|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2014 Җәмгыять
![]() Чит ил җырлары ачуыгызны китерәме? (Сораштыру)РФ Дәүләт Думасы депутатлары Яңа елга кадәр эшләп калыйм дип тырыша шикелле, бер-берсен уздырып яңа закон проектлары тәкъдим итә. Бу юлы “Массакүләм мәгълүмат чаралары турында”гы Законга үзгәрешләр кертеп, телевидение белән радиода чит ил җырларын 15 процентка калдырмакчылар. Канунның искәрмәсе дә бар: ул элек Советлар Союзына кергән дәүләт телләренә кагылмаячак. Законны бозучыларга штраф каралган: физик шәхескә штраф 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга – 100 мең сумга кадәр. Депутатлар телеканалларда рус җырларына караганда чит илнеке күбрәк дип зарлана, ачулары килә. Чит ил җырлары сезнең дә ачуны кабартамы? Эдуард ҮТӘГӘНОВ, “Мәйдан” каналы баш режиссеры:
– Бөтен сыйфатлы поп мәдәният чит илдә туды. “Битлз” – ул бит классика. Мәскәү тәкъдим иткән сыйфатсыз продукция урынына мин югары сәнгатькә якын булган чит ил музыкасын тыңлауны өстен күрәм. Ачулары килә икән, фольклор концертларына йөрсеннәр. “Европа+”, “Муз ТВ”ларга һава суларга ирек калдырмыйлар икән болай булгач, алар рус җырлары белән беррәттән үзбәк белән казахныкын әйләндерә башлауларын телиләр кебек. Гомумән, бүген Мәскәү, андагы депутатлар “рөхсәт ителми, үзләре түләсен” дигән законнар чыгару белән генә мәшгуль. Төбәкләрдә кабель аша эшләүче каналларда реклама күрсәтелергә тиеш түгел дип, алар безгә ясин чыгалар. Бөтен чикләрне ябып, бертөрле мәдәни кысаларда яшәтмәкчеләр.
Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
– Биш куллап риза бу законга, күптән кирәк иде! Бу нинди хәл инде: Казанга Элтон Джон килә, әле җитмәсә, башка ир белән гаилә коруы турында сөйли, билетлары 10 мең сумнан ким түгел, шуның акырганын тыңларга дип зал тутырып татары да, русы да барды. Ни җырлаганын аңламыйлар да бит алар! Ичмасам, минем китапны алсалар, бераз акыл керер иде үзләренә. Кая инде, китапка акча кызганалар. Минем дә гел чит ил җырларын әйләндергәннәренә ачу килә. Үзем татар белән рус җырларын яратам. Бигрәк тә “Ой, мороз”, казах романслары күңелгә якын.
Нур АЛИЕВ, “Татарстан” телеканалы алып баручысы:
– Мин тыңлаган плей-листта бары тик 10 процентны гына рус җырлары тәшкил итә, алар нигездә 70-80нче еллар ретро әсәрләре, калганы – чит ил, классик татар музыкасы. Бу закон татар радио, телеканалларына кагылмый, ә менә эре радиостанцияләргә авырлык тудырачак, алар тыңлаучыларын югалтырга мөмкин. Болай да FM дулкынындагылар Интернет радиолары белән көндәш. Чит ил музыкасын тыялар икән, барысы да Интернет радиога күчеп бетәчәк. Аларга да чик куела икән, тыңлаучыларга “ВКонтакте” гына кала. Бары тик русча җырларны яңгыраткан “Русское радио”, “Дача” бар. Алар җитә дип уйлыйм. Гомумән, бу законның асылы – чикләү, ә бу каршылык тудыра.
Ренат ГАЛИӘСКӘР, конферансье:
– Кызык кына, рус телен кайгырталар да ул, ә бу закон нигезендә чит телләр рәтенә татар теле керәме? Мәсәлән, татарның чит илдә яшәүчеләре күп, шул исәптән композиторларыбыз, җырчыларыбыз да бар. Әйтик, Зөлфия Камалова, Җәмилә, Айдар Гайнуллин. Алар тарафыннан татар телендә иҗат ителгән әсәрләр чит ил җырлары булып исәпләнәме? Гомумән, 15 процентны кем санап утырачак? Аерым кешеләргә вазыйфалар уйлап чыгарачаклармы?
|
Иң күп укылган
|