поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.12.2014 Җәмгыять

Балалар бәйрәменә аниматор чакыру - замана таләбеме?

Туй, юбилей, хәтта туган көннәрне дә бүген алып баручысыз күз алдына китерми башладык. Ничек әйтәләр әле – замана таләбе бу. Инде балалар бәйрәмнәренә дә алып баручы, ягъни аниматорларны чакыру гадәте көннән көн популярлаша бара.

“Балалар белән эшләү җиңелрәк”

Аниматорлар арасында кемнәр генә юк, – клоун, төрле мультфильм геройлары дисеңме. Балаң кайсы персонажны күрергә тели, шуны чакыра аласың. Бәясенә килгәндә, ул төрлечә: гади клоуннар сәгатенә мең ярымнан башлап, 5 меңгә кадәр ала. Алар балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңелен күрә. Ике як өчен дә кызыклы уеннар уйнаталар.

“Без Питрәч районы клоуннары, – ди Венера Пирожкова һәм Илнур Хәлимов. – Чакырсалар, Казанга да киләбез. Районда чыгыш ясасак, сәгатенә 1200 сум алабыз. Мин рус телендә, Илнур татар телендә чыгыш ясый, хезмәттәшем баянда да уйный. Программа ике төрле – 5 яшькә кадәрле балалар өчен курчак театры куябыз, 6-10 яшьлекләр өчен клоуннар булып киенәбез. Үзебезнең районда заказлар гел булып тора. Соңгы вакытта авылларга да чакыра башладылар.

Элек туй, юбилейлар алып бара идек. Хәзер бу эшне ташладык. Безнең өчен балалар белән эшләү күпкә кызыклырак та, җиңелрәк тә”.

“Тәрәзәдән төштем”


Яңа ел алдыннан тагын бер персонажга сорау зур булачак – Кыш бабай белән Кар кызы. Аларны өйгә чакырту 2 мең сумнан башлана. Яңа ел көнне бу бәя артырга да мөмкин. Беренче гыйнвардан бәяләр төшә башлый. Бүген балалар бакчасы, мәктәпнең Яңа ел бәйрәмнәренә махсус Кыш бабай чакырту модада, бәясе 6 мең сум тирәсе. Тамада, җырчы Айнур Сөләйманов та өч елдан бирле Кыш бабай булып киенә. “Балалар бакчасында апам эшли, – ди Айнур. – Кыш бабай булырга мине ул өндәде. Костюм сатып алдым да балалар бакчасына киттем. Тавышларымны үзгәртеп, Кыш бабай булып сөйләдем. Миңа бик ошады бу эш. Балалар янымнан да китмәде. Шулай итеп, ел саен Яңа ел алдыннан көтеп алынган кунакка әйләнәм хәзер. Балалар бакчасында 5 меңгә эшлим, гаиләгә чакырсалар, мең ярым бирәләр. Хәер, төрлечә була. Бөтен әйбер акчага гына кайтып калмый бит. Кешесенә дә карыйсың. Туганнар, дуслар өчен бушка эшлим, әлбәттә. Аларның балалары быел да мине көтәләр. “Теге күңелле Кыш бабай килсен”, – диешәләр.

Киләчәккә идеяләр күп. Кыш бабай костюмы кимичә генә бишенче каттан төшеп карадым. Алга таба бәлки Кыш бабай булып тәрәзәдән дә төшәрмен...”

“Татар телендә эшлибез”


Балалар өчен күңелле бәйрәм оештыручы кешеләр, зур агентлыклар да күп. Аниматорлар чакырудан тыш, алар башка төрле хезмәтләр дә күрсәтә. Мәсәлән, костюмнарны арендага биреп торалар. Балалар бакчасы, мәктәп залларын бизәү белән шөгыльләнәләр, бәйрәм тортларына заказлар кабул итәләр...

Журналист Рөстәм Исхакый да “Бәхетле балачак” дип исемләнгән оешма ачып җибәргән. “Узган ел азагында беренче тапкыр балалар һәм аналар өчен татар телендә бәйрәм-кичә оештырдык, – ди Рөстәм. – “Күчтәнәч”тән Дәү әни белән Дәү әтине чакырдык. Дөресен әйтим, киткән чыгымнарны да капламады ул. Билет бәясе 3-4 мең тирәсе иде. Бу суммага ана белән бала өчен табын, әйбәт бүләкләр кергән. Тик мондый кичәләрне оештыру авыр булып чыкты, килүче аз, бәясен кыйммәтсенәләр.Теләк бар, терәк юк дигәндәй. Балаларда татар теленә мәхәббәт уятам дип, һаман үз кесәмнән түли алмыйм бит. Минем дә балам, гаиләм бар. Бәлки киләчәктә татар теленә битараф булмаган иганәчеләрне табып булыр.

Фикер

“Аниматорсыз булмый”

Роза АЛИАКБЕРОВА, Казан:

- Олы кызым Илзирә дүртенчене тәмамлаганда сыйныфлары белән кафега барып утырдык. Шул вакыт ике клоун да чакырттык, бик күңелле булды. Әдиләбезнең туган көненә дус кызларын җыйдык. Анда да өйгә клоун чакырдык. Ансыз булмый. Өстәл әзерләп йөреп, балаларның күңелен күрергә вакыт калмый. Аларның ашап кына утырасы килми, күңел ачасылары да килә бит.

“Авыл кешесе өчен ят нәрсә бу”

Резидә МОТЫЙГУЛЛИНА, Кайбыч районы, Олы Кошман авылы
:
- Беркайчан да аниматорлар чакыртканыбыз юк. Гомумән, авыл кешесе өчен ят нәрсә бу. Туган көннәрдә балаларның дусларын чакырабыз. Бергә ашап-эчәләр дә үзләре уйныйлар шунда, урамга чыгып керәләр. Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай булып берәр әтине киендерәбез. Башка бәйрәмнәрдә сценарий буенча үзебез киенәбез. Киемнәрне тектерәбез. Акча түләп, балалар бәйрәменә кемнедер чакыру кирәк түгел, дип саныйм.

“Кыш бабай чакырткан юк”

Лилия КӘРИМОВА, Казанның 262нче балалар бакчасы тәрбиячесе:

- Балалар бакчасына туган көннәргә әти-әниләр аниматорларны еш чакырталар. Балаларга бик ошый, бер сәгать эчендә клоуннар ниләр генә эшләми!

Яңа ел бәйрәменә акча түләп, Кыш бабай чакырганыбыз юк, үзебез киенәбез. Менә күршедәге балалар бакчасына узган ел әти-әниләр үзләре Кыш бабай чакырткан иделәр. Бу һәркемнең шәхси теләге. Мондый очракта балалар бакчасы җитәкчелеге, тәрбиячеләр каршы килә алмый, әлбәттә.

Бу һөнәрнең уңай яклары:

– махсус белем кирәкми;
– иҗади, күңелле эш;
– кызыклы кешеләр белән танышырга мөмкин;
– өстәмә эш була ала;
– чит шәһәрләргә, илләргә сәяхәт.

Тискәре яклары:
– тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшләргә туры килә;
– хезмәт хакы аз;
– гел аяк өстендә булырга кирәк.

Айлык хезмәт хакы:

– Казанда 20-23 мең сум;
– Мәскәүдә – 30 мең;
– Төркия, Мисыр – 300 доллар;
– АКШ – 300-600 доллар;
– Италия – 300-400 евро.

Тәҗрибәле аниматорлардан берничә киңәш:


* 4-7 яшьлекләр өчен әкият геройларын чакыру кулай. Балаларның үзләрен дә киендереп, берәр әкият куйсагыз, бәйрәм һәркемгә ошар. Кичәне төрле шарлар, рәсемнәр белән дә бизәргә онытмагыз.
* Мәктәп балалары өчен программа шаян гына түгел, нәрсәгәдер өйрәтә торган да булсын. Төрле тәҗрибәләр үткәреп, “күңелле химия” дәресе ясарга мөмкин. Мәктәп яшендәге балалар өчен пиротехник шоу кебек уеннар да булса, кичә, һичшиксез, кунакларның исендә калачак.
* Үсмерләр өчен дискотека рәвешендәге кичәләр әйбәт. Әгәр ул мәктәптә уза торган бәйрәм икән, “Йолдызлар фабрикасы” кебек конкурслар кызык. Бу яшьтәгеләр өчен заманча музыка булуы да мөһим.
 


Руфия ФАЗЫЛОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»