поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.12.2014 Бәйрәм

Мин ничек Кыш бабай эзләдем

Яңа елда Кыш бабайсыз булмый. Ә аларның ниндиләре генә юк! Сайла гына...

Милли Кыш бабай

Авито.ру сайтына керсәң, күзләр камаша. Нинди генә кыш бабайлар юк, бәяләре дә төрле. Хәтта 350 сумга да чакыртырга мөмкин. Кыш бабайлар арасында да конкуренция көчле, димәк. Шуңа да күбесе аерылып торырга тырыша. Әнә бер оешма альпинист Кыш бабайлар тәкъдим итә. Профессиональ альпинистлар Кыш бабай булып киенеп, бүләкне тәрәзә аша кереп бирәләр икән. Нинди катта яшәвеңә карамастан, алар биеккә үрмәләп, синең теләгеңне үтәргә әзер. Дөрес бәясе дә ярыйсы гына – 31е көнне альпинист Кыш бабайны чакырту 7000 сум тирәсе тора.

Татар телендә бәйрәмнәр алып баручы Кыш бабайлар элегрәк сирәк очрый иде. Ә менә соңгы елларда татарчага өйрәнгәннәр икән. Татар Кыш бабайлары берничә булып чыкты. Алай гына да түгел, хәтта чын милли Кыш бабайны таптым әле мин. Идел Кыя­мов инде икенче ел милли Кыш бабай ролен үти. Ул моның өчен махсус яшел төстә костюм да тектергән.

– Мондый кием бары миндә генә, индивидуаль тектердек. Гадәттә, Кыш бабайның костюмнары кызыл, зәңгәр, ә минемчә, безнеке яшелдән киенергә тиеш. Кар кызы белән ике телдә дә бәйрәмнәр оештырабыз. Ә менә милли Кыш бабай буларак, чараны саф татарча алып барырга, милли җырлар, уеннар кертергә тырышабыз. Былтыр заказлар бик күп иде, быел ничектер әллә яшелдән булганга, күнегеп бетә алмыйлар, өйгә чакыручылар сирәгрәк әле. Бәяләргә килгәндә, программасына карап, 1800 сумнан башлана, – ди Идел.

Кыш бабай чәй эчми


Артист Фәнис Кәлимуллинның исә Кыш бабай образында тәҗрибәсе 10 елдан артык. Хәзер кар кызын да тапкан әле, җитмәсә, кызы Миләүшә әтисе белән балаларга бүләк өләшә.

Фәнис Кәлимуллин инде ун еллап Кыш бабай булып йөри.

– Кечкенә вакытта артист буласы килү теләге көчле иде, шул чакта Кыш бабай образын үз иттем, өлкән классларда укыган чакта ук Яңа ел бәйрәмнәрендә бу образга керә башладым, – дип искә ала Фәнис.

Кыш бабайның тәҗ­рибәсе җитәрлек. Гадәттә, алдан әзерләнеп тормыйча гына экспромт рәвештә чыгыш ясый.

– Балалар бакчасында махсус сценарий буенча эшлибез инде, ә өйләргә килгәндә баланың яшенә, холкына карап үзгәрергә туры килә, – ди. Балалар Кыш бабайга ышанамы, дигән сорауга, Фәнис:

– Ышаналар дип уйлыйм. Шулай да бала күңеле бик сизгер, сакалымнан тартып караганнары булмаса да, әниләренә, менә бу «настоящий» Кыш бабай, сакалы да скотч белән ябыштырылмаган, диючеләр бар. Ә менә балалар бакчасында Кыш бабай булып киенеп кергәч, улымны алдалап булмады. Бәйрәм вакытында күзләремә туры карап торды, берни әйтмәде, 2 яшьләр чамасында иде ул чакта улым, ә бакчадан алырга килгәч, «Кыш бабай килдеме соң бүген?» дип сорагач, «Килде инде, син килдең», – дип җавап бирде.

– Кыш бабай булу авыр­мы?

– Кыш бабай образы гадәттә шундый олпат, зур корсаклы бабай булып күзаллана бит инде. Шуңа да, азрак юанаю өчен, эчтән кат‑кат киенергә туры килә. Аякта итекләр, өстә калын тун. Кыскасы, бәйрәм вакытында тирләп, эсселәп бетәсең. Аннары кайткач, киемнәрне киптерергә эләсең. Берсендә Кыш бабайны фатирга чакырдылар. Машинадан төштем, котларга кереп барам. Артымнан уйнарга чыккан бер төркем бала иярде. «Кыш бабай, безгә кайчан киләсең? Көтәбез, бүләк бирәсеңме?» дип артымнан калмыйлар. Алар белән сөйләшеп, хәзер киләм, дип кереп киттем инде. Кире чыгасы да бар бит әле. Алар подъезд төбендә көтеп торалар бит инде. Танымасыннар өчен, машинага ярым чишенеп чыгарга туры килде.

Фатирга кил­гәч, өстәл артына утырырга, спиртлы эчемлекләр эчәргә кыс­тамыйлармы?

– Ю-юк, чәй эчәргә чакырганнары бар, ләкин Кыш бабай берничек тә чәй эчми.

Зурлар кыш бабае


Баксаң, зурлар өчен Кыш бабайлар да бар. Балаларныкыннан алар нәрсәсе белән аерыла?

Җырчы Гөлназ Хәлимова белән Сергей Филиппов инде бишенче ел Кыш бабай белән Кар кызы ролендә.

Гөлназ белән Сергей зурлар бәйрәмен бизи.

– Мин бу образның фанаткасы дисәң дә була, – ди Гөлназ. – Яңа ел бәйрәмнәре вакытында көндезен балалар арасында булсак, кичен зурлар янына китәбез. Һәр кешедә дә могҗизага ышанучы бала яши бит инде. Шуңа зурлар да Кыш бабайны чакыра. Мин – заманча Кар кызы. Флешмоб формасында уен уйныйбыз. Чыршы тирәли заманча әйләнәбез. Олылар өчен шигырьләр, табышмаклар әйтелә. Ел буе тәгәрмәчтәге тиен кебек тырышып эшләгән хезмәткәрләр, егетләрнең спорт залларына йөрүләре, кызларның бизәнеп бәйрәмгә килүләре турында биюебез бар. Минем костюмым махсус тектерелгән. Зурлар Кар кызының киеме, әлбәттә, балаларныкыннан аерыла. Бәйрәм барышында мин тунымны салам да «Мисс Лапландия 1989» әйләнәм. Тамашачыларга өч телдә җыр бүләк итәм.

Сүзгә Сергей да кушыла:

– Күпләр кыш бабайның чыгышы кимендә бер сәгать булырга тиеш дип саный. Әмма бу тамашачыны тиз туйдырыр иде. 15‑20 минут бик җиткән. Программаны ел саен төрләндерергә тырышабыз. Халыкны тик утыртмыйбыз. Үземнең образымны озак эзләдем. Нинди Кыш бабай булырга? Һәм, ниһаять, таптым. Мин – барысының да күңелен ача торган карт бабай, аяктан егылганчы биим, шаярам. Ә менә балалар өчен үзгәрергә туры килә. Бер селтәнүдән тылсым тудыра торган көр тавышлы Кыш бабайга әйләнәм.

– Кыш бабайны ничә көн алданрак чакыртыр­га кирәк?

– Декабрь башланганчы шалтырата башлыйлар инде. Хәер, сентябрьдән үк белешүчеләр дә бар.Тик соңгы елларда клиентлар кими. Икътисади хәл тотрыксыз булгач, кешенең бәйрәмнәргә күп акча чыгарасылары килми. Акчаны янга калдырырга тырышалар. Безгә үз чиратыбыз­да халыкны аңлап, бәяне төшерергә дә туры килә. 3‑4 меңлек программаны 2 меңгә тәкъдим иткән очраклар да була. Кыш бабай белән Кар кызы акча өчен генә чыгыш ясый дип уйламагыз тагын. Хәйрия чараларында да катнашабыз. Әле менә Рональд Макдоналдс йортында авыру балалар өчен чарада катнашачакмын. Дусларымның балаларын котлау миңа шатлык бирә, – диде Сергей.

Сергей үзе инглиз теле укытучысы, тәр­җемәче, тамада. Инглиз телендә укытса да, Кыш бабай образында аның бер тапкыр да инглизчә сөйләшкәне юк икән.

Кыш бабай 18+


Интернетта К бабай 18+ дигән язуга да тап булдым әле. Бу да зурлар Кыш бабае булып чыкты. Тик гадие генә түгел, стриптиз биергә әзер булганы. Күрсәтелгән номер буенча шалтыратам.

– Сезгә кайсы көнгә, кайсы ресторанга кирәк? – ди ягымлы тавыш.

Ни әйтергә белми:

– Әле үткәрү урыны төгәл хәл ителмәгән, тик Кыш бабай кирәк, ул чынлап та стриптиз биимени? – дим.

– Әйе, башта керә, котлый, аннары Кар кызы белән Кыш бабай бии торган программа бар, шулай ук карт Кыш бабай чыгып котлап, ахырдан яшьрәкләре чишенеп бии торганы да бар. Кайсысын сайлысыгыз килә, программаны үзгәртергә дә була, – ди ханым.

– Казанда мондый хезмәт күрсәтүче Кыш бабайлар тагын бармы соң? – дим.

– Бик сирәк. Кыш бабайлар күп, тик менә чишенә торганнары юк диярлек. Бездә профессионаллар эшли. Оста бииләр, кайчанга заказ бирәсез, 31енә инде урын юк.

– Ә бәясе?

– Стриптиз гадәттә бик кыска була бит инде ул, котлау 15‑20 минуттан артмый. Барысы ун мең сум.

Өч яшьлек улыбызга Яңа елга шигырь өйрәтергә тырышам, беренче юлын кабатлый да, Кыш бабай мине барыбер ишетми, дип, уенга чума. Беренче сыйныфта укучы күрше малай да: «Кыш бабайның юк икәнен беләм, тик пульт белән идарә итеп була торган вертолет сорадым, әти булса да алып бирә инде аны», – ди. Шулай да Кыш бабайга ышанасы килә. Бүләк сорап хат язсак, зурлар Кыш бабае безгә дә сораганны алып килмәсме икән?
 


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»