|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.01.2015 Авыл
Тешең барында тешлә, көчең барында эшлә“Тешең барында тешлә, көчең барында эшлә”, ди татар халык мәкале. Челно-Вершины авылының уңган ир-егете, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгизәр Мәҗит улы ЗИННУРОВның күрше Токмаклы авылындагы сарык фермасына аяк баскач, исемә менә нәкъ шул килеп төште. - Мин районыбызның полиция бүлегендә күп еллар участок инспекторы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Берничә авылны берләштергән бу участокта эш ифратта күп булып, эшләве бик җиңел булмады, әлбәттә. Ә хәзер буш вакыт җитәрлек. Шулай ни эшләргә инде, дип уйланып, газеталар караштыргалап утырганда, авыл хуҗалыгы фермерларына грантлар бирелүе турындагы язмага тап булдым, - дип әңгәмәбезне башлап җибәрде Илгизәр әфәнде.
- Менә шул чагында: “Әллә миннән фермер килеп чыкмасмы?” - дип уйлап куйдым. Чөнки озак еллар шәхси хуҗалыгымда терлек асрап яшәгән кеше бит мин. Шуннан соң хатыным Гөлназ белән киңәштек тә эшкә керешергә булдык.
Башта сыерлар белән эшләргә теләгән идем дә, уйлана торгач, бик матавыклы эш дип, бу уемнан кире кайттым. Хәзер авылда сыер савучыларны табуы да кыен бит.
Соңрак грант откач, Кошки районының “Дружба” совхозыннан нәселле эре сарыклар сатып алып, шуларны үрчетә башладым. Бүген аларның саны ике йөз башка кадәр җитте инде. Сарыкларым елына икешәр мәртәбә икешәр бәрән китерәләр. Яшь чагымда мал табибы һөнәрен үзләштерүем дә ярап куйды. Өр-яңа абзар, ашлык саклар өчен амбар, кечкенә генә булса да, буш вакытларда ял итәр өчен өй салдым. Биредә кое да казыттым.
Киләчәктә эшемне тагын да киңәйтергә уйлыйм. Кул астымда эшләүче ике хезмәткәр бар. Алар җәен көтү көтәләр, кышын малларны ашатып-эчертеп, асларын тирестән тазарталар. Сарыкларны корбанга чалырга да симертәбез. Итләтә дә сатам, чөнки сарык ите тәмле дә, файдалы да, кыйммәтрәк тә. Тик менә элеккегечә йонын сатып, табыш алып булмый. Ни кадәр продукция исраф була ич!
Мин Токмаклы авылы җирлеге җитәкчесенә бик рәхмәтлемен. Алар миңа гел ярдәм итеп торалар. Йөз гектардан артык җир мәйданын миңа арендага бирделәр. Эшкәртергә тракторым, йөк машинам, чәчү агрегатым һәм башка кирәк-яракларым бар. Чәчү, печән әзерләү, урып-җыю вакытында йөк машинамны башка хуҗалыкларга ярдәмгә дә биреп торам. Алардан да хезмәт хакы итеп, кышлыкка терлек азыгы һәм ашлык алдым. Татарстанның Нурлат шикәр заводы терлекләргә ашатырга жом бирә. Үзем хәзерләгән терлек азыгына иш янына куш була инде.
Салымнарны да вакытында түләп барам, тик сарыкларга хөкүмәттән бернинди субсидия акчасы бирелмәве генә эчне пошыра. Ярдәм сорап, мөрәҗәгать иткәч: “Сөт җитештерүчеләргә генә бирелә ул”, - дип әйттеләр, - дип сүзен тәмамлады Илгизәр Мәҗит улы.
Аның белән бергә сөйләшкәндә, халык арасында: “Кәҗә мал түгел, баҗай туган түгел”, - дип көлеп әйтелә торган сүзләр күңелемдә яңарды. Дөрестән дә, хәзерге заманда сыерларга гына хөрмәт калды микәнни, ә сарыклар терлек исәбенә керми башлады, күрәсең?! Аларны тәрбияләргә берни дә кирәк-мимени? Шулай булгач, нигә соң колхозлар таркалганчы һәр хуҗалыкта да ничәшәр мең баш сарык үрчетелә иде?!
Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсе килә: ул вакытта шушы сарык йонын эшкәртеп, туку фабрикаларында бик матур костюмнар бәйлиләр иде. Кая китте соң шушы заманнар? Ул киемнәр, синтетикага караганда, исәнлек өчен файдалы булганнардыр.
Әбием исән чагында миңа Мәскәүдән бик матур костюм алып кайтуы әле дә хәтеремдә. Миннән соң (ул заманда кешедән калган, дип яхшы әйберләрне исраф итү юк иде бит) ул костюмны туганнарым балалары да киеп, туздырып бетерә алмаганнар иде.
Шундый сорау туа: нигә экологик яктан чиста, бернинди кушымталарсыз эшләнгән киемнәрнең кадере дә, хаҗәте дә калмады икән?! Минемчә, бөтен авыруларыбыз, авыртуларыбыз да шуннан килә дә бит инде.
Әбиләребез-бабайларыбыз, экологик яктан чиста продуктлар ашап, натураль материалдан эшләнгән киемнәр кигәнгә күрә, кайсы йөзгә, кайсы аннан да узып, бик озак гомер яшәп бакыйлыкка күчтеләр.
Бәлки минем бу сүзләрем белән килешүчеләр дә табылыр?! Әгәр шулай эшләсәк, киләчәктә азапланып терлек асраган кешеләргә ефәктәй сарык йонын кырга алып чыгып, ут төртеп яндырырга туры килмәс?! Бәлки арабызда юрганнар, ястыклар ясап, үз эшен ачып җибәрүче уңганнар да табылыр?
Ноябрьнең көзге, елак көннәренә, берөзлексез тоташ салкын яңгыр явып торуына карамастан, аягына озын балтырлы резин итекләр киеп, пычракка бата-чума сарыкларына фураж салып йөрүче Илгизәр Зиннуровның эшчәнлегенә, тырыш хезмәтенә карап, чын-чынлап сокландым мин. Чөнки чиста, җылы бүлмәдә өстәл янында утырып кына табыш алмый, маңгай тирен агызып, мал таба ул.
“Татар иренең йөрәгендә иярле ат ятар”, диләр. Бу сүзләр нәкъ аңа туры килә дә инде. Без аңа бары тик уңышлар гына телик!
РӘСЕМДӘ: Илгизәр Мәҗит улы сарыклары арасында.
Нурсинә ХӘКИМОВА |
Иң күп укылган
|