поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.12.2014 Шоу-бизнес

"Җырлыйк әле"дән Газинур Фәйзуллин: “Колхоз бетмәсә, авылда каласы идем” (ФОТО)

Газинур Фәйзуллин “Җырлыйк әле!” тапшыруын алып бара башлагач, тамашачылар арасында: “Гөлдания Хәйруллинаны яхшы беләбез. Ә бу егет кем соң? Җырлаганын ишеткән юк, моңа кадәр “ТНВ”да да эшләми иде кебек... Кайдан килеп кергән?” — ише сорауларны яудыручылар шактый булды.

Газинур — конферансье, шоумен. Ә иң беренче чиратта ул — мал табибы, төгәлрәк әйтсәк, атлар дәвалаучы. Ат табибы “Җырлыйк әле!”гә ничек килгән? Элек кайларда эшләгән? Шәхси тормышы һәм башкалар турында кызыксынып, Газинур белән күрешеп сөйләштек.

“ҖЫРЛЫЙК ӘЛЕ!”ГӘ МИНЕ РӨСТӘМ ЗАКИРОВ КЕРТТЕ”

— Газинур, соңгы арада тормышыңда иң зур яңалык “ТНВ”да эшли башлау булгандыр. Анда ничек килеп эләктең?


— Бу тапшыруга Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров “гаебе” белән килеп эләктем. Без күптән таныш, мәҗлесләрдә бергә еш эшләргә туры килде. Мин — алып баручы, ул җырчы булып, күп туй-юбилейларда йөрдек. Шунда якыннан күрде, белде мине Рөстәм абый. Шоу-бизнес өлкәсендә дә, тормышта да яхшы дуслар без. Булышып, бер-беребезне төрле җирдә рекламалап, уртак тел табып эшлибез. “ТНВ” җитәкчелегенә дә мине Рөстәм абый тәкъдим иткән. Тапшыру алып барырга чакыргач, үземне сынап карарга уйладым. Бардым, икенче көнне үк “съемка”лар булды. Күпме срокка алганнардыр, әлегә белмим. Матур эшли башлаган кебек, тамашачыны ялыктырмыйча, рейтингын төшермичә, киләчәктә шулай дәвам итә алсак, шуңа канәгать булачакмын.

Моңа хәтле ара-тирә “ТМТV”дагы “Музыкаль каймак” тапшыруын алып баргаладым. Концертларга еш чакыралар. Күп вакыт тамада вазыйфасын башкарабыз.

— Тапшыруга ничегрәк кереп киттең?


— Авыррак. Чөнки мин телевидение өчен профессиональ алып баручы түгел. Концертларда эшләү бөтенләй икенче бит. Әдәби телдә сөйләү, сценарийдан читләшмәү... Үзеңне гел кысаларда тотасы... Гөлдания апа белән бергә эшләп китү җайлы булды анысы. Ачык күңелле кеше ул, элек тә яхшы белә идем үзен. Өстәвенә икебез дә Сарман якларыннан. Уртак телне тиз таптык.

Сценарийны язып бирәләр. Дөрес, үзем аны башкачарак үзгәртер идем. Чөнки образым икенчерәк. Әмма тапшыруның стиленнән тайпылып, әйткәнемчә, кысалардан читкә китеп булмый.

— Тәнкыйть сүзләре ишеттерүчеләр бармы?


— Алай эт итеп сүгүчеләр булмады (көлешәбез). Аның каравы үземне еш тәнкыйтьлим. Бәлки, “ТНВ” образымны үзгәртергә ярдәм итәр.

— Син үз эшеңне дә булдырган идең түгелме, Газинур?


— Әйе, мин — шәхси эшмәкәр. Өч егет бергә бәйрәмнәр оештыру буенча үз фирмабызны ачтык. “Фабрика настроения” дип атала ул. Ун елдан артык эшләп киләбез.

“МИН — АТ ТАБИБЫ”

— Газинур, син шоу-бизнеста кайнасаң да, беренче чиратта, атлар дәвалаучы табиб бит. Биш ел университетта укып, бу өлкәдә бер көн дә эшләмәгәнсеңдер әле? Ул һөнәрне ничек сайлыйсы иттең?


— Күп әйберне укымыйча да беләм. Мин авыл егете бит. Атларны да яхшы дәвалыйм, башка эшләрне дә булдырам. Студент елларында практика үткәндә дә гел иң алдынгылар рәтендә бардым. Күп фермаларга баш мал табибы итеп эшкә дә чакырдылар. Колхозчылар гаиләсендә тудым, мал-туар арасында үстем. Якын булганга сайлаганмындыр бу юлны. Укырга кергәнче үк малларга укол ясый белә идем.

Кызганыч, соңгы елларда авылыбыз тормышы начарланды. Шуңа университеттан соң эшкә кайтмадым да инде. Мин мәктәптә укыган елларда безнең авыл Сарман буенча фермалары, фермерлары белән алдынгылар рәтендә тора, дан тота, гөрли иде. Комплекслар төзелә башлагач, яңа кануннар кергәч, колхозлар кысылды, тора-бара бөтенләй бетте. Авыл тормышын түбән тәгәрәттеләр. Хәзер колхоз, шулай дип әйтергә ияләшкәнмен, бик начар хәлдә. Анда кайтып зур үсеш күрмим.

— Әти-әниеңнәр ничек яшәп ята?

— Әнием Ләйсән гомер буе колхозда эшләде, әле дә шунда кайный. Аңа 47 яшь. Гаиләдә мин бердәнбер бала. Әмма иркә булмадым, балачактан бөтен эш эләкте. Ә әти Наил исемле.

Сүз уңаеннан, әнием бик матур җырлый. Вокал ягыннан осталык аңа тумыштан бирелгәндер.

— Ә син җырлый беләсеңме соң?


— Юк шул. Миңа җырлау сәләте бирелмәгән. Әмма балачактан гел сәхнәгә чыгаралар иде үземне. Әле алып баручы сыйфатында, әле берәр юмор белән... Бер төркем егетләр заманында “КВН”да да уйнап йөрдек. Шулар әкренләп сөйләм телен үстергәндер инде. Элек сәхнәне яратмаган, аннан читләшкән Газинур хәзер шуның белән яши. Ул тормыш рәвешемә әйләнде. Әйткәнемчә, җырламыйм. Чөнки җырчы — җырларга, алып баручы — алып барырга, ат табибы атларны дәваларга тиеш (көлешәбез)...

— Тиеш булгач, ник дәваламыйсың соң?

— Алып баручы яхшырак чыга кебек. Кайчак уйлап куям да, кешеләр белән чагыштырганда, хайваннар арасында эшләве җайлырактыр кебек (көлә).

— Әле соң түгел. Картлык көнеңдә берәр авылда йорт салып, ат табибы булып китмәгәең...


— Булуы бик мөмкин, чөнки авылны яратам. Дипломым бар, эше дә табылыр. Йорт салу хыялы юк түгел. Барысы да киләчәк планнары.

— Газинур, үткән ел өйләнеп куйдың бит әле син. Хатының Регина кайсы яктан?


— Апас кияве мин. Башкалага якын район. Бәрәңге, ит беткән саен кайтабыз (көлешәбез). Монысын шаяртыбрак әйтәм инде. Мөмкинлек чыкканда, ял итеп киләбез. Хатыным Регина яшь, әле студент кына. Юрист белгечлеген үзләштерә. Мине, эшемне аңлый. Гаиләбездә бар да тәртиптә, матур гына яшәп ятабыз. Артыгын мактамыйм, сүгәргә дә яратмыйм (көлешәбез).

2014 елда минем өчен иң зур һәм куанычлы вакыйга — кызым дөньяга килү. Аңа Ассель дип исем куштык. Гарәп теленнән алынган ул. Балабызга дүрт ай. Күз тимәсен, кызыбыз тыныч.

* * *

Тулы исеме: Газинур Наил улы Фәйзуллин
Туган урыны: Сарман районы, Янурыс авылы
Туган көне: 13 июнь, 1987 ел
Белеме: Казан дәүләт ветеринария академиясе

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

 


 


Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»