|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2014 Милләт
Нижгар татарлары узып барган елга нәтиҗә ясадылар, яңа елга планнар кордылар12 декабрьдә Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе (РНКАТНО) Советы әгъзалары үзләренең чираттагы утырышларына җыелдылар (фотода). Надир Хафизов рәислегендә автономиячеләр узып барган елдагы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясадылар, яңа елга планнар кордылар. Надир Мансур улы дин, власть һәм бизнес өлкәсендә башкарылган эшләргә һәм планда торган мәсьәләләргә басым ясады. Якын арада Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләр Шурасы рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашаячагын белдерде. Бу эшлекле очрашуда автономия өлкә Диния нәзарәте структурасына үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгачак. Региональ һәм муниципаль власть белән аңлашучанлык табу һәм хезмәттәшлек урнаштыру шулай ук киләсе елга актуаль тема булып кала. Татарларның эре эшмәкәрләрен иҗтимагый эшчәнлеккә тарту да көн кадагында торачак. Бу өч юнәлештә эшләү автономиянең эш нигезен тәшкил итеп, абруен арттырыр, ә иң мөһиме – болар барысы да өлкә татар җәмәгатьчелеге файдасына эшләнәячәк.
РНКАТНОның Уразавылдагы даими вәкиллеге турында аның җитәкчесе, автономиянең башкарма директоры урынбасары Илдус Абдуллин бәян итте. 2015 елның беренче кварталына бюджетны раслагач, РНКАТНОга әгъзалар кабул итү һәм аларны аның составыннан чыгару мәсьәләсе каралды. Кызганыч, беренче корбан да бар. Аны Казанга Конгресска барган Совет әгъзалары автономия мәнфәгатьләренә каршы астыртын эшләүдә гаепләделәр. Ләкин бу мәсьәлә бертавыштан хәл ителде дип әйтергә ярамый, чөнки документаль дәлилләр булмаганга күрә, кайберләре бу карарга каршы иде, кайберләре ике якка да битарафлык күрсәтте.
Юнәлешләр буенча РНКАТНО Советының яңа структурасы каралды һәм расланды. Совет рәисенең беренче урынбасары Валерий Камальдинов Иҗтимагый секторны җитәкләр. Икенче урынбасары Шамил Мансуров автономиянең финанс-экономик хәлен контрольдә тотар. Өченче урынбасары Гаяз хәзрәт Закиров, аңлаганыбызча, дини эшләр һәм белем бирү секторы белән җитәкчелек итәр.
Валерий Павлович кул астында яшьләр, спорт һәм мәдәни бүлекләр эшләр. Шамил Нариманович административ-оештыру эшләрен төзер, Татарстан белән мөнәсәбәтне ныгытыр. Шулай ук бу секторда информацион һәм проект бүлекләре дә эшчәнлекләрен җәелдерер.
Тәнзилә Бурханова РНКАТНО каршында “Хәрәкәт” дигән яшьләр үзәген оештыру инициативасы һәм проекты белән чыкты. Әмма ләкин аны мөстәкыйль бер оешма ясамас өчен, Совет әгъзаларының күпчелек тавышы белән әлеге проект яшьләр бүлегенә беркетелде.
РНКАТНОның 2015 елга караган план-проектында күп һәм төрле чаралар билгеләнгән. Бүген мин аларның кайберләрен генә атап үтәм. Мәсәлән, киләсе елның беренче кварталында “Нижгар татарлары” журналының өченче саны дөнья күрәчәк. Тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балалар өчен “Чыршы бәйрәме” оештырылыр. “Авыл кызы”, “Милли көй” конкурслары, “Дуслык күпере” фестивальләре үткәрелер. Өлкә сабан туеның урыны алмашынуы ихтимал.
Ике сәгатьтән артык фикер алыштылар автономия Советы әгъзалары. Соңыннан Надир әфәнде Хафизов барысына да олы рәхмәтләрен белдерде һәм киләсе Яңа ел белән тәбрикләп, ак юллар, хәерле гомерләр, имин тормышлар теләде.
Автор фотосы.
О.ХӨСӘИНОВ |
Иң күп укылган
|