поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.12.2014 Җәмгыять

Журналист һөнәр алыштыра: Тәрбияче булырмын дигән идем, бала буласым килде

Кечкенә чагымда балалар бакчасына йөрмәдем мин. Дәү әни, дәү әти янында тәрбияләндем. Шуңа да иптәшләремнең бакчада тәмсез ашаталар, тары боткасы бирәләр, бакчага барасы килми иде дип сөйләүләре бик кызык тоела иде. Үз кызыбыз бакчага йөри башлагач, бу система белән якынрак таныштым. Тик хәзерге балалар бакчаларын элекке замандагылары белән чагыштырып буламы соң?

Балачагымда күрмәгәнемне күрергә теләпме, Совет районының 162 нче «Чулпан» балалар бакчасына юл тоттым. Башта тәрбияче булып сынармын дигән идем үземне, бакчага килеп кергәч, никтер бала буласым килеп китте.

Бакча мөдире Рәсимә Вәлиева мине бик җылы каршы алды. Хәер, алар матбугат, телевидение килгәнгә күнегеп беткән икән инде. «Мәгариф», «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары белән тыгыз элемтәдә торалар, «Күчтәнәч», «Сә­ламәт булыгыз» тапшырулары да гел аларда кунак була.
 
Нәкъ менә 162 нче бакчаны сайлавым да юкка түгел. Ул – Казанда  уку һәм тәрбия эшләрен саф татар телендә алып бара торган сирәк бакчаларның берсе. Ике юнәлештә эшлиләр: берсе балаларга эстетик тәрбия бирергә тырышса, икенче төп басым сәламәтлекне ныгытуга багышланган. Шулай ук Идел буе халыкларының фольклорен өйрәнү белән мәшгульләр.
 
Сәгать 9 тулып китте. Балалар иртәнге ашны ашап, гимнастика ясап алды. Төркемнәрдә дәресләр башланды. Кайбер балаларны иртәнге җидедә үк алып киләләр. Кайберлә­ре әниләреннән аерыласы килмичә елап та ала. Әмма тәҗрибәле тәрбиячеләр балаларны шунда ук тынычландыра.
 
Психолог бүлмәсенә узам. Серле бүлмә. Ярым караңгыда психолог Мәдинә Солтанова бер кыз белән сөйләшеп утыра. Әкият уйлап чыгаралар икән. Түшәмгә ут янып торган казан асып куйганнар. Ялкын эмоциональ киеренкелектән арынырга ярдәм итә, ди. Стенада – утлар янып торган тасмалар. Монысы да тынычландыра торган җиһазларның берсе. Кыз бала исә вак шарлар тулган савытка кереп утырган. Ята да, сикерә дә, ­шулай кәефен күтәрә, агрессиядән котыла икән.
 
Спорт залында физик тәрбия сәгате бара. Балалар барысы да әфлисун төсендә футболка кигәннәр. Бу –бакча таләбе. Һәр төркемнең физкультура дәресенә үзләренә аерым төстә киемнәре булырга тиеш. Матур, төркемнәр бер-берсеннән аерылып тора. Салават күпере кебек.
 
Бөтен төркемнәрне дә йөреп чыгарга ашыгам. Надия Вәлиева татар теле дәресе алып бара. Күрсәтелгән чыршы рәсеменә карата өч сорау бирергә кирәк: ничә, нинди, нәрсә?
 
– Шәһәр мохитендә тәрбияләнгән балалар татарчаны беләләрме? – дим.
 
– Күп нәрсә гаиләдән тора. Аралашу ешрак булган саен, телне бала тизрәк отып кала. Әле менә Идел буе халыкларының фольклорен өйрәнү инновацион алым кысаларында җиде республика тарихын, аларның тел үзенчәлекләрен, милли киемнәрен, ризык­ларын өйрәндек. Махсус милли костюмнар тектердек, ачык дәрес тә күрсәттек. Бик кызыклы, мәгълүматлы чара булды. Балалар чувашча, татарча, русча, башка телләрдә дә бик оста сөйләделәр. Шөкер, хәзер дәреслекләргә кытлык юк. Балалар бакчасында интерактив такталар, дәрес алып барырга кирәкле барлык җиһазлар да бар. Музейларга еш йөрибез. Әле алдагы елларда Болгарга, Арча районына Кырлайга да бара идек, – дип искә алды Надия ханым. Ул үзе дә китаплар авторы, шигырьләр яза икән. Соңгы шигырь китабы балаларга, 162 нче бакчага багышланган.
 
Сәгать 11ләр. Ба­лалар урамга чыгарга җыена. Тәрбиячеләр балаларны киендерә. Бүлмәгә эш белән генә кергән бакча мөдире Рәсимә ханым да ярдәм итәргә тотынды.
 
– Кечерәк төркемнәрдә өлгереп булмый, балаларның берсен киендергәндә, икенчесе эсселәмәсен иде дип тырышабыз, – ди ул.
 
Урамда балалар чана шуа, чаңгыда йөри. Болары да бакчаның үзенеке. Җәй өчен балалар бакчасында велосипедлар да бар әле.
 
Бүген төшкә кәбестәле аш, карабодай белән ит, гөлҗимеш компоты.
 
– Ит бездә бары хәләл. Су кайнатылган. Шешәдәге суларга бик ышанып җитмим, шуңа да һәр төркемдә кайнатылган су куелган. Аларны тәрбияче ярдәмчеләре ике сәгать саен алыштырып тора, – ди Рәсимә ханым.
 
 
Физкультурада һәр төркем үзенә аерым төстә футболка кия.
 
Тәрбияче ярдәмчеләре хәзер каттан катка кәстрүл күтәреп чабар инде дисәм, ни хикмәт, баскычта берәү дә күренмәде. Баксаң, ашханәдән ризык өске катларга лифт аша менә икән. Моны бакчада куркынычсызлык ягыннан да кирәк, дип тапканнар.  
 
Балаларның тө­рлесе бар: кайсы күз ачып йом­ганчы тәлинкәне ялт иттерә, кайсы кашыгын болгатып утыра. Өлкән тәрбия­че Рузилә Абдуллина исә балаларны ашатуның җаен тапкан.
 
– Аларны мактарга, үсендереп җибәрергә кирәк. Хәзер исә тагын да җайлырак. Кыш бабай белән кызыксындырабыз. Балалар бакчасында гына бирелә торган серле ботканы ашасагыз, Кыш бабай сезгә бүләк алып килә, дибез. Шунда ук ашый башлыйлар, – ди.
 
Ашаганнан соң, азрак уйнап ала да, балалар йок­ларга ята. Тәрбиячеләре әкият сөйли йә талгын гына көй кабыза. Балаларның башы мендәргә тиюгә,  күзләр йомыла. Арылган.
 
Мин ятып йокламадым йоклавын, өлкән тәрбияче Рузилә белән бакча  турында сөйләшеп утырдык. 162 нче балалар бакчасының эшли башлавына әле 4 еллап кына. Барлыгы 3тән 7 яшькә чаклы 100дән артык бала йөри. Бакчада еш кына күренекле шәхесләр кунак була. Шагыйрәләр Йолдыз Шәрәпова, Резеда Вәлиева, язучы Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин дисеңме... Балалар аларны түземсезлек белән көтеп ала.
 
– Роберт Миңнуллин килгәч, бер бала: «Ә сез чын Роберт абыймы соң?» – дип, кулыннан тотып ук карады. Шундый шәхесләрне үз күзләре белән күргәч нык сөенә инде алар, горурланалар. Төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Әле менә шәһәр күләмендә узган «Казан-­йорт» фестивалендә гран-прига лаек булдык, Совет районында үткәрелгән «Сәләтле бәләкәч» бәйгесендә призлы урыннар яуладык. Шөкер, бакчабыз заманча җиһазландырылган, һәр тәрбиячедә ноутбук. Бакчада инглиз теле, чигү, камырдан төрле сыннар ясау, каратэ буенча түгәрәкләр эшләп килә, – ди Рузилә.
 
Музыка залында репетиция бара. Балалар арасында таныш йөз­ләрне күрәм: әнә Әлфия апа бе­лән Зәйтүн абый Яркәевләрнең, Роберт Миңнулинның оныклары, Рөстәм Асаевның баласы... Булачак җырчылар, артистлар үсеп килә.
 
Коридорда табибә Әлфия Садыйкова белән дә сөйләшеп алдык.
 
– Балаларның сәламәтлеге беренче урында. Бүлмә бушауга, тәрәзәләрне ачып җилләтәбез. Төрле вируслардан саклану өчен ике төп шарт: саф һава һәм организмда суның җитәрлек булуы кирәк. Күрәгә, кара җимеш суы бик файдалы, – ди ул. Еш кына ата-аналар җыелышында  сәламәтлекне ныгытуга кагылышлы чыгышлар да ясый икән.
 
 
Кечкенәләр төркемендә тагын да күңелле. Балаларның тавышы тынып тормый. Тәрбияче Чулпан апалары кайсының чәченә тасма тага, кайсының чалбарын рәтли. Балалар уйнап мәш килә, ятып та ауныйлар, чабышып та алалар. Өлкән тәрбияче Рузилә:
 
– Элек курчак театрлары безгә еш килә иде. Хәзер яңа кагыйдә буенча ата-­аналардан акча җыюны катгый тыйгач, спектакльләр безгә килми баш­лады. Әмма күп ата-аналар, курчак театрына эләгә алмыйбыз, артистлар үзләре бакчага килсен иде, дип сорый. Үзебез балаларны җыеп алып барыр идек тә, алар бит кечкенә, һәрберсе өчен җавап бирергә кирәк, куркыта. Бу мәсьәләгә берәр искәрмә кертсеннәр иде, – дигән фикер дә җиткерде.
 
Кичке ашка кадәр балаларга кефир йә сок би­рәләр. Уеннар, дәресләр, тәмле ашлар белән көн узганы сизелми дә. Кичке 6лардан соң балаларны берәм-берәм ата-аналары килеп ала. Кайберләре кызлары, малайларының уйнап бетергәннәрен көтеп тора. Кайтасылары килми балаларның. Минем дә... Бакчада рәхәт, өйдәге кебек. Аквариумдагы балык­лардан, татар мохитеннән, ягымлы тәрбиячеләрдән аерыласы килми. Бакчада тәртип сакчысы Шамил абый:
 
– Сау булыгыз, тагын килегез! – дип, саф татарча озатып калды.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»