|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2014 Шоу-бизнес
Илнар Ялалов балыкка Голландиягә йөри (ФОТО)Җырчы Илнар Ялалов ел саен чит илгә гастрольләргә чыга. Үзе генә түгел, әлбәттә. Ул инде җиденче елын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында артист булып эшли. Остазы Венера Әхәт кызы Ганиева сыман иҗат тормышын эстрада һәм опера белән бәйләгән Илнарның Голландиягә иҗат сәфәре белән баруы бишенче мәртәбә икән. — Театр оркестрларыбыз белән берлектә 60 лап кеше Голландиядә ай ярымлык гастрольләрдә булып кайттык. Тамашачы бездән бик канәгать калды. Голландиянең Амстердам, Гаага кебек зур шәһәрләрендә булдык. Ел саен анда баргач, елгаларында балык тотабыз. Моны без йола итеп кертеп җибәрдек дисәм дә ярый. Казаннан очканда ук кармакларыбызны үзебез белән алабыз (елмая). Бу баруыбызда 15-16 килограммлы зеркальный карп балыгын тоттык. Бездә ул бик сирәк булып санала. Шушы балыктан шашлык ясап сыйландык. Балык тоту үзенә күрә ял. Әлбәттә, без моны концерттан соң эшли идек. 20гә якын зур-зур балыклар эләктердек. Ике катлы өйләрдә яшәдек. Яшәр өчен бөтен шартлар да тудырылган иде, — диде Илнар Ялалов. 1 2 3
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|