поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.12.2014 Мәдәният

Мәскәүне дә таң калдырган Ирек

Рузалия ханым әле дә бу турыда көлемсерәп исенә ала. Ирек ул чагында рәтләп сөйли дә белми, ә менә атасының гармуныннан һич кенә дә аерыла алмый интегә. Әтисе эшкә китәргә җыенып беткән инде. Ә Ирек шул вакытта бүлмәсеннән йокылы күзләрен уа-уа йөгереп чыга да:

- Әтием, бер генә тапкыр тагын уйнап күрсәт әле, - дип ялвара башлый. Гармун моңы бу кечкенә гөнаһсыз нарасыйга ашау, эчү, саф һава кебек  яшәүгә көч бирүче, бик тә кирәкле гамәл булып тоелгандыр, күрәсең. Менә шулай кечкенәдән Ирек музыка дөньясына кереп чума. Өч яшь тулганда ул әтисе бүләк иткән үз гармунында уйный инде. Бу мизгелләрдә дөньяда аңардан да бәхетлерәк кеше булмагандыр, мөгаен.

Берничә ел элек Татар Әбдекие авылында Сабан туе гөрләп барганда, мәйданга кечкенә урындык чыгарып куйдылар. Кызыксынып, кем нәрсә эшләргә җыена икән, дип янымда утырган күршемнән сорарга булдым.
 
- Менә хәзер үзең күрерсең! - диде ул, сөрле елмаеп. Шунда урындыкка кечкенә генә бер малайны китереп утырттылар да кулына гармун тоттырдылар. Үзеннән зуррак уен коралы артыннан рәтләп күренмәгән дә бу нарасый өздереп гармун уйный башлады. Шул чакта мин бу күренештән таң калган идем! Беренче тапкыр Татар Әбдекиенең булачак талантлы яшь гармунчыларының берсе - Ирек Мотыйгуллин белән нәкъ шул вакытта таныштым да инде.
 
Бүгенге көндә ул Татар Әбдекиеннән йөреп, күрше Денис авылының унберьеллык мәктәбендә җиденче сыйныфта укый. Очрашуыбыз вакытында Ирек үзенең бу гамәле турында кыскача гына сөйләп бирде.
 
- Әйе, гармунда уйнарга бик тә яратам! Әгәр дә янымда берәрсе җырлап тора икән, үземнән-үзем аңа кушылып уйный башлыйм. Көй-җыр ишетәм икән, шунда ук ноталарга салам, - диде ул.
 
Идрис әфәнде белән Рузалия ханым улларының гармун моңына мөкиббән икәнлеген әле кечкенә чагында ук аңлап алганнар һәм аны биш ел Шенталы муниципаль районда урнашкан музыка мәктәбенә йөртеп, музыка белеменә өйрәткәннәр. Хәзер ул үзе дә башлангыч сыйныф балаларын укыта ала. Бу турыда аның документы да бар.
 
Ирек Мотыйгуллин Шенталы, Камышлы районнарында, Тольятти шәһәрендә, Татарстанда үткәрелгән конкурсларда, фестивальләрдә  катнашып, призлы урыннар яулаган, кубоклар белән бүләкләнгән һәм Гран-при бүләгенә дә лаек, дип табылган. Тамашачылар аның заман җырларын башкаруы белән беррәттән, борынгы җырларны җырлавын да бик яраталар. Ул быел язын Самара шәһәрендә үткәрелгән яшь гармунчылар бәйгесендә беренче урынны яулаганнан соң, августта Краснодар краеның Туапсе шәһәрендә “Орлёнок” лагеренда, ә ноябрьда Мәскәүдә “Бәллүр йолдызчыклар”дип исемләнгән конкурста икенче урынны яулаган.
 
Үзенең сокландыргыч татар моңы белән Мәскәү тамашачысының йөрәгенә үтеп кергән бу гади авыл малаеның шатлыгы хәтсез. Ул Россиянең танылган эстрада җырчысы, конкурсның жюри  рәисе Иосиф Кобзон, телевидение тапшыруларын алып баручы Ангелина Вовк һәм башка олуг шәхесләр белән очрашып, танышуы турында горурланып сөйләде. Ерак - җиде мең километр араны үтеп, Хакасиядән килгән  гармунчылар белән аралашуы аеруча кызыклы булган. 
 
Ирекнең әнисе Рузалия ханым - Шенталыда район социаль үзәгендә бүлек мөдире, әтисе  Идрис әфәнде полиция бүлегендә юл иминлеге хезмәткәре булып эшли, абыйсы Илнар Самарада  югары уку йортларының берсендә укый. 
 
Ирек мәктәпне тәмамлагач, музыка буенча югары белем алу турында хыяллана. Гармуннан башка, ул гитарада да уйнарга ярата. Аның талантына таң калган бер эшкуар, яшүсмергә  кыйбатлы музыка аппаратурасы һәм гитара бүләк иткән.
 
Бүгенге көндә авыл гармунчылары олыгая бара, ә менә яшьләр арасында гармун уйнаучылар күп түгел әле. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган, халкыбызның милли җәүһәрләре саналган көй-җырларыбызны башкарган Ирек Мотыйгуллин Татар Әбдекиенең, Шенталы районының гына түгел, өлкәбезнең барлык татар авыллары горурлыгы да бүген. Без аңа якты, матур киләчәк, зур иҗади уңышлар телибез!
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ 51-52 | 20.12.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»