поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.12.2014 Җәмгыять

Фәндәс Сафиуллин: “Ачлык булмас дип ышанам, ә кытлык инде килә башлады”

– Фәндәс абый, татар халкының сабырлыгы турында ни әйтерсез? Күпме җәберләнгән, ачлыкны, сугышны күргән, барыбер сынмаган, сыгылмаган. Әмма сабыр төбе сары алтын дисәләр дә, сабыр итеп кеше изелеп кенә яшәмиме?

– Үземдә дә шундый ук сорау: сабырлык дигән затлы сыйфатыбызны күпләребез битарафлыкка алмаштырмады микән? Үзебезнең язмышка, бүгенге хәлебезгә, киләчәккә битарафлыкны аклау өчен. Тапталган хокукларыбызны яклаудан куркуыбызны, җебегәнлегебезне акларга тырышу өчен генә кулланыла түгел микән ул “сабырлык” дигән сүз бүгенге көннәрдә? 

 
Ә сабырлык дигән төшенчәне мин бу дөньяда яшәвеңнең мәгънәсенә стратегик күзлектән карый белүдер дип аңлыйм. Таш яуса аңа чыдарлык “зонтик” эзләп бәргәләнмә, ыргылып аккан салкын ташкыннар юлыңны өзгәндә йөзеп аркылы чыгарга ашыкма. Бераз тынычлык урнашуын көт, исән калып үтәрлек кичү урынын эзлә. Барасы юлыңда бераз туктап калырга да, чигенеп, урау юллардан озаграк барырга да туры килә кайчагында. Әмма юлыңнан тайпылырга туры килгәндә дә, графигың бозылса да, максатыңнан, өмет-ниятләреңнән, кыйблаңнан тайпылма. Минемчә, шулдыр сабырлык.
 
– Татарстанда президент исемен саклап калу өчен көрәш бара. Бу ни дәрәҗәдә мөһим? 
 
– Монда төп мәсьәлә президент исемен саклау түгел, ә Татарстаныбызның үз җитәкчесенә үзебез исем бирү хокукын РФ Конституциясендә беркетелгәнчә саклап калу. Икенче төрлерәк әйткәндә, сүз исем турында бармый, ә исем бирү хокукы турында бара. Үзеңнең балаңа үзең сайлаган исемне бирү хокукыннан мәхрүм итүгә тиң бит бу ахмак закон. Ни кызганыч, әле бик күпләребезгә шуны аңлау җитми. Шуны аңламау аркасында бер мәсхәрәле законны тыныч кына кичердек инде. Латинга кайтуны тыюлары турында әйтәм. “Нигә кирәк безгә латин?!” – дип шапырынучылар бүген дә бик күп. Ә бит татарга латин хәрефләрен тыйган закон гомумән латиница турында түгел! Аның турында анда бер сүз дә юк! Ул законның төп мәгънәсе – татар халкының үзенең туган теленә, үзенең ана теленә үзе хуҗа булу хокукын юк итү. Кешелек тарихында мисалы булмаган кыргый закон. Совет заманында, әлифбаларыбызны ирексезләп алмаштырганда Сталин да андый хурлыкка барып җитмәде. Махсус закон кабул итмичә генә, “по просьбе трудящихся” дип кенә үткәрделәр. Шул закон нигезендә татар халкы хәзер үзенең татар теленә үзе хуҗа түгел. 
 
“Президент” исеме белән дә шул якка барабыз. “Нинди исем бирик икән?” дип бәхәсләшәбез. Нинди генә исемне кушсак та, ул бит тулысынча безнең хокук. РФнең үзенең Конституциясе буенча. 
 
– Кырымның Россиягә кушылуына да шактый вакыт узды. Анда яшәүче татарлар белән аралашканыгыз бармы? Аларның тормышы яхшырдымы икән?
 
– Кушуын куштылар... Тормышлары яхшыру турында әлегә шау-шу ишетелми, күренми. Булса күпертерләр иде. Кырым татарларының хәлләре авыраю турында дөньядагы мәгълүмати чыганакларда хәбәрләр күп. Аралашырга туры килмәде. 
 
– Хәзерге вакытта Россия икътисадын ничек бәялисез? Санкцияләр бетмәсә, чит илләр белән сату-алу җайланмаса, Россия үзен туйдыра алачакмы? Узган гасырның туксанынчы елларындагы ачлык, дефицит заманы килмәсме? Ул заманнар кабатлану куркынычы бармы?
 
– Россиянең, ниһаять, үзен-үзе туендырырга тиешлеге турындагы фикергә күп елларга соңга калып булса да килүе – тарихка керерлек вакыйга. Санкцияләр булмыйча шуңа башлары җитмәгән. Тозлы кыярны Болгариядән, бәрәңгене Израильдән валюта түләп ташудан хурланмаганнар. Ул санкцияләр Россияне акылга этәрерме, төп башына утыртырмы – бүген әле беркем дә төгәл генә әйтә алмас. Ачлык булмас  дип ышанам, ә менә кытлык инде килә башлады төсле.
 
– Путинның федераль җыенга мөрәҗәгатен тыңладыгызмы? 
 
– Тыңладым. Аның ел саен кабатланган матур сүзләренә ышанучан ватандашларыбызда ул мөрәҗәгать, мөгаен, тагын бер кабат якты киләчәккә нурлы өметләр уяткандыр...
 
– “Көньяк Агым” проектын туктатып, кем җиңде дип уйлыйсыз? 
 
– Туктатырга теләүчеләр җиңде. 
 
– Декабрь ае – газета-журналларда эшләүчеләр өчен “кызу печән өсте”. Күп басмаларның тиражы кими. Моның сәбәбен нидә күрәсез? Бүген халык, зыялылар укысын өчен басмаларга нәрсә җитми? Газета-журналлар белән танышып барырга вакытыгыз бармы?
 
– Татар матбугаты коточкыч авыр хәлдә. Сәбәпләрен берәмләп санап китсәк, күпкә җыела: монополизм, коммерция, цензура, сүз һәм фикер иреген кысып, изеп юк итү, мәгълүмати блокада, реклама, кәсеп өчен файдасы аз булган татар матбугатын, гомумән, кирәксенмәү. Газета-журнал укудан биздерелгән халыкның башка мөстәкыйль газеталар белән дә кызыксынуы кими. 
 
Тагын бер сәбәп – газета-журналларыбызны таратучы почта. Тарифлары – болай да хәерче газета-журналларыбызны кычкыртып талау. Сәбәпләрнең сәбәбе – хакимиятнең халыкка арты белән борылуы, үзенең таянычын халыкта түгел, ә котырып баеган байларда, олигархларда, авылны талап азган алпавытларда күрү. Артык мәшәкатьсез, тыныч кына идарә итеп, рәхәт кенә яшәү өчен халыкның комачауламавы кирәк. Мәгълүмат сәясәте бу эшне бик уңышлы итеп алып бара. Мәрхүм Мао Цзедун: “Чем слабее народ, тем сильнее государство” дигән формуланы яратып кабатлый торган булган. Вертикаль хакимиятнең бу кагыйдәсе мәгълүмат сәясәте аша тормышка ашырыла. 
 
– Фәндәс абый, Яңа ел якынлашканда күпләр узып баручы елга нәтиҗә ясый. Бу ел сезнең өчен нинди уңышлар һәм уңышсызлыклар алып килде? Россия өчен нинди ел булды? Татар милли хәрәкәте нинди уңышларга иреште?
 
– Бәрәңгебез кышка-язга җитәрлек булып уңды. Теплицабызда  үстергән кыяр-помидорларыбызның уңышын да мулдан алдык. Быел алма булмады диярлек. Ә Россиягә үзе чәчкән уңышларын җыясы бар әле. Татар милли хәрәкәтенең эшчәнлеген исә хәрәкәт иткән татар үзе белә. Селкенмәгәннәренә татар хәлен белүнең кирәге юк. 
 
– Яңа ел ниндидер яңалык, үзгәреш алып килер дип өметләнәсезме?
 
– Инде китереп җиткерә язган, исеме белән әйтергә дә тел әйләнми торган яңалык-үзгәрешләр килә күрмәсен. Аларны ашыга-ашыга әзерләүчеләрне туктатып булса иде. 
 
– Яңа елга өегездә чыршы куясызмы?
 
– Юк, куймыйм. Бер кичлек бәйрәмне бизәр өчен генә үз җирендә матур булып үсеп утырганда кисеп-суеп үтерелгән чыршыны өйгә алып кайтып куюны мәҗүсилек заманыннан калган кыргый гадәт дип саныйм. 
 

Энҗе БАСЫЙРОВА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»