поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.01.2015 Җәмгыять

Әдәбият капусы кемнәргә ачыла?

Әдәбият язмышына күпләр битараф түгел. Бу хакта якташлар белән дә бәхәскә тарыган чакларым була. Күпчелек фикеренчә, әдәбият язмышы мәктәпләрдә хәл ителә. Чыннан да, үсмер елларымда рус әдәбияты дәресләрендә башка сеңеп калганнар әле дә онытылмый. Лермонтовның “Безнең заман герое” үзе генә дә ни тора! Ә менә татар әдәбияты фәне исә яшь, хыялга бай рухыбызны романтик дулкыннарга көйләүдән шактый ерак иде кебек.

Ник дигәндә, дәреслекләрне төзүчеләр өчен дөньяны матурлык коткаруы түгел, ә сыйнфый көрәш кискенлеге мөһим иде. Әйе, Тукай бар иде дәреслектә, Такташ шигырьләре, янә килеп Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”, Галимҗан Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләре” күңелләрдә ниндидер яктылык калдыра алды кебек. Ә менә башкалары, шулар рәтендә Галимҗан Ибраһимовның “Фәхрине үтереп ташладылар”ы тешкә тиде. Җитмәсә, Саба урта мәктәбендә җәмгыять белеменнән керүче остаз Тәлгат Фатих улының: “Укымагыз татар совет әдәбиятын, корчаңгы әдәбият ул, аңа Фатих Әмирханнан соң аристократ килгәне юк, ә плебейләр шәхескә югары таләпләр куймый!”– дигәне минем күңелгә шыпылдап кереп утырды. Аның: КПСС 1968 елда ук таралачак, СССР җимереләчәк!” – дигән сүзләрен хәтерләүчеләр әле дә юк түгел дип беләм. Болар хакында яраткан газетабызда бер телгә алган идем, кабатлануым өчен гафу үтенәм, әмма аңа янә әйләнеп кайтуымның “ничарадан бичара”лыгы алга таба аңлашылыр. 

Укытучы булып эшләүче бер дустым мәкалә язсаң, мине телгә алмассың дигән шарт белән, гамәлдәге кайбер татар әдәбияты дәреслекләре белән таныштырды. Вәзгыятьне чамалар өчен мөхтәрәм укучыларыбызга да бу хакта мәгълүмат биреп узу артык булмас дип чамалыйм:
 
1) 5 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 1998 ел. Төзүчеләре: Фәнис Исламов, Әлфәт Закирҗанов. Язучылар: Мәгъсүм Латыйфуллин, Шамил Маннапов, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла һ.б.
 
2) 5 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 2004 ел. Төзүчеләре: Фәнис Исламов, Әлфәт Закирҗанов. Язучылар: Нәби Дәүли, Нури Арслан, Саҗидә Сөләйманова, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла, Шамил Маннапов, Фәнис Яруллин, Солтан Шәмси.
 
3) Татар әдәбияты (теория, тарих). Мәгариф, 2004 ел. Төзүчеләре: Дания Заһидуллина, Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев. Язучылар: Нурихан Фәттах, Мәхмүт Хәсәнов, Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин.
 
4) Балачак әдипләре. Мәгариф, 2002 ел. Рәис Даутов төзегән. Кереш сүзне Роберт Миңнуллин язган. Язучылар: Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Туфан Миңнуллин, Шамил Рәкыйпов, Нурихан Фәттах, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Миргазиян Юныс, Роберт Миңнуллин.
 
5) 7 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 2006 ел. Фәнни мөхәррир Азат Әхмәдуллин. Төзүче: Фоат Галимуллин – филология фәннәре докторы. Язучылар: Гариф Ахунов, Хәсән Сарьян, Нури Арслан, Әмирхан Еники.
 
6) 9 нче класс татар әдәбияты дәреслеге. Мәгариф, 2005 ел. Фәнни мөхәррир – Фоат Галимуллин – филология фәннәре докторы. Төзүчеләр: Закирә Хәбибуллина, Халидә Фәрдиева, Әнвәр Хуҗиәхмәт. Язучылар: Аяз Гыйләҗев, Самат Шакир, Илдар Юзеев, Эдуард Касыймов, Фәнис Яруллин, Миргазиян Юныс.
 
(Искәрмә: язучылар исемлегендә Тукай, Исхакыйлар да бар, тик аларны дәреслек төзүчеләр сайлаган әһелләр белән янәшә куярга яхшысынмадым).
 
Дәреслек төзүчеләрнең мантыйгын аңларга тырышам. Әллә соң кайсы авторларны сайларга, ә кайсын төшереп калдыру хакында телефон аша күрсәтмә биреләме? Йә булмаса, анда эләгү өчен исән язучылар арасында терсәк сугышы барамы? Әйтик, дәреслекләргә әсәрең эләгү гарантияле даими гонорар китерә икән, гаҗәпмени? Йә булмаса, анда эләгү кемнәргәдер үзләрен классиклар итеп санарга, башкаларга да шуны дәлилләргә нигезләмә буламы?
 
Әгәр дәреслек төзүчеләр татар балаларының барысы да безнең сыман бары тик филология сукмагыннан китәчәк дип саный икән, бу казах шагыйре Олжас Сөләймановның мәгълүм шигырендә бәян ителгәнчә, итекченең барча авылдашлары өчен дә итекне тик үз үлчәменә турылап тегүенә охшап кала. Үземнән, техник белемле танышларымнан беләм, без, әйтик, Адлер ага Тимергалин фантастикасына мөкиббән идек. Әле бит фән-техника җәһәтеннән алга киткән япон халкы фикеренчә, фантастикасыз халыкның да, әдәбиятның да киләчәге юк.
 
Миңа калса, дәреслекләргә халкыбызга мәхәббәттә аңлашуга тиң әсәрләр үтәргә тиеш. Геройлары (Рушадлар, Нәркисләр, Әлтәфиләр, Әркәшәләр) мөстәкыйль тормыш белән арабызда яши торган әсәрләр.
 
Кемне ничектер, шәхсән үземне халык мәхәббәтен казанган Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына карата тискәре мөнәсәбәт тетрәтте. Аптырагач, юллап табып, 10нчы класс татар әдәбияты дәреслеген дә башыннан азагынача актардым, тик эзләгәннәремне очратмадым.
 
Китап төзүче әфәнделәр, әйтегезче, дәреслеккә автор буларак эләгү өчен ни кирәк? Депутат булумы? Әгәр шулай икән, киләчәктә дәреслекләргә Рөстәм Зәкуан шигырьләре дә эләгәчәкме? Ә нишләп депутат булып алган Равил Фәйзуллинга дәреслектә урын бирелгән, ә Фәүзия Бәйрәмовага юк. Ханым “Бердәм Россия” фиркасе әгъзасы булмаган өченме? Тукта, тукта... Ә ни өчен депутат та түгел, хаким фиркадә дә тормаучы Марсель Галиев дәреслеккә узды, алай булгач? Бәлки әүвәле “халык шагыйре” исеме алуны хәл итәргә, аннары дәреслеккә эләгү турында хыялланасыдыр? Ул очракта шундый исеме булган Мөхәммәт ага Мәһдиевне “бусагадан” уздырмау аңлашылмый. Аннары, мондый принцип буенча эш иткән тәкъдирдә киләчәктә дәреслекләребездә Тукай, Исхакыйга урын бирелү дә, кем әйтмешли, сорау астында кала түгелме? Ә бәлки Адлер Тимергалин һәм Мөхәммәт Мәһдиев кебек гигантларны дәреслек бусагасыннан уздырмавыгыз анда узганнарны кыен янәшәлектә калдырмауны кайгыртудандыр? Уникаль әдипләр Айдар Хәлим, Фәнзаман Баттал, Локман Закир кебек талантларның әсәрләре дә аларныкын күләгәләргә мөмкин дип саныйсызмы?
 
Дәреслеккә узу-узмау телефоннан әмер бирү, яки мәнфәгатьләр уртаклыгы, син – миңа, мин – сиңа кагыйдәсе буенча хәл ителә микән әллә? Тәмам аптыраган! Шунысын әйтә алам, бу дәреслекләр, минем карашка, мәктәп укучысы күңелен яулап, татар әдәбиятына мәхәббәт уятуны күздә тотып төзелмәгән. Әлбәттә, дәреслекләрне чыгарганда финанслау мәсьәләсен хәл итүне кайгыртып, кайбер авторларны дәреслек түренә уздыруларны аңларга да була, дөнья бит. Ләкин Мөхәммәт Мәһдиевне әдәбияттан куалау хисабына түгел!
 
Бүген татар теленең парламентта, хакимият даирәләрендә кулланылышы дәрәҗәсен һәм мәктәпләрдә дәреслекне нинди аудитория кабул итәргә тиешлеген чамалап, һәм яшь буында татар теленә, әдәбиятына дошманлык хисләре кабызудан сакланып, бөтенләй икенче төрле әсәрләр сайлау кирәк иде кебек дәреслек төзүчеләребезгә. Замандаш әдипләрдән балалар өчен Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырьләре рәсми “бөек”ләрнекенә караганда күпкә кулайрак икәнен “Татар балалар шигърияте һәм орчык малай Биктырыш” дигән китабында Айдар Хәлим дә җиткелекле исбатлады лабаса. Аның фикерен матбугатта кире кагулар күзгә чалынмады. Әлбәттә, Мөхәммәт аганың “Без кырык беренче ел балалары” бәянын сайлау зарур, “ата кара тараканның кан әйләнеше”ннән килер буыннар гафил калырга тиеш түгел! Аның “Фронтовиклар”ы, “Каз канатлары” атлы шедеврлары белән дә өлешчә булса да танышу ляземдер алмаш буынга. Кодрәтемнән килсә, Газиз Мөхәммәтшинның “Кояш кызы” бәянына да урын бирер идем. Ул үтә җиңел укыла, романтик эчтәлекле, бүгенге яшүсмерләрне дә җилкетә алырлык. Айдар 
Хәлим, Зөлфәт, Мөдәррис, Акмал, Фәннур Сафин, Эдуард Мостафин шигырьләренә юл ачар идем. Факил Сафинның “Гөлҗиһан”ына һәм “Биек тауның башларында”сына. Әгәр форсат чыкса, бик үтенсәләр, Айдар Хәлим матбугатка чыгып, күккә чөеп мактаган, җыр канатларына күтәрелгән “Бүре” атлы шигыремне шул максат өчен хуп күрсәләр, карышмам күк.
 
Кем соң син, ни хакың бар болай остарып, безне өйрәтергә дип ярсулары мөмкин кайбер сабырсыз, тәкәббер “бөекләр”ебезнең. Аларга җавабым: Конституциянең икенче маддәсен укып багыгыз, хөрмәтлеләр. Ә анда һәр кеше, шул исәптән мин фәкыйрегез дә дәүләт өчен иң югары кыйммәткә ия (высшая ценность) диелгән. Ә дәүләт чиновниклары, депутат булып сайланган вәкаләтлеләребез, шулар ихтыяры белән балаларыбыз, оныкларыбыз өчен дәреслек төзүчеләр минем һәм башка бик күпләрнең сүзләренә колак салырга, фикерләрен искә алырга, җиң сызганып, армый-талмый гражданнарга хезмәт итәргә тиешләр. Әмма үз нәфесләренә, графоман әшнәләренә, кирәкле кишер яфракларына түгел.

Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.01.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»