|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.04.2009 Ир белән хатын
"СИН - МИНЕКЕ, МИН - СИНЕКЕ" КИРЕ КАЙТАРомантик шоу яшьләргә үзләренең тиң парларын табарга ярдәм итә. Һәрбер тапшыруда - проектның алып баручылары Луиза белән Зөлфәттән - эчкерсез аралашу, күтәренке кәеф һәм тапкыр сүзләр! Чираттагы шоуда катнашасыгыз килсә, түбәндәге анкетаны тутырып smmstnv@mail.ru адресына җибәрегез. Луиза, "Син - минеке, мин - синеке" тапшыруының алып баручысы:
- "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында бу шоу вакытлыча тукталып торган иде. Проектның авторы - Рамилә Сәхабетдинова. Хәзер эфирга чыгачак тапшыруда элеккесеннән аермалы буларак турлар үткәрелми, ә бу гади генә әйткәндә "танышулар клубы". Монда һәркем үз ярын эзләп килә. Шоуда катнашучы һәр шәхескә досье туплана, һәм ул эфирда сюжет итеп, яки фотосурәтләр рәвешендә күрсәтелә. Тапшыруда катнашырга теләүче яшьләр үзләренең анкеталарын һәм фотосурәтләрен калдыралар, ә инде тагын килгән яшьләргә без редакциядә тупланган архивтан фотосурәтләрне, анкеталарны күрсәтеп үз ярларын табырга булышабыз. Тапшыруның аудиториясе олыгайды, күңеле яшь булган 18дән алып 35 яшькәчә булган барлык егетләр-кызлар да катнаша ала. Программаның тагын бер үзенчәлеге - психолог Рамилә Хәбибуллина тапшыруның даими киңәшчесе. Ул һәрбер катнашучының холкына кагылышлы белешмә бирә һәм психологик портретка нигезләнеп яшьләрнең бер-берсенә туры килү-килмәвен әйтә.
- Үзең мәхәббәткә ышанасыңмы?
- Әлбәттә, романтик буларак, бөтен күңелем белән ышанам, мәхәббәт планетасында яшим дип әйтергә дә мөмкин. Метрода да, кибеттә дә, Интернет аша да танышырга мөмкин. Тик менә мәхәббәттә ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу авыррак. Яшьләр бу мәсьәләгә җитди карасыннар иде.
- Ә Зөлфәт нинди фикердә икән?
- Мин мәхәббәткә ышанмыйм, гашыйк булу гына бар дип беләм. Гомумән, мәхәббәткә сорауларым күп... Үземне мәхәббәт хакына корбан итәргә теләмим. Бары тик шуны гына әйтер идем: үз парыңны тапкач, аны яныңда гомерлеккә калдыру өчен үзең булып калырга кирәк...
АНКЕТА
Ф.И.Ә.
Сиңа ничә яшь?
Буең?
Син кайдан?
Кайда укыйсың, эшлисең?
Мавыгуларың (хобби)?
Хыялыңда йөрткән кызны/егетне тасвирла.
Сөйгәнеңнең нинди адымын кичерә алмас идең?
Кайчан гаилә корырга җыенасың?
Координатларың (телефон, E-mail, адрес)
--- |
Иң күп укылган
|