поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.01.2015 Җәмгыять

Римзил Вәли: Булдырмаучылар һәм булдыручылар

Яңа ел алдыннан күзгә ташланган ике вакыйга милләтебез язмышын хәл итү юллары турында уйларга мәҗбүр итә. Бер карасаң, бу ике вакыйга әллә ни искитәрлек тә түгел, алар арасында бернинди элемтә дә юк кебек. Аларның беренчесе – көендергеч (бу төенне тиз генә чишеп тә булмыйдыр). Икенчесе – гади шатлык чыганагы, сәләтле татар егетенең беренче казанышы уяткан матур тәэсир. Һәр ике вакыйга гадәти хәл кебегрәк күренә. Әмма ләкин...

Сабыйларны милли тәрбиядән кемнәр мәхрүм итә?
 
Казанда татарча яши торган балалар бакчасы оештыру турында зыялылар күптән хыяллана. Андый хәстәрлекләр кайбер нәтиҗәләргә китерә башлаган иде кебек. Башкаланың Спартак урамында, Азино бистәсендә, тагын кайбер урыннарда, республиканың шәһәрләрендә андый омтылышлар турында ишеткәнем, кайберләрен күргәнем дә бар. Ләкин бу – еш очрый торган һәм җиңел генә гамәлгә куела торган проект түгел. Оештыру, матди якларны хәл итү, методика, кадрлар табу һәм... балаларны, ата-аналарны сайлап алу. Соңгысы бигрәк тә четерекле. Газиз баласын, кадерле оныгын ата-баба йолалары буенча туган тел мохитендә тәрбияләү – һәркемнең иң татлы хыялы. Ләкин төп “тәрбияче” – мохит дигән нәрсә бар. Тагын әле урам, ишек алды, мәктәп коридоры, баланың дус-ишләре, җәмәгатьчелек фикере дә тәэсир итә. Баланың милли рухлы булып үсүе менә шул тирәлектән дә тора. Чөнки сабыйларыбыз космоста түгел, реаль яшәү урынында үсә. Иҗтимагый аң, әхлак-тәртип, дус-иш фикере кебек стихияләр артында институтта уку, БДИның нинди телдә кабул ителү факторлары урмандагы бүре кебек карап көтеп тора.
 
Баланың милли рухы, туган теле шулкадәр четерекле мәсьәлә ки, аны чишү иң куәтле затларга җиңел бирелми. Шул ук тирәлек, мохит, шул ук фикер-гадәт инерциясе тәэсире бар бит. Берничә ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган телне өйрәтү турында аянычлы сүзләрен телевизордан күреп- ишетеп калдым. Игътибарлы бөтен халык шаһит: атналык киңәшмәдә Президентыбыз үзенең улы Искәндәрнең балалар бакчасына баргач, туган телен онытып кайтуын әйтте. Зур хакыйкать бар бу ихлас борчылуда.
 
Неужели шуны да булдыра алмыйбыз? Мондый сорауга эш белән җавап бирелә кебек. Балалар бакчасында башта 65 сүз, икенче елда 125 сүз өйрәнү стандарты чыкты. Аерым бакчаларда бәйрәмнәр, төрле кичәләр үткәрелгәнен беләм. Ләкин минем аларны күргәнем юк. Бары тик узган ел Түбән Каманың “Шинник” сараенда татарча үткән чыршы бәйрәмен генә күрергә насыйп булды. Үз оныгым бик шәп бакчага йөрсә дә, татарча сүзләр өйрәнеп кайтмады. Чөнки мохит башкарак иде. Тәрбиячеләр дә белмәгән телне бала ничек куллансын?
 
Мәгариф министрының татарча сүзләр ятлау турындагы фәрманы балалар бакчаларында ничек үтәлгәнен белә алмадым. Чөнки хәлләр төрлечә. Кешеләрдән тора. Чөнки (диккать итегез!) балалар бакчалары һәм мәктәпләр муниципаль хакимият карамагында. Район, шәһәр башлыклары, мәгариф чиновниклары кайнашкан бу казанга якын бара алмыйсың. Теләсә кем бакчага, мәктәпкә барып тыгыла алмый, иминлек проблемасы да бар.
 
Intertat.ru басмасының хәбәрчесен “Мәрҗән” балалар бакчасына кертмәгәннәр. Димәк хәлләре шундый, ишекне ачмаска хаклары да бар күрәсең. Журналист Гүзәл Насыйбуллинаның шушы электрон газетада 29 декабрьдә басылган “Мәрҗән”нең милли була алмавына кем гаепле?” мәкаләсендә бәян ителгән вакыйгалар чәчләрне үрә торгыза. Бу баткаклы вәзгыятьтән ничек чыгу турында киңәшләшергә кирәк.
 
Чыннан да, Алсу Хафизова һәм аңа ярдәм итүчеләр изге эшкә тотынган. Татар теле, милли традицияләр, кием-салым, бинаның эчке бизәлеше, хәләл ашату, рухиятне үзебезчә аңлату – нинди гүзәл ниятләр булган бит! Әмма кырыс тормыш хакыйкате үзен белдергән. Гавәм ничек тә, мохит нинди соң? Мәгълүм ки, балалар бакчасына урынны электрон чират буенча бүләләр. Гаделлек хакына, хәрәмләшмәсеннәр өчен. Казанда Беляева атлы ханым үз баласының татарча, мөселманча тәрбия алачагын, хәләл аш ашаячагын белеп, матбугатта тавыш чыгарды. Аның язмасын укыгач та, нинди җәнҗал чыгачагын сизенгән идем. Милләтара һәм динара каршылык туу мөмкинлеген аңлау кыен булмады. Чөнки Беляева күршедә яшәүче милләтнең үз тормышына тәэсир итүен теләми. Үз баласын башка төркемгә яки икенче берәр бакчага күчерергә генә күнмичә, ул үз шикаятен масс-медиа аша киң халыкка тарата. Җинаять кодексынын милләтара ызгыш кузгату турындагы 282 нче матдәсеннән дә өрекми ул. Ул “Мәрҗән” бакчасын оештыручыларны “фаш итә”.
 
Ни әйтергә соң бу уңайдан? Һәр милләтнең, һәр диннең үз гадәтләре, үз традицияләре бар. Бөтен дөньяда хәләл ашау өчен аерым кафе, хәләл азык сатучы кибет бүлеге табигый санала. Ләкин Беляеваның мөселманлыкка бәйле проекттан коты очкан. Бәлки ул мөселманча тәрбияләүне терроризм дип кабул итә торгандыр? Ислам төшенчәсен экстремизм мәгънәсе белән бәйләп аңлатучы хәбәрләр көн саен китеп тора ич!
 
Бу хәлгә әһле-мөслимнәр дә аптырыйдыр. Аракыны балаларга күрсәтеп эчү, телевизор аша хәмер, шәрә йөрүчеләр, азгынлык күрсәтү, наркоманнар, эстрада сәхнәсендә ир белән хатын аермасын буташтыру кебек күренешләр, эчкечелек аркасында килеп чыккан җинаятьләр нормаль һәм гадәти хәлләр түгел. Ләкин алар бар һәм аларны беркем дә яшерми дә, алардан оялмый да. Ә үз балаңны милли рухта тәрбияләү язык эшме?
 
Белмим анысын. Моны тикшереп, төпле нәтиҗә ясарга кирәк. Беренчедән, электрон чиратта милли компонент программасы да булырга тиеш. Беляевага татар бакчасын түгел, үзенә кирәген бүлсеннәр. Икенчедән, теләсә нинди бакчада рус һәм татар төркемнәре эшләү гадәткә керсен.
 
Өченчедән, күп милләтле җәмгыятьтә бер-береңә ихтирам, күршеләрнең милли мәдәниятенә, теленә хөрмәт һәркайда яшәү тәртибе булырга тиеш. Димәк җәмәгатьчелекнең, мәгълүмат чараларының, журналистларның эшенә дә үзгәреш кертәсе бар. Телләр өйрәнү, татар телен куллану гамәлләре сүздә генә калмаска тиеш. Идеологиядә, мәдәнияттә “приписка”лар, ялган хисаплар һәрвакыт килеп чыга, иртәме-соңмы фаш ителә алар. Бу очракта ниндидер эшнең нәтиҗәсезлеге күзгә ташлана.
 
Дүртенчедән, балалар бакчасында, мәктәптә дингә өйрәтүгә ипләбрәк карарга кирәктер. Дин бит ул шәхси мәсьәлә, Конституциянең аңа бәйле матдәсендә “намус иреге” дигән термин кулланылган.
 
Иман, туган тел иң башта гаиләдә иңдерелә. Дөньяви тормышта төрле милләтләр, диннәр бер-берсе белән янәшә хәрәкәт итә. Дәүләт чараларында, яңа төзелешләр, хәрби көймәләр, ракеталар корылганда бер генә дин рухание күрсәк, борчылабыз. Мәктәпләргә диннәр тарихы түгел, православ мәдәният нигезләре кертү дә шатландырмый безне. Гомумән, балаларга мәктәптә чит дин аңлатуга сөенмибез. Һәркемгә үз дине, үз милләте килешә. Кешенекенә тимибез, үзебезнең иманга да кагылмасыннар. Бу бик нәзберек мәсьәлә белән эш иткәндә ипләп кыланырга кирәк. Берәүләр синең әзер яшәү рәвешеңне аңлар, икенчеләр, бәлки, төшенмәс. Димәк, аңлашырга кирәк.
 
Тагын шунысын әйтим әле: балаларга милли рух туган тел, матур әдәбият, мәдәният, җырлар аша аңлатылса әйбәт булыр иде. Үз балаларыбыз, ата-аналарыбыз еш кына моңа әзер булып бетә алмый шул.
 
Иң аянычы нәрсәдә? “Мәрҗән” бакчасы мөдире Алсу ханымның “биредә милли мохит булмый”, дип белдерүендә. Димәк килеп чыккан тавыш аның җанына тигән, аның рухын өркеткән. Күпләр андый чакта бөтенләй сына һәм милли хисен мәңгегә яшереп куя. Бу кызганыч, әлбәттә. Чөнки еш кына махсус оештырылган провокацияләр дә була. Чын иман барлык сынауларны да зур сабырлык белән җиңеп чыга ала!
 
“Сабыйларны милли тәрбиядән кемнәр мәхрүм итә?” дигән сорауны бары тик тарихка, хакимияткә юнәлтү дөрес булмас. Үзебездә дә гамьсезлек, битарафлык, мокытлык җитәрлек шул.
 
Үзебезнең булдырмавыбызны тану җиңел түгел. Соңгы елларда күпме бөек эшләр майтарсак та, балаларга, яшьләргә милли тәрбия бирүдә, шәһәрдә милли мохит тудыруда хәзергә “булдырдык” дип әйтә алмыйбыз. Киләчәккә кала бу изге гамәл. Яңа елда бу юлдан барырга насыйп итсен Ходай. Бергәләшеп ихлас алынсак, булдырырбыз, иншалла. Әгәр барыбыз да реаль вәзгыятьне аңлап, эш рәтен белеп торса.
 
Иң яманы – “Мәрҗән” бакчасындагы шушы гадәттән тыш хәл турындагы мәкаләгә бик күпләрнең битараф калуында. Яңа елда башка газеталар, журналлар, телевидение, радиоканаллар, татар милли оешмалары Казандагы милли тормышка күбрәк игътибар бирсен иде. Чит төбәкләрдәге милли яшәеш тәҗрибәсе, халыкның үзешчән гамәлләре безгә үрнәк булырлык. Казандагы милли оешмаларның, муниципаль хакимиятнең, мәгариф системасының “булдыра алуы” кайчандыр күренер дип өметләник. Шагыйрь Равил Фәйзуллин язганча, “Казан мәллә туган телне оныту башкаласы?” дип өзгәләнүләр артта калсын иде.
 
Тыйнак Ильяс Казанны яуларга кайткан
 
Яңа елга депрессив кәеф белән аяк атлап керәсе килми. Болай да аяныч сәбәпләр күп. Бик күңелле, уңай гамәлләр дә, “булдырабыз”ны раслаган мисаллар да, шөкер, җитәрлек. Мин шуларның берсен генә сезгә җиткерәм.
 
Ильяс Камалның 28 декабрь кичендә филармония залында үткән беренче концерты Казан һәм милләт тарихына кереп калыр дип өметләнәм. Чөнки бу хакта интернетның социаль челтәрләрендә шул кичтә үк яздылар, фоторәсемнәр, видеолар куйдылар. Челтәргә чыккан вакыйга югалмый, аның авазы дөньяга тарала. Ильяс Камалның бенефисы да матбугат, телевидение игътибарын җәлеп итмәде бугай. Бу хакта хәзергә укымадым да, ишетмәдем дә, телевизион тапшыру да карамадым. “Мәрҗән” бакчасы темасы кебегрәк дияр идем, Ильяска каршы чыгучы карагруһлар юк, Аллага шөкер.
 
Кем соң ул Ильяс Камал? Җиде ел элек рәссам һәм телеоператор Фәйзрахман Камалов хатыны Гөлзада, ике малайларын төяп, Петербургтагы фатирларын ташлап Казанга кайтты. Зур авырлыклар белән дөнья көтеп, йорт салып керделәр, Казанга күнектеләр. Үзләре Башкортстанның Чакмагыш, Илеш ягыннан булсалар да, ата-баба җире, яшьләрне үстерүче “Сәләт” оешмасы, милли уку йортлары, сәнгать үзәкләре гөрләп торган Казан тартты аларны. Балалар хакына, аларга белем бирү, сәнгатькә өйрәтү, сәләтләрен үстерү хакына. Камаловларның кече улы Салават хәзер техник университетта укый, компьютерга, телләргә сәләтләре күп аның. Аның абыйсы Ильяс Казан музыка көллиятен тәмамлады, хәзер консерваториянең виолончель һәм композиторлык бүлекләренең (берьюлы ике белгечлек буенча!) белем ала. Лариса Масловадан сабак алган яшь музыкант хәзер виолончель буенча Альберт Әсәдуллинда белем ала. Бөтенроссия конкурсында лауреат булып кайтканы да бар.
 
2014 елның соңгы якшәмбесендә Ильяс Камалов концертына мин яшь талантка рухи таяныч булыр өчен бардым. Залда бер дистә ярым булса да кеше утырса, студент кеше өчен ярап торыр ди уйлаган идем. Барып керсәм, филармония гөрләп тора. Илһам, Әлфия, Салаватлар чыгыш ясый торган зур залның дүрттән өч өлеше башта ук тулган иде. Ә концерт турында интернетта “грандиозный” дип яздылар. 1 сәгать 15 минут дип уйланылган концерт озаграк барды. Консерваториянең Ринат Халитов җитәкчелегендәге “Татарика”оркестры, затлы тавышлы Владимир Васильев (ул филармония проектларын оештыручы да әле), халыкчан вокал классигы Георгий Ибушев, талантлы җырчылар Регина Вәлиева, Гөлнара Байназарова, концертмейстер Роман Чуйнов, концертны алып баручылар Алсу Мөлекова һәм Ришат Әхмәдуллин, сәхнәдәге электрон сурәтләрнең матурлыгы, байлыгы, репертуарның муллыгы һәм шушы мәдәни оҗмахның уртасында 4 нче курс студенты Ильясның балкып торуы, аның виолончельдә оркестрга һәм фортепьянога кушылып уйнавы, тамашачының гөрләтеп кул чабуы залда уртак шатлык давылын кузгатты.
 
Бу – хәзерге милли күтәрелешнең билгесе, дип уйлыйм мин. Петербургта торып та чын татарча яшәгән Камаловлар үз көчләре белән Казанда урнаштылар, дуслар таптылар, эшләделәр, камилләштеләр. Алар милли туплануның, рухи инкыйлабның каһарманнары дип уйлыйм. Тыйнак, оялчан Ильясның (аңа әле 22 генә яшь) шундый зур казанышлары, иҗат җимешләренең төп өлеше бер кичтә халыкка күрсәтелгәч, аның нинди масштабтагы сәнгать әдибе булып үсеп килгәне күренә. Җиһановлар, Яхиннар, Монасыйповлар, Мозаффаровлар искә төшә. Ахиярова, Кәлимуллин, Ш.Шәрифуллин иҗатлары белән чагыштырырлык иҗади киләчәк насыйп булсын иде аңа. Залда атаклы квартет җитәкчесе, маэстро Рөстәм Әббәзов утырганын күргәч килде бу фикерләр.
 
Яңа ел алдыннан сәләтле, эшчән, тыйнак егетнең иҗади хисап тотуы, консерваториянең, филармониянең яшь иҗатчыга хөрмәт күрсәтүе сокландыра да, гаҗәпләндерә дә. Ильяс та, бу кичәне оештыручылар барысы да – чын “булдыручылар”!
 
Шулай итеп, “химаячелек” ниятеннән ярдәм итәм дип барган тамашадан чын мәдәни ләззәт алып кайттым, кеше тавышы белән җырлаган виолончель моңын тыңлап, матур хисләр кичердем. Бу кичәне оештырган кешеләрнең иманлы, илһамлы җаны күңелгә үтеп керде. Ә матбугат, телевидение бу хәлне хәзергә күрми калган икән, анысына рәнҗемик. Килер бер көн, танырлар, яңа шәхесләрне, матур гамәлләрне күрерләр. Яңа елда позитив куәт бирүче урыннарны, шәхесләрне эзләү генә тукталмасын.
 
Бу язманы intertat.ru басмасында укып, әлеге сенсацияне белүчеләр өчен дә шатланам. Бар ул кызыклы, мәгънәле хәлләр! 2015 ел кыен булса да, ул милләтебезгә яңа шатлыклар һәм табышлар китерсен!
 

---
Интертат.ру
№ --- | 05.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»