поиск новостей
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Сентябрь
  • Габдулла Сәгыйтов (1909-1943) - актер
  • Әхмәтһади Максуди (1868-1941) - галим
  • Рәшит Зәкиев - журналист
  • Казанда фатир яки гостинка эзлим. До 20000 бар сумма кушылган. Хатын-кыз, 35 яшь, эшлим. 89656185452. Риелтор ярдәменә мохтаҗ түгел.
  • Узем белэн бер булмэле квартирада яшэргэ тэртипле татар кызы эзлим (22яшькэ хэтле) Квартира ТЦ Франт янында урнашкан(Фучика 86). Остановка якында гына. 18+ку 89083491021 только Ватсап!!!
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
Архив
 
31.12.2014 Икътисад

Русиядә аракыга бәя төшә. Бюджет тутырумы, халык зиһенен томалаумы?

Русиядә 2015 елның 1 февраленнән ярты литр аракы 185 сум торачак. Бүген исә 220 сумга саталар. 28 градустан югарырак булган башка хәмерле эчемлекләрнең дә бәяләре төшәчәк, дип белдерә Федераль хәмер базарын көйләү идарәсе. Русиядә 2009 елдан бирле хәмерле эчемлекләргә бәяләр гел артып торды.

Бөтен нәрсәгә, хәтта ипигә дә бәя күтәрелгәндә, ни сәбәпле хәмерле эчемлекләрнең бәяләрен төшерәләр соң? Баксаң, Русия җитәкчелеге моның сәбәбен бик гади генә аңлата. 24 декабрьдә Русия президенты каршындагы мәдәният һәм сәнгать шурасы утырышында аракы акцизыннан кергән акчаларны мәдәни чаралар өчен тотарга кирәк дигән сүз күтәрелгәч, Владимир Путин​ "хәмерле эчемлекләргә бәя күтәрү ялган аракы ясауны арттырачак кына" дип белдергән иде. Һәм шул сәбәпле аракыга бәяне төшерергә карар кылганнар булып чыга.
 
Татарстанның Теләче һәм Сарман районнарындагы кибетчеләр бөтен нәрсәгә бәя күтәрелгәндә авыл халкы өчен 185 сумның да зур акчалар икәнен әйтә. "220 сумга алмаганнар, 185 сумга да алмаячак. Ничек ялган аракы эчкән булсалар, шулай ук эчәчәкләр. Идән асты аракысы 100 сум гына тора дип сөйлиләр. Аракы сату соңгы ике ел эчендә якынча 40%ка кимеде аңа карап исерекләр кимемәде бит”, дип белдерде Теләчедәге кибетче.
 
Удмуртиянең хәмерле эчемлекләр җитештерү ширкәтендә эшләүче бухгалтер да Азатлыкка (ул исемен һәм кайда эшләвен күрсәтмәскә үтенде) соңгы бер-ике ел эчендә идән астында җитештерелгән аракы күбәю сәбәпле акцизлы аракы сатуның кимүен белдерде. "Минем танышлар арасында да акцизсыз аракы сатучылар бар. Ялган аракы дигәннән, 90 градуслы спиртны су белән бутыйлар да шуны 1,5 йә 5 литрлы савытларга тутырып саталар. Аның ярты литры 50 сумнар тирәсе генә тора. Кеше кыйбатлы аракы алуга караганда, арзанлыны кулай күрә", ди әлеге ханым.
 
Русия җитәкчелегенең аракыга бәя төшерүенең хикмәтле ягы да бар икән. Баксаң, акцизга, ягъни аракы саткач җитештерүчеләрнең дәүләткә тапшыра торган акчалары кимеми, ширкәтләр элек һәр аракы шешәсеннән ничек 100 сумны хөкүмәткә биреп барган булсалар, бәя төшкәч тә шул ук сумнарны тапшырырга туры киләчәк. Димәк, бәя төшкәнгә аракы эчүчеләр күбәергә һәм дәүләткә китә торган акча да артырга мөмкин.
 
 
 
Русия җитәкчелеге икътисади кризиста котылырга теләп каян акча табыйм икән дип баш вата. 30 декабрь көнне дөнья базарында Brent маркалы нефтьнең мичкәсен 57 долларга саттылар. Нефть һәм газ сату Русия бюджетының яртысыннан артыгын тәшкил иткәнгә, соңгы айларда нефтькә бәя төшү, мөгаен, түрәләргә казнаны тутыру өчен акчаны башка җирдән, шул исәптән хәмерле эчемлек сатудан да эзләргә этәрә. Русиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев 2015 елда инфляция ике урынлы саннан (10%тан) ким булмаячак диде. 
 
Удмуртиянең хәмерле эчемлекләр җитештерү ширкәтендә эшләүче бухгалтер ханым бәя төшерүнең төптән уйланмаганын, бары тик хөкүмәт кесәсенә керә торган акчаны арттыру гына кайгыртылганын әйтә. 
 
"Безгә 180 сумның 100 сумын дәүләткә тапшырып баргач, киләчәктә зыянга гына эшләргә туры киләчәк. Аның өстәмә кыйммәт салымын (НДС) һәм башка салымнарны да түләргә кирәк булачак. Аракының чын бәясе 20-30 сум гына аның. Бүген болай да чыгымнар артты. Әле шушы араларда гына шешәләргә, бөкеләргә һәм җитештерүдәге башка кирәк-яракка да бәяләр күтәрелде", дип белдерде әлеге ханым. Ул хәмерле эчемлекләр җитештерүгә карата дәүләт сәясәте үзгәрмәсә кабер җитештерүчеләрнең ябылачагын да кире какмый.
 
Аның фикеренчә, Русия җитәкчелеге чыннан да халык эчмәсен дип теләсә, бу юлны үткән илләр, мисал өчен, Финляндия тәҗрибәсен кулланыр иде. "Хәзер аракының бәясе Советлар заманындагы шикелле булырга тиеш. Ул вакытта автобуска билет 4 тиен, ә аракы 4 сум иде. Шәһәрдә уртача 40 мең кешегә унбердән кичке җидегә кадәр эшли торган бер кибет һәм анда бары тик 21 яшьтән соң булганнарга гына хәмерле эчемлекләр сатылырга, ә аракының бәясе 600 сум булырга тиеш. Финляндиядә нәкъ шулай һәм алар алкоголизмны җиңде", ди Криницкий. 
 
 
 
Социологлар бәяләр күтәрелгәнгә 2015 елда халык арасында ризасызлыклар артырга мөмкин дип белдерә. Ризасызлык халыкны урамнарга чыгарга этәрү шиге дә бар. Русия җитәкчелеге аракыга бәя төшереп, халык алдында килеп туган проблемнарны эчү белән томаларга теләми микән дигән сорау да туа. 
 
Казан федераль университеты галиме, социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, хәмерле эчемлек кулланып күңел төшенкелеген басарга тырышу русияләр өчен гадәти хәл.
 
"Хәмерле эчемлекне күп эчкәннәр белән идарә итү дә җиңелрәк. Кешеләр тормыш авырлыкларын аракы эчеп басарга тырыша. Хакимиятләрнең кешеләр белән идарә итү җиңелрәк булсын дип махсус аракы бәясен төшерә дигәнгә килгәндә, мин бу алдан шулай уйланган дип өздереп әйтә алмыйм, ә шикләнә генә алам", ди Ясәвиев.

Наил АЛАН
Азатлык
№ --- | 31.12.2014
Азатлык печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ