поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
19.12.2014 Җәмгыять

Нурулла Гариф: “Вакланырга вакытым юк” (ФОТО)

Нурулла абый Гариф телевизор экраннарында балкып йөргән кеше түгел, ә анда булган мәгълүмат шулкадәр күп, аны үзләштерергә ничек өлгерә дип шаккатасың. Өйрәнгәнен тозлап ятмый, күбрәк кеше белсен дип, китап итеп чыгара. Анысын да дәүләттән акча сорамыйча, үзе эшләп тапкан малга бастыра. Акчаны, билгеле, көрәп алмый, гади авыл укытучысы бит ул. Балаларга физика фәне серләрен ача, әмма шул ук вакытта аларда татар тарихы белән кызыксыну барлыкка килмәсме дип тырыша.

Өлгерлегенә шаккатарсың, әле атна саен туган авылына кайтып йөри, туган нигезен ныгытты, шундагы борынгы биналарны төзекләндерер өчен акча юллап, көченнән килгәнчә тырышты. Татарга кыек сүз әйттерми, бигрәк тә яшьләргә, үссеннәр, өйрәнсеннәр дип үсендереп тора. Ә менә татарча белеп тә туган телдә аралашмаганнарны, балаларын милли мохиттән ераклаштыручыларны шелтәли. Анысы да олыларча, борчылып. Аның ниләр белән шөгыльләнгәнен үзеннән сораштык.

“ЕЛ САЕН 3-4 КИТАП ЧЫГАРАМ”
 
— Нурулла абый, Сезнең “Освободительная война татарского народа” китабыгызга карата берничә ел элек кайбер шовинистлар зур җәнҗал чыгарды. Милләтара низаг кузгата дип, алар хәтта судка да барып җитте. Анда да җиңеп чыктыгыз. Тарих белән кызыксынуыгыз дәвам итәме? Ниләр белән шөгыльләнәсез?
 
— Төп эшем — мәктәптә, кызыксынуым тарих, әдәби һәм тарихый әсәрләр язу белән бәйле. Ел саен 3-4 китап чыгарам. Алар арасында гомум татар тарихына караганнары да, аерым авыллар тарихына кагылышлылары да бар. Әле шушы көннәрдә генә әниемнең туган авылы “Чураш авылы тарихы”н һәм үз нәселемә бәйле “Һәр кешедә туганымны күрәмен” дигән ике яктан да әби-бабаларымның шәҗәрәсен, бар яшәешләре тарихый документлар белән расланган 268 битле китап чыгардым. Анда искә алынган туганнарым гына да меңнән артык! Әле аларның оныкчыкларын да санасаң, бик күп булып чыга. Дөрестән дә, һәр кешедә туганыңны күрердәй буласың.
 
Соңгы ярты елда репрессия чорларына бәйле хезмәт язам. Башлаганда бер генә китап булыр дип уйлаган идем, хәзер күзаллавымча, серияләп китәр, ахры. Беренчесе кулга алынган, юкка чыгарылган муллалар турында булыр дип торам. Аңа исем дә таптым инде: “Коммунизм тәмугы аша”. Бу эшкә алынуымның сәбәбе — репрессияләнүчеләрең соңгы исән калган буыны бүген 80-90 яшьләр чигендә. Әлеге вакыйгаларга 75 ел узу сәбәпле, шул чордагы документларның серлелеге дә юкка чыга. “Совершенно секретно, оглашению не подлежит” дип тамгаланган документларның исән калганнары бер төрле, шул чордагы газета битләрендәге язмалар икенче төрле, ә бу мәхшәрдән исән чыгучыларның балалары өченче төрле сөйли. Миңа соңгыларының фикере барыннан да кыйммәтрәк. Чөнки тагын 10-15 елдан алар күргән-белгәннәрен үзләре белән алып китәчәк. Шул сәбәпле, инде 100 гә якын репрессияләнүче яисә шул турыда мәгълүматлы булган олы яшьтәге кешедән, 140 сәгатьтән артык аудиоязма җыйдым. Бу эшемне актив рәвештә дәвам итәм. Истәлекләр җыйганда, репрессиядән тыш, ачлык һәм шул чорның яшәеш-халәтенә бәйле башка мәгълүматлар да туплыйм.
 
— Сезне шаккатып тыңлап утырам. Үзегез гади физика укытучысы, ә тарих турында шундый мавыктыргыч итеп сөйлисез, кызыгам хәтта! Тарихны өйрәнү нидән башлана? Бәлки, минем кебек, кемдер кызыксынадыр, әмма эшне башлый алмыйдыр. Сез, мәсәлән, һәйкәлләр эзләп, кабер ташларын барлап йөрисез кебек...
 
— Бер эшне дә көчәнеп эшләмим. Әгәр күңелгә рәхәтлек бирмәсә, аны зур акчаларга да башкармас идем. Үзем дә гаҗәпләнәм, 100 әр кеше сыярлык архив залларында кайбер чакта бары 2-3 кеше утыра. Ә анда ниләр генә юк! Татарның тарихын юкка чыгарганнар, дияргә яратабыз. Аның сакланганы гына да әллә ничә милләткә, менә без нинди булган, дип горурланырга җитәр иде. Әле узган атнада гына 1937 елга караган бер эш кенәгәсен соратып алдым. Шуны архивта эшләүчеләргә күрсәтеп, көлештек тә әле. 1937 елда ничек юкә бау белән бәйләп җибәргәннәр, шуннан бирле әлеге документларны беркем чишеп карамаган. Ә анда ниләр генә юк... Халкыңның халәте, гасырлар дәвамында ниләр кичергәне шуларда күренә инде. Кемдер кино карый, кемдер театр. Документаль кинолардагы кичерешләрне мин архивта татыйм... Анда утырганда еш кына Камилә әбиемнең сүзләре искә төшә: “Без күргәннәрне, улым, сезгә күрергә насыйп булмасын иде!” — дияр иде ул. Аңа ияреп кайбер чакта үземә, танышларыма, туганнарыма: “Мин белгәннәрне сезгә белергә насыйп булмасын иде!” — дип кабатларга яратам.
 
Кабер ташларына килгәндә, алар борынгы чорлардан сакланып калган иң кадерле язма чыганакларыбызның берсе. Әмма аларның сакланышы табигать хәерхаклыгында. Казан ханлыгы чорына бәйле барлык кабер ташларын барлап чыктым. Аларның исәбен (297), урнашу географиясен, искә алынган чыганакларның барысын бергә туплап китап итеп бастырдым. Булдыра алганча шушы эшне Алтын Урда чорына караган ташларга бәйле дә аерым хезмәт итеп эшләп, дөньяга чыгардым. Мәсәлән, Болгар шәһәре биләмәсендә генә дә 200 гә якын кабер ташы булуы билгеле. Тарихка үзем табып кайтарган ташлар да бар. Мәсәлән, Чистай зиратында тапкан ташның куелган чоры 1296 ел белән билгеләнә. Көләргә дә, еларга да белмәссең, шул ташны тапкан елны Чистайның 220 еллыгын билгеләделәр...
 
“АВЫРЛЫККА ЗАРЛАНУ — БЕР СЫЛТАУ ГЫНА”
 
— Нурулла абый, тарих турында озаклап сөйли аласыз. Әмма сезнең гади авыл мәктәбендә мөгаллим булуыгыз да кыйммәтле. Андагы проблемаларны да яхшы беләсез. БДИны урысча гына бирергә мәҗбүр иткәч, татарлар туган телдә белем алудан баш тарта башлады, чөнки 11 ел буе татарча укып, урысча имтихан бирү авыр. Татарча укыту авылларда да бетеп бара. Сездә бу ничек? Мәсәлән, физиканы нинди телдә укытасыз?
 
— Безнең мәктәп — урыс мәктәбе. Элек, хәбәрдарлык чорында, бездә татар сыйныфлары да бар иде. Өч баламны да үзем эшләгән мәктәптә бар фәннәрне дә татар телендә укытып чыгардым. Әмма бөтен кеше минем кебек уйламый шул... Минем балалардан соң татар сыйныфына бирүчеләр булмады. Мәктәптә үзем дә математика, физика, информатика фәннәрен укытам. Минем өчен бер телдән икенчесенә күчү авырлык тудырмый. Табигать фәннәрен аңлау нинди телдә укытуга бәйле түгел. Авырлыкка зарлану — бер сылтау гына. Аның авырлыгы дәүләт тарафыннан алып барылган сәясәткә бәйле. Мәсәлән, татар телендә әсбаплар, күргәзмә таблицалар булмау, программалар эшләнмәү... Урысчага күчерү ирексезләү методы белән алып барыла. Аның бер ысулы — урыс телендә генә тапшырырга рөхсәт ителгән БДИ.
 
— Сез — күптәннән милли хәрәкәтнең актив кешесе. Һәрвакыт дәгъва белдереп йөрүчеләрне яратып бетермиләр. Моны үзегез дә сизәсезме? Басым ясыйлармы? Милли хәрәкәтне яңартыр өчен нишләргә кирәк?
 
— Милли хәрәкәттә, дип артык зурлап әйтәсең, сеңелем. Болай дип әйтүем, милли хәрәкәттә катнашучыларга хөрмәтем зур булуда. Үземә килгәндә, кызганыч, барысына да вакыт җитми шул. Без күбрәк иҗат кешеләре... Бу юнәлештә һәркем үз эшен башкара. Ничек уйлыйм, шулай сөйлим, шулай гамәл кылам. Басым ясыйлар дип уйламыйм. Тикшереп торганнарын беләм. Тикшерүчеләре, ел саен белешмә тутырырга тиеш булучылары үзләре үк сөйли. Аның өчен мәгариф бүлегендә җаваплы кеше дә бар. Мондый хөрмәт бар кешегә дә татымый бит әле! Минем эшчәнлек турындагы “дело”лар гына юкка чыкмасын. Аларның саклану сере югалгач, оныкларыма укырга язсын иде.
 
Бүгенге чорда милли хәрәкәтнең активлашуы, сәясәткә бәйле булырга тиешле закончалыгын үзгәртеп, күбрәк икътисадка бәйле булып кала. Чөнки халыкның зур өлешен шәхси милек һәм шуңа бәйле яшәеш кенә кызыксындыра. Вәзгыять туса, милли хәрәкәткә генә карамыйча, аннан да алданрак чәчрәп чыгучылары табылачак. Элек татарларны, суверенитет алырга телиләр, дип гаеплиләр иде. Бу юлы, шул чор вәзгыяте туса, башкалар алданрак чәчрәп чыгар төсле.
 
Милли хәрәкәт кирәк. Ул көчәйсен өчен, халыкны тәрбияләү зарур. Ким дигәндә 100 кешенең 4-5 е генә булса да милли активлыгы, бердәмлеге белән туплана икән, алар калган 95 кешене үзе белән ияртеп, аларны дөрес юнәлешкә кертеп җибәрергә сәләтле булачак.
 
“ТАТАР ЗАМАНЫ КИЛӘ!” — ДИП ӘЙТЕР ИДЕМ”
 
— Нурулла абый, гадәттә, кеше авылдан шәһәргә кача, ә сез авылны якын итәсез. Балаларыгыз да шулай кебек. Бер авылда яшәп, үзегезнең туган авылыгызны да онытмыйсыз, анда да йорт төзисез. Бу, саланы яшәтәм дип, юкка сарыф ителгән көч түгелме? Аны нәрсә яшәтә ала?
 
— Хәзер кеше шәһәрдән авылга тынычлык эзләп кайта. Элек салада эштән башка берни юк иде. Хәзер бар да бар, эше белән акчасы гына юк. Шул сәбәпле, авылга кайтучылар — олы яшьтәгеләр, пенсиягә чыгучылар. Авылдан чыгучылар, мөмкинлек тууга йорт-нигезен ныгыта. Алар янына туганнары җыела, балалары, оныклары кайта. Бу — миллилеккә кайту өчен уңай юнәлеш дип сөенәм. Мин дә, вакыты җиткәч, авылга кайтып, туганнарым, дусларым белән бергә, оныклырымны дөнья шаукымыннан аз гына булса да саклап, миллилек сеңдерермен, ата-бабалары нигезенә, табигатькә мәхәббәт уятырмын дигән хыял белән яшим. Авылга кайткан һәр пенсионер үзе белән пенсия акчасын алып кайта. Бу акчаны авылдан чыгармаска иде. Авылның мөмкинлекләре күп. Билгеле әйберләрне санап, укучыны ялыктырасым килми... Авыл авыл инде ул, юкка гына Тукай аның турында: “Әй, авыл! Син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш...” — дип язмагандыр!
 
— Илдә ниндидер вәзгыять, авыррак димме, бәяләр күтәрелә, халыкта ил җитәкчеләренә ышаныч юк, илдә патриотларга һәм бу дәүләт төзелешенә каршы булучыларга бүленеш бар. Тарихчы буларак, моны ничек кабул итәсез? Әлеге вәзгыятьне 100 ел элек булган вакытлар белән дә чагыштыралар. Беренче бөтендөнья сугышын искә алалар. Хәлләр кабатлана мәллә?
 
— Вәзгыять күптән авыраерга тиеш иде. Аны бушка килгән нефтькә булган зур бәя генә саклап торды. Ә бу эшләп тапкан акча түгел. Шәһәрдә эшләп ашаучыларны, ниндидер кирәкле эшләнмәләр ясаучыларны хәзер көндез чыра тотып кына эзләрлек. Дөрес, беркем эшсез йөрми кебек, әмма аларның күбесе берсе артыннан берсен барлап йөрүчеләр генә. Тарихта шундый дәвамчылык бар: тормыш авырайса, югарыдагылар тышкы өлкәдә нинди дә булса ыгы-зыгы тудыра. Аннан дәүләткә куркыныч яный дип, күпчелек халыкның патриотик хисләрендә уйныйлар, ризасызларга каршы репрессия чаралары күрәләр. Украинасы да аның әллә нидән тумады... Алар югарыдарак утыргач, күпкә ераграк күрәләр.
 
Беренче бөтендөнья сугышын искә алу кирәкмәс. Хәзерге сугышлар физик көчкә бәйле түгел акыл һәм икътисадый мөмкинчелекләргә таянып алып барыла. Киләчәк үткәннәргә бәйле булса да, акыл алмаучылар өчен үткәннәр кире кайтмый, кабатлана гына.
 
Бу туып килүче вәзгыятьтә безгә, татарларга, нидәндер куркырга, өметсезләнергә кирәк димәс идем. Киресенчә, бүгенге заманны: “Татар заманы килә!” — дип әйтер идем. Чөнки бүген дәүләт яисә кемнеңдер кулына карап яту вакыты түгел, ә үзең баш булып, эшләп ашау заманы. Тарихта шундый кабатланып килүче юнәлеш бар. Рәсәйдә икътисадый хәлләр катлауланган яисә сугыш алды вәзгыяте туган чорда татарлар моны һәрчак үз максатларында файдаланган. 1774 яисә 1905 ел булсынмы ул, 1990 еллар тирәсе яисә күпкә борынгырак чорлар булсынмы.
 
— Нурулла абый, сездә кайдан шулкадәр оптимизм?! Мондый карашлы, көр күңелле булырга кем өйрәтте? Хәтта интернетта да татарларны “яшибез әле” дип дәртләндереп торасыз. Сезне дә аркагыздан гел сөеп тормыйлардыр. Гаиләгез эшчәнлегегезгә ничек карый?
 
— Хатыным Мөнирә белән гомер итә башлавыбызга 30 ел була инде. Өч балабыз, оныкларыбыз бар. Җае чыккан саен мактанырга яратам: шушы 30 ел яшәү дәверендә хатыныма авыр сүз әйткәнем булмады. Шул сәбәпле, Гиннесслар китабына кертмәсләр микән дип тә шаяртам әле... Тылым нык, Аллага шөкер, балаларым мәшәкать тудырмый. Үзем дә күп күрмим, юкка-барга аптырамыйм. Тормышка да артык җитди карамыйм. Бар нәрсәнең узачагын да, кешенең бер генә тапкыр яшәгәнен дә беләм... Тормыш ваклыгында вакланырга вакытым юк... Үзем турында бары шул гына.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
 
9
 
 
10
 
 
11
 
 
12 
 
 
13
 
 
14
 
 
15
 
 
16
 

Римма ӘБДРӘШИТОВА
Ирек мәйданы
№ |
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»