|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2009 Җәмгыять
МӘСХӘРӘ29 март көнне миңа Авиатөзелеш районының Ленинград тукталышында шактый озак автобус көтәргә туры килде. Сәгать икенче яртылар тирәсендә мин көткән 33нче маршрут автобусы килде, һәм халык төркеме белән мин дә эчкә кердем. Билет алган арада күзем шофер кабинасына ябыштырылган рәсемгә төште – анда билдән түбән шәп-шәрә хатын-кыз сурәте ясалган иде! Ярты метр биеклектәге бу шәрә рәсем шул хәтле оятсыз рәвештә ясалган, автобус эчендәге халык та уңайсызлануыннан кая карарга белмичә утыра. Мин бу хакта башта билет сатучыга әйттем, җәмәгать урынында мондый рәсемнәр тотарга ярамаганын кисәттем, аны алып ташларга чакырдым. Әмма ул җавап бирмәде. Аннан соң автобус йөртүче янына барып, ул шәрә рәсемне алып ташларга куштым. Әрмән кешесенә охшаган шоферның янында колагына хатын-кыз кебек алкалар таккан бер ир-ат утыра иде, алар икәүләшеп миңа ябышты. Мин үземнең Татар конгрессы әгъзасы булуым турында документымны күрсәттем, бу шәһәрдә мөселманнар да яшәвен, мондый шәрә рәсемнәр дини хисләребезне мыскыллау икәнлеген аңлатырга тырыштым. Әмма алар селкенмәде дә, ә рәсемне үземә генә алып ташларлык түгел, ул пыяла эченә урнаштырылган һәм урам ягыннан да ыржаеп күренеп тора иде...
Шуннан соң мин салондагы халыкка мөрәҗәгать иттем, ислам динендә дә, христианнарда да халык арасында мондый ачыктан-ачык оятсызлыкның, шәрәлекнең тыелган гамәл булуын исләренә төшердем, моңа ризасызлык күрсәтергә кирәклеген әйттем. Берничә татар егете, сүзләрем белән ризалашып, башларын кагып утырсалар да, шуннан ары узмадылар, салонга шәрә хатын-кыз рәсемен элеп куйган автобус йөртүчегә беркем бер сүз әйтмәде. Киресенчә, урта яшьләрдәге бер хатын, урысчалап, мине гаепли башлады, имеш, хәзер бөтен телевизор шәрәләр белән тулган, музейларда да шул хәл.
Мин моңа каршы: "Шәрәлекне күрмәс өчен телевизорны сүндереп куярга, музейга бармаска мөмкин, ә автобуска утырырга һәм шушы оятсызлыкны карап барырга мәҗбүр була, бу бит җәмәгать урыны, мондый хәл хәтта чит илләрдә дә юк, моның белән ризалашырга ярамый, – дидем. – Бүген алар шәрә кызларны күз алдыгызга элеп куяр, иртәгә кызларыгызны канауларда тотып көчләр, аннан елап йөрүдән ни мәгънә, үзегез башта күз зинасына ризалашып утыргач", – дип тә өстәдем. Шулай ук ислам динендә начарлыкны кул белән, гамәл белән төзәтергә кирәклеген, инде булмый икән, сүз белән булса да ризасызлык күрсәтергә кирәклеген, һич югы күңелең белән моны гаепләвең кирәклеген әйттем.
Автобустан төшкәнче, билет сатучының фамилиясен сорап белдем – Ящинская икән, ә шоферныкын әйтмәде, белмим, диде. Автобустан төшкәч, аның номерын язып алдым – ВР 613. Әйткәнемчә, башка автобусларда да башбаштаклык күп, нинди генә оятсыз җырлар акыртмыйлар, салонга нинди генә рәсемнәр элмиләр! Бигрәк тә читтән килгән шоферлар шулай кылана. Мин элек мигрант эшчеләргә тыныч карарга тырыша идем, әмма алар әллә белеп, әллә белмичә, үзләрендәге иң начар гадәтләрне безнең тормышка да өстерәп алып керә башлады. Югыйсә бу бит милли республикага исем биргән һәм аның төп хуҗасы булып исәпләнгән татар халкын аяк астына салып таптау, бөтенләй санлашмау, мыскыл итү булып тора!
Бу язмамны укыган кешеләр аның белән шәһәр башлыгына, депутатларга мөрәҗәгать итсен һәм мондый автобусларга бойкот игълан итеп, әхлаксызлыкка каршы чаралар оештырсын иде. Югыйсә, Казан зина оясына әйләнеп бара, Аллаһы Тәгаләнең моның өчен барыбызга да җәза бирүе бар...
Фәүзия БӘЙРӘМОВА |
Иң күп укылган
|