|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2014 Шоу-бизнес
Ринат Рәхмәтуллин залга чыккач, бер мизгелгә өнсез калдыҖырчы Ринат Рәхмәтуллин концертының афишасын күргәч тә Гали авылы халкы гөж килеп концертка җыела башлады. Мин Мәдәният йортына килеп кергәндә залга үтеп керергә мөмкин түгел иде инде. Йортта Яңа Мансур авылыннан килгән уникеләп машина басып торуын күргәч, аңлашылды - тирә-як татар авылларыннан, Похвистневоның үзеннән дә килгән икән халык. Оештыручылар мондый аншлагны күреп, эскәмияләр, урындыклар чыгарып тезделәр, калган тамашачылар басып карарга да риза булды. Шулай итеп, чын мәгънәсендә алма төшәргә урын калмагач, халык түземсезләнеп йолдызны көтә башлады. Ринат Рәхмәтуллин залга күз йөртеп чыккач та бер мизгелгә өнсез калды бугай. Ул үзе дә бу хәтле халык булыр дип өметләнмәгән ахыры. Шулай да, дулкынлануын тыеп, концертны матур гына башлап җибәрде. Монда инде безнең йөрәкләргә дулкынланырга туры килде. Аның җырлары безне табигать кочагына – чишмә буйларына, урман-болыннарга алып китте сыман. Ә җырчы тын алырга чыккан арада гармунчысы Нияз Сафиуллин үзе дә җырлап күрсәтте. Биюче кызлар Әлинә белән Ләйсән сәхнәдә күбәләкләр кебек бөтерелделәр, Изилә исемле яшь җырчы да безгә бик матур ике җыр бүләк итте. Концертны алып баручы Ринат Әкбәров үзенә каратыр өчен ниләр генә кыланмады инде! Залның кычкырып көлүе хәтта күрше Рысайкино авылында да ишетелгәндер...
Артист шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче авылдашларыбызны туган көннәре белән котлаганда, һәрберсен сәхнәгә чыгарып, кызыклы сораулар бирә-бирә халыкны көлдереп бетергәннән соң гына үзенең җырлары язылган дискларны бүләк итә торды. Ә мин Ринатка һәм гармунчы Ниязга чиккән кулъяулыклар бүләк иттем, үземнән дә мәзәк сөйләп, күңелләрен күтәреп җибәрдем. Туган авылым Галигә багышлап язган шигыремне укып биргәч, Ринат шушы сүзләргә җыр язарга һәм киләсе елга килеп, аны җырлап та күрсәтергә вәгъдә итте.
Кыскасы, бу көнне бер туган көн дә, бер генә инспектор да (бу концерт Инспекторлар көненә туры килгән иде) котлаусыз һәм бүләксез калмады. Әлбәттә, иң җылы сүзләр авылыбызның танылган эшкуары Расих Латыйповка әйтелде. Ул бит артистны һәм аның командасын үзенең “Ямьле авыл” агротуризм үзәгендә кунак итеп, аларга авылыбыз буйлап сәяхәт оештырып, бик шәп ял ясады. Ә авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев Ринат Рәхмәтуллинны авыл Сабан туена да чакырырга кирәк булыр, дигән фикерен әйтте.
Менә шулай бер-беребездән разый булып аерылышканда артистка чын күңелебездән чыккан рәхмәтләребезне җиткереп, тагын килүләрен теләп калдык. Юлларың такыр, бәла-казасыз, ә эшләрең уңышлы булсын, Ринат!
Фотода Расих ЛАТЫЙПОВ һәм Ринат РӘХМӘТУЛЛИН.
Саимә МОРЗАХАНОВА |
Иң күп укылган
|