмәс, битен юудан туктап, ыржаеп туп‑туры безгә карап утыра. Койрыгын да болгаштырып ала. Коточкыч. Икебез бер төрле саташтык, малакаем. Кайсыбыз беренче сикереп торгандыр, хәтерләмим, кармак­ларны калдырып чаптык авылга. Теге җен безнең арттан чинап, ямьсез көлеп калды бугай. Кайту белән, авылдагы медичкага йөгердек. Ул вакытта система дигән нәрсәне куялар иде инде, сөйләп бирдек җен күргәнебезне, система сорадык. Атна буе урамга чыкмыйча диярлек яттык. Бездә берәүнең дә бу кадәр хәлгә төшкәне юк иде. Ятсам, төшкә теге җен керә, малай. Дустым белән дә шул хәл ди. Бермәлне айныдык, малай, күзләр ачылды, инде урамга да чыгабыз, эчмибез. Беркөнне капка төбендә утырганда безнең янга бер машина килеп туктады. Зур итеп «Цирк» дип язылган. Бер хатын белән бер ир төштеләр.
 
– Шулай‑шулай диләр, без Сергеевскта гастрольдә булганда маймылыбыз качты, инде ун көнләп эзлибез, сез аны күргәнсез икән, – диләр, малакаем.
 
Аңыштык инде. Тегене күргән җиргә алып бардык боларны. Һаман шунда яткан. Нәрсә ашагандыр, кайларда йоклагандыр – күл буеннан китмәгән. Исеме дә Микки иде бугай. Камышлар арасыннан табып чыктылар. Безгә булышкан өчен бераз акча да бирделәр. Тик шуннан айнылды инде. Икәү Сергеевскка барып эшкә кердек, өч‑дүрт айдан балаларны алып хатын кайтты. Шуннан бирле эчкән юк. Теге дус бер тапкыр «ычкынып» алды, тик тиз туктады. Менә шулай маймыл айнытты безне, малай...

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан
№ --- | 06.01.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»