поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.12.2014 Җәмгыять

Әвәл үзеңне ярат

Без, хатын-кызлар, дөньяга шулай яратылган инде: бөтен сыйфатларыбызны да табигать тарафыннан салынган аналык инстинкты басып китә. Дөрес, әлеге табигать бүләгеннән бөтенләй мәхрүм затлар да очраштыргалый. Нәкъ менә шунлыктан ара-тирә чүп савытларында сабый мәетләре табыла, балалар йортларында ташландык нарасыйлар ана назына тилмерә..

Аналык инстинкты хатын-кызны мең газаплар кичереп бала табуга этәрә, төн йокысын йокламый, үз авызыннан өзеп туендырып, үзе кимәгәнне кидереп һәм тормыштагы бик күп нәрсәләрдән баш тартып яшәргә мәҗбүр итә. Картаеп, бөтен сәламәтлеге бетсә дә, һаман бала турында уйлый ана: яше кырыкка җиткән күз нуры туңмый микән, туйганчы ашыймы һ.б. Менә шул рәвешле, хатын-кыз үз тормышы белән яшәүдән туктап, баланыкы белән яши башлый. Артык кайгырту астында үскән бала, гадәттә, күбрәк үзе турында гына уйлаучан булып чыга. Әнисенең көчсезләнә баруын күрми дә ул. Зарланмаган, сыкранмаган әни, гүя, мәңгелек зат. Әнидән һаман-һаман алырга гына өйрәнгәнлектән, бирергә вакыт җиткәнен уйламый да буй җиткән дәү сабый.

Пенсиягә чыкканнан соң бер оешмага җыештыручы булып урнашкан Фәнзилә апага карап-карап тордым да, йөрәгем аны кызганудан кысылып куйды. Яше алтмыштан узган апаның бармак буыннары кәкрәеп беткән, утырса торып китә алмый интегә. “Ник һаман эшлисең, Фәнзилә апа?” – дим. Пенсиям үземнеке-үземә җитә дип сөйләгәнен ишеткәнем бар иде, югыйсә. Балаларының күптән үз тормышлары, оныклары үсеп киләләр. Рәхәт тормыштан көне буе чүпрәк сыкмый, кеше пычрагы җыймый бит инде бу! Бүтән һөнәр булса, эшемне яратам, шуңа китә алмыйм дигәненә ышаныр идең.
 
Фәнзилә апаның йөзе караңгыланды. “И-и, малайның башта ипотекасын түләштем, хәзер машина кредитын түлим”, – дип куйды апа, карашын аска юнәлтеп. Мин шаккаттым: “Малаең югары белемле инженер түгелме соң синең?!” – дим. “И-и, аның хезмәт хакы белән... Җиткерә алмыйлар бит, ике бала үстерәләр, – дип сөйләп китте Фәнзилә апа. – Кеше йөргән яхшы машинада да йөриселәре килде. Ул машинаны минем шушы хезмәт хакыннан түләп барабыз инде. Шунысы күңелне тырный – малай машинаны килен исеменә яздырган икән... Кайчагында хыялланам, их димен, өйдә мич ашлары пешереп, балаларны-оныкларны чакырып сыйлап, үзләренә оекбашлар, шарфлар бәйләп кенә утырырга идем дим. Моннан ярты ел элек бик каты авырдым. Эштән китәргә дә ниятләдем. Умырткада бүсер бит минем. Ниятемне малайга әйттем башта. Менә, Галиякәем, ике метрлы, алыптай гәүдәсе белән башын иеп тора: “Әни, бераз гына түз инде”, – ди”.
 
Бернәрсә әйтә алмадым шундый дәү эгоист үстергән бу апага. Моның улы, яше кырыкка җиткән ир заты, гомумән ирлекнең ни-нәрсә икәнен аз гына чамалый микән? Әле бит, әтиләре бик яшьли вафат булганнан соң, Фәнзилә апа ике баланы берүзе күтәргән, югары белем биргән. Менә сиңа, тырышлыгының җимеше, картлык көненә өмете...
 
Үз-үзен аямыйча яшәгән көчле рухлы хатыннар үстерә дә инде менә шундый бәрәңге боламыгыдай сыек ирләрне, минемчә. Эгоист бала ата-ананы азаккача сыга. Пенсия акчасыннан өлеш чыгаруына да каршы килми: әнигә хәзер ни кирәк инде, кием-салым аласы да, барасы җире дә юк, ризык та талымламый дип фикер йөртә зур сабый.
 
Әле кайберәүләре үзләренең тормыштагы уңышсызлыкларын әниләрендә күрәләр. “Син миңа тормышка дөрес юнәлеш бирмәгәнсең! Ник укыттың төзүчелеккә? Әнә, юристлыкка укыганнарның кесәсендә акча, урыны җылыда”, – дип битәрлиләр. Ә яшьлектәге хата-ялгышлары өчен балалары тарафыннан кимсетелгән аналар күпме?!
 
Адашым Галия – зәп-зәңгәр күзле, зифа буйлы, бик тә сөйкемле хатын. Яшь чагында базарда кипкән җиләк-җимеш сатучы үзбәк егетенә муеннан гашыйк булып, шуннан авырга узган. Алты балалы гаиләдә баш бала булган үзбәк егете, минем туган якта ярәшелгән кызым бар дип, өйләнергә теләмәгән һәм бала туганчы ук Үзбәкстанына кыяклаган. Башта, баласын күтәреп, әлеге хурлыктан кара көйгән әтисе-әнисе янына кайтып егылган Галия. Әмма киленле ата-ана йортында да рәт булмагач, кабат шәһәргә китеп урнашырга туры килгән. Балалы ялгыз хатынны шәһәр дә туктаусыз каккан-суккан. Тулай торактагы бүлмә өчен заводка эшкә урнашкан, төннәрен, улын йоклаткач, шул тулай торакта идән юган. Бер өтелгәч кабат кияүгә чыгарга батырчылык итмәгән. Дөресрәге, улымны үзенекедәй кабул итәрлек ир-атны очратмадым ди. Малай кечкенәдән бик чирләшкә булып үссә дә, үсмерлек чорында ныгып киткән. Көннәрдән бер көнне мәктәптән котырынып кайткан улы. Мәктәптә каратут йөзле, чем-кара чәчле малайны “чурка” дип үчеклиләр икән, баксаң! Бигрәкләр әтисенә охшап туган шул улы...
 
Менә шул көннән малай көннән-көн үзгәргән, үз эченә йомылган, усалланган. Әнисенә дорфа итеп җавап бирә башлаган. Укуы начарланган. 9нчыны бетергәч һөнәр училищесына укырга китеп барган. Бернинди үгет-нәсыйхәтне ишетмәде, имеш, мәктәптәге кушаматтан, кимсетелүдән кача ди. Монда укый башлап бер ай да вакыт үтмәгән, көннәрдән бер көнне шыр исерек кайтып кергән улы. “Кемнән таптың син мине?! Ник мин сиңа охшамаган? Гастарбайтердан таптыңмы мине, сөйрәлчек?!” – дигән. Тормышлары тоташ мәхшәргә әйләнгән ана белән улның. Малай туктаусыз әтисен таптырган. Каян тапсын инде Галия ул җимеш сатып дөнья гизгән җылы як кешесен? Язып караган Үзбәкстанга, аптырагач базардагы якташларыннан да сораштырып йөргән, “Жди меня” тапшыруына яздым хәтта ди. “Әтиең син туасын белә торып ташлап качты бит, балам, нигә кирәк соң ул сатлыкҗан сиңа?!” – дип ялварам. “Син үзең кугансыңдыр аны, без аның белән дуслашыр идек, үзенә охшаганымны күреп, ул мине яратыр иде. Синең аркада мин ятим. Башка малайларга әтиләре машина алып бирәләр, әнә!” – дип кычкыргач, муеннан бурычка батып булса да машина алырга йөрим әле менә үзенә. Бәлки туктар битәрләвеннән, ата таптыруыннан”, – ди Галия, авыр көрсенеп.
 
Ал-ал, җаныкаем, эгоист балаң бу гамәлеңне, һичшиксез, үзенең алдында булган “олы гөнаһын” юарга азаплана дип кенә кабул итәчәк. Тирәнәйт яшьлек хатаңны, дидем эчемнән генә. Нәрсә дим инде мин адашыма. Мин бит аның хәлендә калып карамаган...
 
Бик күп әдәби әсәрләр сюжетына салынган, драматургия аша театр сәхнәсендә уйналган тагын бер күренеш бар тормышта. Күренеш дип әйтү генә аздыр, мөгаен. Гүзәл затларның тормыштагы тагын бер ялгышы дип әйтү дә һәр очракта да дөрес түгел. Ялгышлардан туган язмышның усал шаяруы, хәтта фаҗига дисәк дөресрәктер.
 
Бик күп гаиләләр таркала. Гадәттә балалар ана белән кала. Еш кына гаилә ызгыш-талаш белән һәм тәмам дошманлашып бетеп таркала. Хатын-кыз үпкәли һәм хәтта баласы өчен өзелеп торган ир-атка карата да үч алу коралы итеп... баланы сайлый. Ата белән баланы күрештермәү юлларын эзли, берүзе бәргәләнеп яшәү чыганагы эзләсә- эзли, әмма ирдән матди ярдәм алудан да баш тарта. Ир-атның табигате шундый, баланы сагынып озак өзгәләнми ул, бүтән гаилә кора һәм беренче баласы белән бөтенләй дә аралашмый башлый. Хуш, хатын ярты канат белән изаланып баланы аякка бастыра, үз-үзен аямыйча яши, бала “сатлык ата”ның юклыгын сизмәсен дип, үзеннән корбан ясый. Еллар үтә, буй җиткән бала әтисе хакында сорый һәм аны эзләп табу нияте белән яна башлый. Ниһаять, очрашалар, аңлашалар. Әти кеше аклану юллары эзли, безнең күрешә алмавыбызда әниең гаепле дияргә дә мөмкин. Үз гаебен йомшарту нияте белән балага кыйммәтле өс киеме, компьютер, яисә мопед ише берәр әйбер бүләк итә. Шул көннән ата белән бала бик якынаеп китәләр. Әни кеше арткы планда кала. Хәтта әтисе янына бөтенләй киткән балалар да була. Хатын-кыз моны бик авыр кичерә. Баланың теле ачылган, тәпи киткән чакларын, күз ачалмый авырып ятканнарын һ.б. күрмәгән, тәрбия итмәгән кеше синең соңгы өметеңне тартып алсын...
 
Мин тормышта шактый еш күзәтелгән хатын-кыз фаҗигасенең бары бер вариантын гына тасвирладым. Бу очракта хатын бала һәм ата арасына киртә куеп үзе ялгышкан. Ә бит гаиләсен ташлап чыгып киткән, яисә кечкенә сабые белән хатынын урамга куып чыгарып, яңадан бар икәннәрен дә белмичә, хәтта алименттан качып яшәүче ирләрнең дә көннәрдән бер көнне буй җиткән баласын эзләп табып, ата назына, игътибарына сусаган ул-кызын үз ягына аудару мисаллары да бар.
 
Тормыш – катлаулы. Әмма ничек кенә булса да, без – хатын-кыз, ана булып калырга тиеш. Киңәш итеп нәрсә генә әйтә аламмы? Кызлар, әниләр, гүзәлкәйләр! Әйдәгез, бераз гына үзебезне дә яратыйк әле. Балаларга гына биреп бетермик бөтен җылыбызны. Тормыш итәрлек җылыны үзебезгә дә калдырыйк. Үз-үзебезгә дә игътибарлы булыйк. Кайда гына булсак та, матур күреник. Моның өчен кызыңа 60 меңлек тун алып кидереп, үзең 5 меңлек иске пәлтәдә йөрмәскә кирәк. Балалар таушалган-арган әниләреннән кеше арасында оялмасын өчен вакытында ял итә дә белик. Безнең дә Аллаһы сөеп биргән гомеребез бар. Җанкисәкләрем! Үз-үзебезне хөрмәт итәргә өйрәнмичә, ул хөрмәтне балалардан өмет итмик! 

Галия ХӘКИМОВА
Татарстан яшьләре
№ 67 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»