поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.01.2015 Язмыш

Адашкан аккошлар (ХИКӘЯ)

Әнисе Кәшифә белән яшәп яткан Гаяз икенче хатын алып килде. Беренче хатынын аерганга ярты ел узса да, аны оныта алмаганга, дөресрәге, аны онытыр өчен, күңеленнән сызып ташлар өчен өйләнде ул үзеннән унике яшькә яшь клуб мөдире Рәсимәгә. Аның исәбенчә, барып чыгарга тиеш иде аларның тормышлары.

Гаяз – колхозның беренче кешеләренең берсе, белемле экономист. Төшеп калганнардан түгел. Тау хәтле өр-яңа йорты әллә каян балкып тора. Яшь, чибәр Рәсимә күз өстендәге каш кебек, уңган, булдыклы, талантлы. Район буенча иң артта калган клубларын ике ел эчендә әнә ничек алга чыгарды. Председатель артыннан калмыйча, клубка гармун, балалайка кебек уен кораллары кайтартты. Оештыра белгәч, шушы гади генә авылда да талантлы кешеләре табылуын әйт әле син! Кемдер матур гына җырлый белә икән. Кемдер ачылмаган биюче сәләтләрен яшереп йөргән. Әллә нинди уку йорты бетмәсә дә, Рәсимә гармунда үзе өздереп уйный, таш күңелне дә эретерлек итеп җырлый. Район буенча әллә кайларда катнаша башладылар авыл “әртисләре”. Әйе, Гаяз фикеренчә, ул яңа хатыны белән бик тә, барлык яктан да пар килгәннәр. Барып чыгарга тиеш тормыш!.. Тик шунысын гына искә алмады Гаяз: алар арасында мәхәббәт юк иде...
 
Сигезенче Март бәйрәме уңаена авыл “әртисләре” клубта кичә оештырдылар. Ир-егетләр хатын-кызларга багышлап җылы-җылы котлау сүзләре әйттеләр. Алдынгы апа-сеңелләргә бүләкләр бирелде. Балалар чыгыш ясады. Бер төркем кызлар чыгып татар биюен оста гына башкардылар. Гаяз түземсезләнеп хатынының сәхнәгә чыкканын көтте. Бәйрәм кичәсенең ахырында гына сәхнәгә озын күлмәк кигән, саргылт чәчләрен иңенә таратып салган, кулына гармун тоткан Рәсимә чыкты. Гармунының төймәсенә басу белән Рәсимә бар халыкны әсир итте. Ул гына тойган, ул гына тудыра алган моң, гармун телләре аша кешеләрнең йөрәгенә кагылып, чиртеп, сыйпап, әллә ниләр кузгатты... Әллә кемне эзләде Рәсимәнең күкрәгенә сыймаган моңы... Яратам, яши алмыйм синсез, диде... Кайда син? диде... Гаяз аңлады, бу моңнар аңа арналмаган, аңа багышланмаган иде. Рәсимә сәхнәдән әллә кайларда югалган мәхәббәтен эзләде... Ул бүген бәйрәм икәнлеген дә онытты, ахры. Гармуны ул булып сызды, елады, үкседе... Халык, Рәсимәгә кат-кат кул чабып, сәхнәгә тагын-тагын чакырды. Җырчыдан күзен алмый карап утырган Гаяз хатыны йөрәгеннән ташкан бу моңнарның үзенә кагылмаганын аңлый иде. Әйе, нишлисең, гомергә бергә тормыш корырга исәпләре булса да, алар арасында шундый кирәкле, шундый тансык җылылык, якынлык юк иде шул. Өйдә чакта төнбоек чәчәгедәй йомылып, басылып кына йөргән Рәсимә менә шулай сәхнәдә генә ачыла. Күңелендәге бар сагышын гармуны аша сөйли, бушата. Иң гаҗәбе, Рәсимәне тыңлаганда Гаязның күз алдыннан аның беренче хатыны Ләбибә, аның сыны, аның йөзе китмәде. Рәсимә, әйтерсең дә, Гаяз һәм Ләбибә хакында җырлый... Нигә сакламадык без сөюебезне, Ләбибә? Кайда син бүген?.. 
 
...Гаяз Ләбибә белән күрше авылга кызлар күзләргә баргач танышты. Ябык кына гәүдәле, Һәрчак елмаерга әзер, ягымлы, зәңгәр күзле, оялчан гына кызны кичен өенә хәтле озата барды. Авыл кызларын чит егетләргә бирергә теләмичә артларыннан кыйнарга куып килгән сугыш чукмарларыннан качып, кыз белән егет, җитәкләшеп, тыкрыкка төшеп йөгерделәр. Яннарыннан дөп-дөп чабып үткән алты егеттән таллык арасына кереп яшеренделәр. Шунда беренче тапкыр иреннәре иренгә кушылды... Кыз гомеренә беренче тапкыр назлы сүзләр ишетте: “Аккошым минем...”. Ләбибәнең бу кара чәчле, ачык карашлы егетне авылдаш малайлардан һич кенә дә тидерәсе килми иде. Нинди хәл бу? Нинди кыргыйлык?! Һәркемнең үз теләгәне белән очрашырга хакы бар! Тик һәр авылның язылмаган кануннары бар шул. Гаяз шөрләмәде, авыл егетләреннән кыйнала-кыйнала, үзе дә кемнедер тукмый-тукмый, Ләбибә янына йөрүеннән туктамады. Аннан ул хәрби хезмәткә алынды. Бер-берсен көтәргә вәгъдәләр биреп аерылыштылар... Ләбибә башлангыч мәктәп укытучысына укырга керде...
 
... Бәйрәм кичәсе тәмамланды. Өйгә кайткач моңлы, хисле Рәсимә тагын басынкы, аз сүзле, салкын йөрәкле хатынга әйләнде. Гаяз кайвакыт, хатынына карап-карап тора да, аңлый алмагач, үзеннән үзе гаҗизләнеп куя. Ни белә ул Рәсимә турында? Берни дә белми диярлек. Ике ел элек күрше районнан авыл клубына килеп урнашкан талантлы, җырлы-моңлы кыз. Бар белгәне шул гына. Ни йөртәсең син күңелеңдә, моңлы кош? Нигә болай сагышлысың? Кем яндыра йөрәгеңне? Кемне сагынып елыйсың? Яратмагач нигә чыктың Гаязга? Түзәсең түзүен. Сөймәгән иреңә түзәсең. Улыннан башка беркемне дә яратмаган усал бианаңа түзәсең. Тик күпмегә барыр икән түземең?.. Гаяз күпме генә тырышмасын, хатыны белән арасы җылынмады. Киресенчә, икесе дә уйларында башканы йөрткән ир белән хатынның арасы суынганнан суына гына барды. 
 
Кичке елга буенда тагын гармун елады. Рәсимә булып, аның сагышын моңга салып, үзенеке итеп елады, үкседе гармункай... Аерылып төшәрдәй булып, күрекле йөрәген ачып, сузылып-сузылып сызды. Ишет мине, сөйгән ярым! Кайда син?! Мин монда... Синсез гомерем заяга үтә... эзләп тап мине!.. Үзәк өзгеч моң, каршы ярга бәрелеп, тагын да көчлерәк яңгырады. Камышлар, иелешеп, ни турындадыр пышылдашып алдылар. Җиңелчә җил, көчәеп, гармун моңын эләктерде дә, әллә кайда, әллә кемне эзләп китте... Елга ярында, әйтерсең дә, парыннан аерылган ялгыз аккош үзәк өзгеч аваз салды... Адашкан аккошлар... Кая синең парың, аккошкай? Аннан гармун, әкрен генә тына-тына, ишетелер-ишетелмәс кенә моң чыгарып, йомылып, Рәсимәнең күкрәгенә сыенды. Үзем генә беләм... үзем генә... Тимәгез миңа... кагылмагыз миңа... 
 
Болдырда тәмәкесен төнәтеп утырган Гаязның гармун тавышыннан йөрәге телгәләнде. Ләбибәне хәтерләтеп елый бит гармун... Ләбибә турында өзгәләнә... Кайда син, Ләбибә, беренче хатыным? Аккошым минем! Адашкан аккошым! Нигә болай килеп чыкты? Сөеп-сөелеп кавышкан да идек бит синең белән! Без бит синең белән нинди тиң идек! Син мине аңладың, ә мин сине...Гаеплемен синең алда, Ләбибә... Саклый алмадым сөюебезне. Яклый алмадым. Әнинең кыерсытуыннан сине аралап кала алмадым. Килен кешенең нинди генә булуына карамастан, аны дошманнарча күралмаган бианай булды шул әни. Өйдә ни эшләсәң дә, ничек тырышып эшләсәң дә, аңа ярый алмадың. Мин өйдә юк чакта әни сине җәберләде, тавыш чыгарды. Ә мин синең елап шешенгән күзләреңә ышанмадым. Үземне ялгыз үстергән әнине кыерсытасым килмәде. Әйдә, читкә китик, дидең. Яшьбез, югалмабыз, дидең. Юк, мин каршы булдым. Яңа салган йортымны ташлап кая китим? Ике ел түздең, түздең дә, үзең мине ташлап киттең...
 
Йөрәгендә үзе генә белгән серне йөрткән моңлы-хисле Рәсимә дә ташлап китте ирен. Аңлашырга дип үз авылына кайтып киткән хатыны артыннан килгән Гаяздан гафу үтенде Рәсимә: “Яратмыйм мин сине, Гаяз. Гафу ит. Булдыра алмыйм мин мәхәббәтсез яшәргә. Нигә сиңа чыкканымны үзем дә белмим...” . 
 
Гаязның коры исәп белән генә корган гайләсе тагын таркалды. Моңлы сандугачны исәп-хисап белән генә тотып булмый шул. Читлектә, әсирлектә озак яши алмый шул ул. Мәхәббәтсез читлектә... Күпмедер вакыттан соң Гаяз Рәсимәнең сөеп йөргән кешесе белән кавышканын ишеткәч, җиңел сулап куйды. Бәхетле бул, моңлы кош. Бик тә лаеклы син бәхеткә...
 
Беркөн көтмәгәндә Гаяз Ләбибәдән хат алды: “ Гаяз, тәүге һәм соңгы мәхәббәтем. Мин сине оныта алмыйм. Мин Свердловск өлкәсендә яшим. Кирәк булсам, эзләп тап...”. Икенче көнне Гаяз җыенып ерак юлга чыкты. 
 

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 04.01.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»