поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.12.2014 Мәгариф

Энгель Фәттахов: “Нигә укып торырга – алдагысын белмәгәч...”

Белем сыйфатын бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре белән генә бәяләү дөрес түгел. Татар­станның баш педагогы Энгель Фәттахов әнә шундый фикердә. Ә укучыларның белемнәрен яңача тикшерү алымы киңәя бара. Быел 4-8 нче сыйныф укучыларына да тест ярдәмендә имтихан тапшырырга туры киләчәк. Рес­публиканың мәгариф һәм фән министры журналистларга ел нәтиҗәләрен игълан иткәндә әнә шулай дип белдерде.

Балалар бакчалары турында

56 бакча, 10 меңнән артык урын. Быел республика әнә шундый рекорд куйды. Моңа кадәр бакчаларга игътибар җитеп бетмәгән булса, хәзер аларның матди ягы шактый ныгыды. Алар ноутбук, интерактив җиһазлар, укыту-методик комплектлар бе­лән тәэмин ителде. Тәр­бия­челәр белемнәрен күтәрде. Бакчаларда татар һәм рус телләрен өйрәтүгә дә игътибар арткан. Министр фи­керенчә, 7 яшькә кадәр сабыйларны татар һәм рус телләренә өйрәтү зарур. Бу уңайдан “Иң яхшы билингваль бакча” гранты кертелгән иде. Узган ел берәр миллион сумны 50 бакча откан булса, мондый грантлар бирү киләсе елда да дәвам итәчәк. Телләрнең ничек өйрәтелгәнен белгечләр бакчаларга барып тикшерәчәк. Го­мумән, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең кайда ничек эшләве, балаларның мәктәпкә әзерлеге системага салынып, контрольдә булачак.
 
Мәктәпләр турында
 
Быел “РФдә Мәгариф турын­да”гы Закон, федераль стандартлар кабул ителүгә бер ел тулды. Шуннан чыгып, нинди мәсьә­ләләргә игътибар җитеп бет­мәгәнлеге дә ачыкланган. “Без­дә авылда да, шәһәрдә дә белем дәрәҗәсе бертигез булырга тиеш. Авыл мәктәпләре буенча да мәгълүмат бар. Алар югары тизлекле Интернет, мәгълүмати тех­нологияләр бе­лән тәэмин ител­гән. БДИ күр­сәткечләре буенча шәһәр белән авылдагы уку йортлары арасында аерма зур булырга тиеш түгел. Уртача белем бирү дә­рәҗәсен күтәрү мөһим”, – ди министр.
 
Энгель Фәттахов белдергәнчә, элеккеге укыту ысуллары, техно­логияләре бүгенге та­ләп­ләргә туры килми. Сингапур систе­ма­сының да мәктәпләргә кер­телүе юкка түгел. Укучыларны фи­кер­ләргә, лидерлык сыйфатларына өйрәтүдә ярдәме бар аның. Әмма монда сингапурча укытуны бер калыпка салу күздә тотылмый. Гомумән алганда, министр сингапурча укытуның ниндидер бер кампаниягә генә кайтып калуын теләми. Укыту ысуллары дигәндә, методик хезмәтләрне ныгыту сорала.
 
БДИ турында
 
Беренчесе мәсьәлә – методикаларны яңарту булса, икенчесе – сыйфат. “Белемнән башка кемнең ничек сулаганын белмибез. Тик белем сыйфатын БДИ нәти­җә­ләренә генә кайтарып калдыру дөрес түгел. Соңгы вакытта БДИ тирәсендә шау-шу купты, әлеге имтиханнар гади күренеш булырга тиеш”, – ди министр. Укучыларны тест тапшырырга башлангыч мәктәптән үк әзерли башламакчылар. Инде быелгы уку елында 4-8 сыйныф укучылары имтихан тапшырачак. Укучының уңыш­лары, заманча әйткәндә, портфолиосы башлангыч сыйныфлардан ук теркәлеп барачак. Имтиханнарга яңалыклар өстәлеп тора: чыгарылыш укучылары өчен рус әдәбиятыннан инша кертелде. Математика сынавы ике дәрә­-җәдән, база һәм профиль өлеш­ләреннән торачак. Инглизчә сынауга телдән имтихан бирү өлеше кертелә. Ә белем сыйфатын бил­геләү буенча проблема булмаячак. Быел Казанда махсус үзәк ачылды.
 
Һөнәри әзерлек турында
 
– Әгәр укучы нинди белгечлек сайлаячагын, кайда эшләячәген, күпме хезмәт хакы алачагын белмәсә, нигә укып торырга? Урта һөнәри белем бирү өлкәсендә җитешсезлекләр күп булды. Аны бу хәлдә калдырырга ярамый иде, – диде баш педагог. Быел рес­публикада авиация, машина төзелеше, нефть химиясе, аграр юнәлеш буенча, Алабуга зонасы өчен 5 ресурс үзәге булдырылды. Киләсе елда бу сан тагын да артачак. Алар эш бирүчеләр белән бергәләп төзелә. “Бөтен кешегә дә югары белем алырга димәгән. Узган ел 9 нчы сыйныфны 36 мең укучы тәмамласа, шуның яртысы көл­лиятләргә укырга керде. Әйтик, уку сыйфаты буенча алдынгы урыннарда торган Бө­гелмәдә чыгарылыш укучыла­рының 40 проценты вузга барса, калганнары һөнәри белем сайлый”, – ди Энгель Нәвап улы.
 
Өч елга бер төзелә
 
Канунга туры килмәүне сәбәп итеп, Рособрнадзор быелның ноябрендә республикада басылган кайбер дәреслекләрне гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Шулай итеп, 5-11 сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты дәреслек­ләреннән мәхрүм калды.
 
Россия Мәгариф министр­лыгы 2011 елдагы хатында тө­бәк дәреслекләрен федераль исем­лектә теркәү турында ки­сәт­кән иде. Әмма башлангыч сыйныфлар өчен дәреслекләр федераль исем­леккә 2014 елда гына кертелде. Татарстанда татар теле һәм әдә­бия­тын укыту куркыныч астында калды. Шу­ңа күрә дә республикада нәшер ителгән дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү өчен га­дәттән тыш чаралар үткәрү зарур.
 
Шул ук вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 5-9 сыйныфлар өчен яңа уку елыннан федераль дәүләт стандартларын кертү буенча эш алып бара. Фикер алышырга тәкъдим ителгән укыту планнарында рус теленә атнага – 8, туган тел­ләргә 3 сәгать бирелгән. Шулай итеп, татар мәктәплә­рендә рус теленә атнага – 8, татар теленә 3 сәгать вакыт каралган. Гаҗә­еп хәл: Татарстанның  дәү­ләт тел­ләрен укыту мөмкин­леге үрнәк планнарда каралмаган. Бу программалар буенча укытканда “Мә­гариф турында”гы һәм “Дәүләт телләре турын­да”гы Татарстан кануннары тупас рәвештә бозылачак. Дәүләт телләре өчен әзер­ләнгән үрнәк программалар арасында туган телләр буенча программалар каралмаган. Ә канун буенча үр­нәк программаларсыз укыту тыела.
 
Фәрит Зәкиев
 
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзә­геннән алынган мәгълүматлар­га караганда, 1-4 сыйныфлар өчен татар теле, әдәбият фән­нәре буенча дәреслекләр, өч юнәлештә әзер­ләнеп, 51 басма федераль исем­леккә кертел­гән. Анда кер­телү өчен дәрес­лекнең төп мәктәп өчен тулы бер линиясе, укытучыга методик әсбап, дәреслекнең электрон кушымтасы булу таләбе куела. Быел 5-9 сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбия­тыннан 55 комплект дәреслек төбәк һәм эт­номәдәни экспертиза үтеп, федераль исем­леккә кертү өчен әзер­ләнгән. Методик әсбаплар һәм электрон кушымталар төзү буенча да эш­чәнлек төгәлләнү алдында тора.
 
Шунысын да искәртергә ки­рәк: Россия Мәгариф министр­лы­гы­ның карары (5.09.2013) ниге­зендә дәреслекләрнең федераль исемлеге өч елга бер тапкыр тө­зелә. Шул сәбәпле, 2015 елда дәреслекләрнең федераль исемлеген яңадан карау, төбәк дә­реслекләрен әле­ге исемлеккә кер­тү өчен мөм­кинлек тудыру турында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать ител­гән.
Федераль министрлык тарафыннан дәреслекләр һәм уку әсбаплары бастырырга рөхсәт ителгән нәшриятларның федераль исемлеген яңарту буенча да эш алып барыла. Әлеге исемлеккә керү өчен Татарстаннан дүрт нәшрият гариза биргән.
 
Яңа укыту стандартлары ниге­зендә үрнәк белем бирү программалары һәм уку планы проектларын тирәнтен өйрәнү һәм анализлау буенча галимнәребездән торган эш төркеме төзелгән. Бүген республиканың төбәк үзенчә­лекләрен исәпкә алып, Россия Мәгариф министрлыгына җиткерү өчен тәкъдимнәр туплана.

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 202 | 26.12.2014
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»