• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 23.06 Финал "Эйдэ ШаяРТ". КЦ Сайдаш. 18:00
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
Бүген кемнәр туган
  • 23 Июнь
  • Әмирҗан Моталлапов - балалар язучысы
  • Җәүдәт Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Әнәс Хәсәнов - язучы
  • Римма Никитина - җырчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

25.12.2014 Мәдәният

Галимҗан Гыйлманов яңа китапларын тәкъдим итте (ВИДЕО)

Язучы-шагыйрь, әдәбият галиме Галимҗан Гыйлманов өчен 2014 ел уңышлы елларны берсе булган, быел аның ике китабы дөнья күргән. 19 декабрьдә Казанда Язучылар йортында язучының “Илекәй батыр”, “Тәкъдиргә юл” китапларын тәкъдим итү кичәсе узды.

Казанда Язучылар йортындагы Тукай клубында сатирик язучы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дамир Гыйсметдиннең шаблонсыз иҗат кичәсе узуы хакында алдарак язган идек. Язучы-шагыйрьләр белән ихлас, җылы очрашулар тукталмады, чираттагы әдәби-музыкаль кичә йөзләгән хикәя-әкиятләр авторы Галимҗан Гыйлмановның ике яңа китабы басылып чыгуга багышланды. Галимҗан әфәнде кичәне үзе алып барды, китап чыгаруының максатлары белән таныштырды.

“2014 елда ике китабым басылып чыгу минем өчен зур шатлык. “Тәкъдиргә юл” китабында - оешып, укмашып беткән фикерләрнең иң тәмлеләре, 70кә якын хикәяләрем, новеллаларым.
 
“Илекәй батыр” – балалар өчен әкиятләр җыентыгы. Балаларча уйнап, көлеп тә яши алам. Нәтиҗәсен менә күреп торасыз. “Илекәй батыр” – каян ул исем? Илекәй ул – Шәехзадә Бабичның ерак бабасы һәм аның турында бик күп риваятьләр калган”, ди Галимҗан Гыйлманов.
 
Ул иҗат кичәсен Филүс Каһиров башкаруындагы җырны тыңлап башлап җибәрде, үзе сөйләде, алып барды. Кыскасы, Галимҗан әфәнде китап тәкъдим итү чарасын җайлап кына үз кулында тотты. Залда аның иҗатын яратып укучылар да, иҗатташ, фикердәш дуслары, җырчылар, югары сәнгать вәкилләре, якташлары, оныгы да бар иде. Кичәдә катнашучылар фикеренчә, мондый рухтагы кичәләргә, очрашуларга әдәбият яратучылар сусаган булган. Шуңа да сәхнәдә барган күренешләрне тамашачы йотлыгып карап, чыгыш саен алкышлап, сөйләүчеләрне рухландырып тордылар.
 
Татар әдәбиятының аксакаллары Фоат Галимуллин, Рабит Батулла, Хатыйп Миңнегулов, Тәлгать Галиуллин, Роберт Миңнуллин һәм башка югары сәнгать, театр, җыр, нәфис сүз осталары Галимҗан Гыйлмановның иҗатын югары бәяләп, дәрәҗәле әдәбият галиме булуын әйттеләр.
 
“Галимҗан Гыйлманов үзенең әсәрләрендә хыял белән чынбарлык арасындагы чикләрне юып ташлый, кискен интригага, сергә корылган вакыйгалар тәкъдим итә. Язучының геройлары беренче карашка сәер кешеләр, әмма алар үзләренең ихлас һәм игелекле булулары, үз язмышларына үзләре хуҗа булырга омтылулары белән хәтердә калалар”, диде әлеге чарада катнашкан җәмәгать эшлеклесе Ринат Вәлиуллин.
 
Язучылар йортында узган Галимҗан Гыйлмановның “Илекәй батыр”, “Тәкъдиргә юл” китапларын тәкъдим итү кичәсенең кайбер мизгелләрен тупладык. 


Рөстәм ИСХАКЫЙ
Азатлык
№ | 24.12.2014
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№22 (901988) / 12.02.2015 17:52:40

Иркә, Берэу Гыйлмановмыни ул?

№21 (901983) / 12.02.2015 17:17:28

Төннең кара ефәк нурын тотып,
Бәйләдем дә талган йөрәкне,
Чыгып киттем ИНЕТ дөньясына.
Сагынганнар дидем, Берәүне...

Минем хисләр шашкын, давыл сыман!
Клавишларга бәрә бармаклар,
Алар да бит шундый ялыкканнар,
Алар да бит шундый арганнар...

Эх!
Кышкы төннең салкын күкрәгенә
Такташ кебек, җырлар языйм да,
Утырып бер, сезнең күзгә карыйм.
Кемгә дәшим соңгы язымда?

Минем хисләр хәрефләргә күчеп,
Клавишларга барып җиткәнче,
Импульслар белән алга таба
Сезнең мониторны үпкәнче,

Бары бер төн үтәр... Нинди озын.
Елмаерсыз әле иртәгә.
Сезнең елмаюны урлап җилләр
Таң-иртәдә миңа китерсә,

Аһ,
Иптәш Берәү! Сине интернетта
Югалтканнар икән, дисәләр,
Ясин чыккан икән кайберләре,
Терелтергә теләп, дисәләр,

Бар бәхетем шул бит минем, дуслар.
Сезнең җылы мине яшәтә.
Сөю алып килер язлар булып
Я, кайсыгыз инде, кем дәшә?!

перепост Иркәдән.

№20 (901982) / 12.02.2015 17:14:42

перепост)))) миңа андый тормышны Ходай күрсәтмәсен...Аллам сакласын...

Минем тормыш әнә безнең Берәүнең ирләр исеменнән язганча.Хатын-кызлары гына әллә ничек)))

Берәү, кайчан китабыгыз чыга?

№19 (901980) / 12.02.2015 17:00:32

зифа адбакаты , синең язмаң как раз Зифаны укучыларның зиһен дәрәҗәсен күрсәтә инде...

№18 (901979) / 12.02.2015 16:58:23

Ильсияр Каюмова
Зифа Кадыйрова исеме узен татар дип санаган хэр кешегэ таныштыр дип белэм.Анын китаплары хэрберсе бер тормыш,эйе нэкъ тормыш,бернинди уйдырма тугел.Укымаганнар укыгыз,укенмэссез.Мин узем Зифа Кадыйрованын 4 китабын укыдым."язмыш сынавы","сагынырсын мин булмам","котеп узган гомер","бэхеткэ юл кайдан".Бик кочле,анлаешлы,тетрэндергеч эсэрлэр.Зифа Кадыйровага исэнлек,саулык,янадан яна ижат унышлары телим.Без укучыларыгыз Сездэн яна эсэрлэр котеп калабыз Зифа ханым!

https://vk.com/onlinetatar?w=wall-81763294_6329

№17 (901978) / 12.02.2015 16:45:16

Мишәр математик, зифа китаплары, моныкы кебек, налог түләүчеләр акчасына чыкмый, китап укылганга, частный нәшерләр бик теләп бастыралар, и шуннан налог түлиләр. Так что, зифаны хурап маташучы "язучы"лар, ашаган табакларына кәкәй итүчеләр.

№16 (901977) / 12.02.2015 16:29:44

№15 (894807) / 25.12.2014 16:48:00

/Зифа Кадырова бит елга икешәр китап чыгара килде/.
Көнче күбәләк, Зифа Кадырова 30 китап чыгардымыни инде? Белеп сүлисеңме?!

№14 (894806) / 25.12.2014 16:45:39

Ялгыз бүре исеменнән Рөстәм Зарипов яза бугай.

№13 (894805) / 25.12.2014 16:43:55

Зифа Кадырова бит елга икешәр китап чыгара килде. Языгыз, яхшы языгыз, сезнекен дә чыгарырлар! Укырбыз, мактарбыз.

№12 (894804) / 25.12.2014 16:41:27

Аннан күпкә яхшырак язучылар җитәрлек бездә, әмма алар үз китапларын чыгара алмыйлар, чөнки "обоймада" түгел. Бу кешенең бер елда ике китабы басылгач, димәк, кайсыдыр талантлырак язучы нәшрият планына кертелмәде һәм аның әсәре халыкка җиткерелмәде. Ел саен икешәр китап чыгару мәртәбә түгел, башкаларга да, бигрәк тә яшь язучыларга юл бирергә кирәк!

№11 (894802) / 25.12.2014 16:37:00

Ә мин Галимҗан Гыйльмановны бик яратып укыйм. Аның сихри дөньясы үзенә бөтереп алып кереп китә. Дөрес, ул гадәти кешеләр өчен язмыйдыр бәлки чөнки аның язганнарын аңлар өчен югары белем янына тагы бераз үзеңнен дә күңел ярсу, бераз экстрасенсорикага ия булу, күзгә күренмәгән дөньяны сизү кирәк. Язучы турында ямьсез сүзләр язу җиңел. Әсәрләрен укып аңлап карау күпкә авыррак шул.
Ә кичәсе бик матур узды, үзе алып барды, дөрес, озынга китте, әмма ул үзе бик ихлас иде)
Уңышлар!

№10 (894798) / 25.12.2014 16:05:44

Күрмәдегезмени? Тусовкадан бит...Даһилар янында мене даһилары да кирәк...

№9 (894796) / 25.12.2014 15:43:40

Мыр-мыр,син бераз ялгыш язгансың. Андыйлар турында "скользкий тип" диләр.

№8 (894794) / 25.12.2014 15:23:31

Кыяфәтеннән үк күренеп тора - самовлюбленный чиновник. Албастысын үзе укысын, аның албастылары халыкка кирәкми һәм менә мондый купшы, чибәр, сыгылмалы-бөгелмәле чинушаларынң язулары кирәкми.Аллага шөкер, киштәләребездә затлы китапла бар, интернетка кереп укыйбыз, ә менә бу тәти Галимҗаннарның китабы беркемгә дә кирәк түгел.

№7 (894791) / 25.12.2014 15:11:48

Сез аның "Албастылар"ын укыгыз. Нык уйланырлык әсәр. Аны аңлап укырга кирәк.

№6 (894790) / 25.12.2014 15:07:13

Минем Галимҗанны укый башлаганым бар, әмма укып булмый - укырлык түгел. Язучы дип кем атаган икән аны? Нинди язучы инде ул!

№5 (894773) / 25.12.2014 14:01:54

Укып буламы соң аны? Классик булмаган язучыларны укып булмый, ник алай икән, аңлап булмый.

№4 (894767) / 25.12.2014 13:55:03

Син аның хет берәр әсәрен укыганың бармы, татар. Ник буш сүз сөйлисең?Предметно сөйләш, авыл гайбәтчеләре кебек син.

№3 (894762) / 25.12.2014 13:41:43

Галимҗин тырышты-тырышты, вәләкин язучы булаламады. Ул язучы түгел!

№2 (894730) / 25.12.2014 12:32:19

э син ос токеремнэрдэн

№1 (894728) / 25.12.2014 12:07:07

Әдипләрнең аскыртымнар төркеменнән.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar