поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
01.01.2015 Киңәш-табыш

2015 елда йолдызлар безгә нәрсә вәгъдә итә?

2015 ел, Көнчыгыш календаре буенча, Кәҗә елы – үзгәрешләр елы булыр дип фаразлана. Кәҗәнең кирелеген, үҗәтлеген белгән хәлдә, аның холкы тәэсир итми калмас, янәсе.

Кәҗә назга, имин, җитеш тормышка омтылса да, аның моңа ирешү ысулларында артык сайланып тормавы билгеле. 2015 елда кешеләрнең хезмәт шартларын җиңеләйтүгә яңа юллар ачылыр, бигрәк тә иҗади һөнәр ияләре өчен уңышлы ел булыр дип көтелә. Быел кәеф-сафа корып, акча туздырудан тыелып торырга, ут белән шаярмаска, транспорт чаралары белән идарә иткәндә игътибарлы булырга, сәламәтлекне сакларга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителә.
 
Елларны унике хайван исеме һәм сыйфатлары белән билгеләү гадәте урта гасырларда төрки халыкларда да булган. Кояш һәм ай яктысын ике тапкыр уникегә бүлгән тәүлекне, елның унике айдан торуын таныган борынгы кешеләр, дөнья тарихының да унике ел саен кабатланып торуына ышанган.
 
2014 ел үз вакыйгалары, шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән узып китте. Ат кешеләргә хезмәт итүче игелекле хайван булуына карамастан, төрки гороскоплар, Ат елы астыртын, мәкерле эшләр һәм сугышлар белән тәмамланырга мөмкин, дип кисәткән иде. Ә Сарык (Кәҗә) елы сагыш китерә, аннан соң киләчәк Маймыл елыннан да артык зур файда көтәргә кирәкми икән.
 
КУЧКАР
 
Каршылыклы ел, чөнки көзгә кадәр һәр эштә уңыш елмайса да, шартларга бәйлелек кәефне кырачак. Бу чакта тормыш тәҗрибәсенә таянырга кирәк – ул сынатмый. Быел гаиләдә арту көтелә. Сәламәтлеккә игътибар бирү сорала: сәбәбен ачыклавы кыен чирләр баш калкытырга мөмкин. Шәхси мөнәсәбәтләрдә вәзгыятьнең үзгәрмәве белән килешәсе генә кала.
 
ҮГЕЗБОЗАУ
 
Яңа елда бөтен уй-ниятләрегез торак мәсьәләсе тирәсендә әйләнәчәк – сату, сатып алу, мирас... Бу уңайдан ипотека яки кредит алуда каршылыклар туачак. Үз көчеңә дөрес бәя бирмәү сәбәпле, август-сентябрь айларында, гомумән, милек һәм кредитлар белән бәйләнмәскә киңәш ителә. Иң яхшысы – якын кешеләргә таяну. Шәхси мөнәсәбәтләргә озак вакытка сузылган торгынлыктан соң акрынлап җан керәчәк. Чит ил кешесе белән танышу көтелә.
 
ИГЕЗӘКЛӘР
 
2015 елда уңыш сезне юлда очратачак. Шуңа күрә сәяхәтләрдән баш тартмагыз. Бу көндәлек мәшәкатьләрдән арыныр өчен дә уҗайлы мөмкинлек. Тормышта барысы да уза – иң мөһиме шуны онытмагыз! Хезмәттәшләрегез белән низагка кермәгез. Елның беренче яртысында милек белән бәйле проблемалар туу сәбәпле, чит кешеләргә артык ышаныч белдермәгез.
 
КЫСЛА
 
Финанс ягыннан уңышлы ел булырга охшаган. Әмма сәламәтлек беренче урында булырга тиеш. Елның икенче яртысында сәяхәт итәргә туры килсә, аеруча игътибарлы булу таләп ителә. Шәхси мөнәсәбәтләрның ныклыгы сынауга дучар булачак, моңа сезнең бәйләнчек холкыгыз сәбәпче. Шуңа күрә түземлерәк булырга киңәш ителә.
 
АРЫСЛАН
 
Арыслан хакимлек иткән ел. Ләкин тәхетне саклар өчен тырышырга туры киләчәк. Көздән финанс мөмкинлекләре артачак яки соңгы елларда торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр үз морадына ирешәчәк. Сәламәтлеккә зыян килмәсен дисәң, ял итә белү дә кирәк. Шәхси мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык сакланыр, ә чит илгә барган очракта яңа танышулар булыр.
 
КЫЗ
 
Ел башындагы буталчык вәзгыятьтә бигрәк тә яңа танышларга сак карау комачауламас. Шулай ук Яңа ел  гаиләгә, әти-әниләргә игътибарны тагын да арттыруны таләп итәчәк. Кешеләргә бурычка акча бирүдән тыелып тору хәерлерәк. Шәхси мөнәсәбәтләрдә тотрыклылык сакланачак.
 
ҮЛЧӘҮ
 
Башкаларның фикерен исәпкә алырга мәҗбүр булудан туган авыр хисләрдән быел да арыну көтелми. Моның белән килешүдән башка чара калмый, югыйсә, хәлләр тагын да катлауланырга мөмкин. Иң мөһиме – һәрвакыт туганнарга, якын кешеләргә таянып яшәргә була, алар ярдәмгә килергә әзер тора.
 
ЧАЯН
 
Ниһаять, иркен сулап куяр чак җитте. Башкаларның басымы астында яшәүдән котылачаксыз. Шулай да әле тиз арада гына бөтен планнарны тормышка ашыру мөмкинлеге тумас, чөнки финанс якны кайгыртырга кирәк булачак. Эш урынында уңышлар көтелсә дә, зур керемнәргә ирешү өчен бер-ике ел вакыт китәчәк. Шәхси мөнәсәбәтләр җайланыр, парсызлар үз насыйбын табар.
 
УКЧЫ
 
Быел үз уй-теләкләреңне тормышка ашыру җиңел эш түгел, чөнки һаман саен әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә колак салырга туры киләчәк. Дәрәҗәне төшермәс өчен, шундый чынбарлыкны кабул итү дөресрәк. Ләкин шул ук вакытта башкалар сүзенә ышанып, хаталардан сакланырга кирәк. Ашау-эчү белән чиктән тыш мавыкмаган очракта сәламәтлек тә борчымас.
 
КӘҖӘМӨГЕЗ
 
Гади ел түгел, ул гадәттәгечә йорт-гаилә мәшәкатьләре белән узачак. Бәлки олы яшьтәге туганыгыз аеруча зур игътибар һәм чыгымнар таләп итәр. Шулай ук быел яңа милек сатып алуга яки башка чыгымнарга зур акчалар тотылырга мөмкин. Һөнәри, эшлекле өлкәдә киеренкелек кичермәс өчен күләгәдә калуың хәерлерәк. Стресслар ашкайнату органнарына зыян китермәсен өчен сакланырга кирәк.
 
СУКОЯР
 
Һөнәри өлкәдә күптән көтелгән уңыш елмаерга мөмкин. Әмма аңа ялкауланмыйча, тырышып эшләгән очракта гына ирешергә була. Көзгә кадәр яңа танышулар, яңа хезмәттәшлекләр көтә. Елның икенче яртысында кредит-финанс мәсьәләләрен хәл итәргә туры килсә, барысын да җиде кат үлчәгез.
 
БАЛЫК
 
Иҗади планнарга киртәләр юк. Күрсәткән тырышлык бәяләнмәгән очракта боекмаска киңәш ителә. Елның икенче яртысында шәхси мөнәсәбәтләрнең үсеш алуы хезмәт урынындагы тынычсызлыкны онытырга мөмкинлек бирә.
 
Милләтләрнең дә гороскобы бар. Халыкның холкын белер һәм киләчәген фаразлар өчен аларның мәкальләренә күз салу җитә. Мәсәлән, татарларда унике йолдызлыкның башында торган Кучкарга хас сыйфатларны – тәкәбберлек һәм зирәклекне күрәләр.
Җаны теләгән – җылан ите ашаган
Тырышкан табар, ташка кадак кагар
Еламаган балага ими каптырмыйлар
Арба ватылса – утын, үгез үлсә – ит
Атым юк аранда – кайгым юк буранда
Баш исән булса, бүрек табылыр
Кем эшләми – шул ашамый

---
Интертат.ру
№ --- | 01.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»