поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.12.2014 Шоу-бизнес

Күрәзәче КЛИП: DJ Радик мотоциклы белән клиптагы сыман авариягә эләккән

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче DJ Радик, мотоцикл белән мавыгуы аркасында, шактый вакыт хастәхәнә юлын таптый. Эш шунда: быел җәй әтисенең авылыннан (Түбән Новгород өлкәсе, Рыбушкино) ерак булмаган тауга мотоцикл белән менеп, күңелсез хәлләргә тарый. Җитмәсә үзе генә, янында беркем дә булмый.

 – Буш вакытым аз булуга карамастан, мотоциклда йөрергә бик яратам. Җәй көне әтиемнең авылыннан ерак булмаган тауга менәргә ниятләдем. Үземә максат куйсам, аны эшләмичә туктый алмый торган бер начар гадәтем бар.  Берүзем мотоциклга утырып чыгып киттем, – дип башыннан кичкән вакыйгаларны сөйли башлады ул Intertat.ru хәбәрчесенә. Сүз уңаеннан, бу тауда җырчы Айрат Сафинның “Яшә җирдә” исемле җырына клип төшерелгән булган. – Съемка вакытында тауның кире ягыннан менгән идек. Ә мин бу юлы текәрәк ягын сайладым. Кызганыч, тауның бик текә һәм үләннең юеш булуын менеп җитәрәк кенә аңладым. Әле җитмәсә тизлекне дә арттырган идем. Тауның уртасындарак бер тәгәрмәч әйләнми башлады. Егылганда мотоцикл өстемә төшеп, гәүдәмне сытмасын өчен, аны яткырырга чак өлгедем. Шулай итеп егылудан тыелып калсам да, билем урыныннан чыкты. Җәрәхәтләнгән урыным авыртып, җиргә яттым. 10-15 минут шул рәвешле ятып торганмындыр. Үземнең акылсыз гамәлем турында уйландым. Авырту бетмәде. Кояш баерга да санаулы минутлар калып бара иде. Утырып түгел, атлый да алмадым. Шул мизгелдә яңгыр яварга тотынып, әллә каян көчле җил чыкты.

Бу куркыныч вакытта тиз арада Радикка ярдәм чакыртырга кирәк була. Ә   i-Phone ында 3 процент зарядкасы гына кала. Дус егетенә шалтыратып, үзенең кайдалыгын һәм ничек табасын әйтеп бирә анысы. i-Phone сүнәргә бер минут кала, башына үзенең геолокациясен җибәрү идеясе килә. Ул аны коткара да. Ярдәм чакырырга җае чыкмаган булса, Радикка анда кунарга туры килгән булыр иде. Бер сәгатьтән соң аның янына дуслары килеп җитә. Урыныннан да тора алмаган Радикны тиз арада хастәхәнәгә алып китәләр. У меня много свободного времени на работе, поэтому часто не знаю, чем себя занять. Друг посоветовал перейти по ссылочке , и скачать на телефон лицензированные казино . Теперь постоянно кручу барабаны на игровых автоматах, и зарабатываю неплохую прибавку к зарплате. И это очень интересно.  
 
Бу күренешләр Айрат Сафинның клибындагы сыман килеп чыга да. Нәтиҗәдә, ул 3 ай буе йөри алмый. Ә гастрольләргә чыкканда, авыртуны баса торган укол ясыйлар. Сүз уңаеннан:  бу урын әтисе авылыннан якынча 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Радик анда җәяү дә барып җитә алмаган булыр иде. Аны бары Аллаһы Тәгалә, i-Phone һәм GPS функциясе коткара. Intertat.ru хәбәрчесенә хәзер инде әйбәт кенә йөри алуын, һәм башка юлы тауга мотоцикл белән менмәячәген әйтеп узды. Шулай да, бил турысындагы сызланулары әле дә үзен сиздереп тора. Бүгенге көндә Радик мануаль терапия курсларына һәм шәхсән аның өчен эшләнелгән дәвалау тән тәрбиясе алып йөри икән.
 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ | 21.12.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»