|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2014 Фаҗига
Казанда шартлау! Зыян күрүчеләр бар (ФОТО)Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән. Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше коткарылган. Якынча мәгълүматлар буенча җимерек арасында тагын бер кеше калу ихтималы бар, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
|
Иң күп укылган
|