поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.04.2009 Матбугат

«КАЙТАВАЗ»МЫ, КҮСӘКМЕ?

Сүз – татлы бал, ачы борыч ул. Сүз – назлы гөл, үткен кылыч ул. М.Хөсәен.

 

һәр газета өчен укучылар арасында бәхәс уятырлык, уйланырга мәҗбүр итәрдәй язмалар кыйммәттер. Әмма шуларга кайтаваз рәвешендә язылган кайбер язмаларда фикер алышудан, автор күтәргән проблемаларны чишү юллары тәкъдим итүдән битәр, әлеге авторга карата ниндидер агрессив мөнәсәбәт күреп шаккатасың. Әлбәттә, урынлы тәнкыйтьне кабул итә белергә дә кирәк. Тик тәнкыйть фикер төрлелеген чагылдыручы һәм авторның шул мәсьәләгә карашын яхшы якка үзгәртү чарасы булудан туктап, шәхесне мәсхәрәләү коралына әверелергә тиеш түгел. «Мин турысын әйтәм!» - дип шапырынып, азагын уйлап бетерми шул адәм баласы. Нәтиҗәсе исә бер дә күңелле түгел. Оренбур өлкәсеннән матур-матур язмалар юллаучы Дилә Йосыпованың авылда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше өчен борчылып язуын («Т.Я.», 11 сентябрь, 2008) минем бер шәһәрдәшем «Зарлану - шайтан гамәле» дип бәяләп, газетабызны бер яхшы хәбәрчедән мәхрүм үк итеп куйды, ахрысы. Дилә ханым авыргарак алды моны. Соңгы вакытларда язмаларының күренмәве дә шул сәбәпле түгел микән? Дилә ханым, шәһәрдәшемнең саксыз сүзе өчен гафу үтенәм, күңелегезне төшермәгез, языгыз!

 

Туганымның никах мәҗлесен ямьсезләп киткән дин әһеленең үз-үзен тотышына ризасызлык белдереп язган язмамнан соң («Т.Я.», 9 сентябрь) үзебезнең шәһәр газетасында икенче бер дин әһеле «Фәрештәләр ләгънәте» яудырды үземә. «Ләгънәт», «каргыш» сүзләрен саксыз кулланмаска тиешлеге кечкенәдән канга сеңдерелгән минем, ә дин гыйлеменә ия кеше «эһ» тә итми, хаксызга әйткән дә салган. Ни теләсә шуны кылана торган байлар, түрәләр белән беррәтгән дин әһелләре дә «кагылгысыз»лар статусына ия мени? Фәрештәләр ләгънәтне кемгә яудырырга икәнен үзләре белерләр дип, шактый усал итеп җавап бирмәсәм дә, күңелдәге авыр юшкын әле һаман юылмый... Гыйбрәт өчен язылганнан сабак аласы урынга, намус дигәннәренең кайдалыгын онытканнарны бары тик һөнәрдәше булганы өчен генә дә күсәк тотып якларга әзер кайберәүләр. Хәтта, редакциядән авторларның өй адресын, телефонын сорап йөдәтүчеләр бар икәнен дә беләм.

 

Хуш, газетага язган кеше кемлеген яшереп, битлек киеп тормый. Ә интернет пәйда булгач, аноним рәвештә, ягъни, берәр мәгънәсез, тозсыз кушамат артына яшеренгән кемсәләр рәхәтләнеп кеше өстенә пычрак яудыру мөмкинлегенә тиенделәр.

 

Беркөн мин дә «Т.Я.» сайтындагы «дискуссия» бүлегенә керәсе иттем һәм үземнең күптән басылган («Т.Я.», 9 октябрь, 2008) «Җыяр ризыкларың читтә булса...» дигән язмама карата язылган кайтавазга, дөресрәге «күсәк»кә тап булдым. Язмамда сүз туган ягын җирсеп, шәһәрдә тилмерүче авыл карчыгы турында бара иде. Берәүгә дә таш ату, тәнкыйть юк, тик бераз хискә бирелеп язган идем. Интернет «кайтавазчысы» бик кыска гына текстында мине, газетабызны, укучыларыбызны кимсетерлек агу тулы сүзләрне бик оста туплаган. Үзен Тотыш (нәрсәсен тотыш икән?) дигән «әдәби псевдоним» белән атаган җенессез-нисез тәнкыйтьче: «Интернетта берни аңламаганнар гына күзлек киеп газета укыйлар, алар җавап язалмый, чөнки куллары калтырый, алар безнең идеаль укучыларыбыз, тондырабыз без аларга «илһамланып» язган берәр Раушанияның язмасын!» – дигән. «Без!» дип язгач бу бәндә әллә журналистмы дияр идең – хаталары күп. Газетаның үзен кулга тотып укыган булса, Тотыш бу дәрәҗәдәге миһербансызлык, әхлаксызлык чигендәге сүзләрен бәлки язмас та иде. Ни өчен алай димме? Интернетта язмалар аерым бирелә. Ә газетада «Җыяр ризыкларың читтә булса...» дигән язмам, халкыбызның олы шагыйре Харрас Әюпнең вакытсыз вафаты турындагы ачы хәбәр һәм саубуллашу сүзе белән янәшә бирелгән. Язмам исә нәкъ менә Харрас абыйның «Шәһәр өйләрендә авыл карчыклары» дигән шигыренә нигезләнеп язылган. Газетаның үзен кулга тотып укуның өстенлегенә бер мисал бу, интернет «остасы»! Язмамның герое Фагыйлә апаны «ычкынган карчык» дип атап кына калмый, «Әле килененә ниләр әйткәндер!» – дип тә гоманлый Тотыш. Аллаһ исемен дә телгә ала. Аннан: «Дөньяны азгын карчыклар басты!" – дип сөрән сала һәм ул карчыкларны аздыруда газетабызның һәм Харрас Әюпнең үзәк өзгеч шигыренә язылган җырны җырлаучы, татарның моңлы баласы Рәсим Низамов кебек «шыңшучы»ларның өлеше зур икәнен ассызыклый. Эт тибенкесенө калган өлкәннәр турында язуыбыз аңа ошамый икән, шуңа: «Бу теманы ябыйк», – дип тәкъдим итә интернет «белгече». Кемгә ничектер, минем күз алдымда, Тотыш дигән бу исемсез бәндә, нәкъ шул балалары тарафыннан кыерсытылган бичара ата-ананың тәүфыйксыз баласы кебек гәүдәләнә.

 

Әнә, күрше подъезд төбендә еш кына салкын көннәрдә ялан аягына чүәк киеп, улы кыйнаудан башы-күзе күгәреп беткән Шура түти елап утыра. Милиция чакырган күршеләренә аның лыгыр исерек газизе: «Ник ышанасыз сез шул акылы сидерәгән карчыкка, үзе егылган ул!» – дип акыра. Әллә шул микән ул Тотыш дигәннәре? Синдәйләр барында япмыйбыз әле без бу теманы! Безгә «күзлек киеп газета укыган» әбиләребез газизрәк. Шулай булгач син, Тотыш, авызны ябыш, берәр җиреңне тотыш та, тик кенә торыш инде, яме?


Раушания ШӘЯХМӘТОВА
Татарстан яшьләре
№ 45 | 11.04.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»