|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2015 Җәмгыять
Теләчедә ятим авыру балалар йорты ачылды (ФОТО)Бүген, 4 гыйнварда, Теләче районы Иске Җөри авылында зәгыйфь, физик мөмкинлекләре чикләнгән ятим сабыйлар өчен балалар йорты ачылды. Әлеге йорт “Ярдәм” милли Ислам хәйрия фонды ярдәме һәм “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов инициативасы, тырышлыгы белән эшли башлады. Иске Җөридәге ятим балалар йортын ачуда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Россиянең башка регионнарыннан да дин әһелләре, имамнар һәм башка күп кунаклар катнашты.
Теләче районындагы инвалид ятим сабыйлар йортына беренче балалар 2014 елның 22 гыйнварында китерелде. Бүген биредә язмыш тарафыннан кыерсытылып, бик авыр хәлдә калган балалар тәрбияләнә. Монда начар күрүчеләр дә, Даун синдромы, балалар церебраль параличы белән интегүче сабыйлар да бар. Арада дөм ятимнәр булса да, күпчелеге — әти-әниләре тарафыннан читкә кагылган балалар.
Бу йортта сабыйлар үзләрен чын гаиләдәге кебек хис итсен өчен приютта бөтен шартлар тудырылган. Әлеге проект Татарстан мөфтиятенең өч елны күзаллаган социаль программасына нигезләнеп башкарыла. Балалар йорты ачуның төп максаты — сабыйларның чире белән генә көрәшү түгел, ә аларны олы тормыш юлына да әзерләү.
Фото: tulachi.tatarstan.ru
--- |
Иң күп укылган
|