поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.12.2014 Дин

“Ислам, уңыш һәм син” дигән яшьләр форумында ниләр турында сөйләштеләр

Бу көнне Самараның Җәмигъ мәчетенә түбәтәйле ир-егетләр белән ап-ак яулыклы хатын-кызлар бертуктаусыз килеп кенә тордылар. Әйе, төрледән-төрле конференцияләргә, форумнарга гадәтләнә башладык, яңадан-яңа чараларны көтеп алабыз. Әле күптән түгел генә Самара мәдрәсәсенең 10 еллык юбилеена багышланган конференция үткән иде. Ниһаять, менә тагын бер чара - “Ислам, уңыш һәм син” исеме астында яшьләр форумы оештырылды. Анда экономик, сәяси кысалардан чыгып, яшьләрнең хәзерге тормыш шартларына җайлану мәсьәләсе каралды.

Самара өлкәсе губернаторының сәламләү сүзләрен форумда катнашучыларга губернатор администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсенең баш консультанты Роман Кирсанов җиткерде.

- Эш белән тәэмин итү белән беррәттән, яшьләрне мөселман иттереп саклап каласы иде, чөнки глобаль үзгәрүләр чорында бу - бигрәк тә авыр мәсьәлә. Хәзер кешенең психикасына зур басым ясала. Бүгенге дөньяда байлык туплауны күпләр беренче урынга куя. Килеп чыккан икътисади кысаларда намус, тугрылык кебек кеше сыйфатлары зәгыйфьләнгәннән-зәгыйфьләнә. Бу хәлдә без үзебезне ничек итеп саклый алырбыз икән?

Мөселманнар буларак, ислам дине кануннарын хәлебездән килгән кадәр үтәп барырга тиешбез. Дөньяның яңа чакыруларына бу безнең җавабыбыз булыр, - дип сөйләде Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, Самара өлкә губернаторы администрациясенең муниципаль берәмлекләр белән эшләү буенча консультанты Илдар Тренгулов.

- Күпмилләтле, күпконфессияле фирмаларда, оешмаларда эшләп, мөселманнар өчен намаз уку, ураза тоту кебек фарыз гамәлләрне үтәү өчен мөмкинлекләр тудыру мәсьәләсен Россия дәүләте биеклегендә чишү бигрәк тә урынлы булыр иде, - дип белдерде Уфа шәһәренең Зәйнулла Рәсүлов исемендәге мәхәллә имамы Әхмәт хәзрәт Әхмәров.

Форумның төп максаты: ислам дөньясы ишекләрен ачып, яшьләрне ничек тә дингә тарту. Хәзерге заманда диннәр арасында кешеләр өчен керәш бара. Самара урамнарында үзләрен саф ислам вәкилләре дип атап, тәмле телле мөселманнар сезне ничек кенә үз кулларына төшерү юлларын эзләмиләр. Әнә, шул “дөрес” дингә үгетләүче егетләр: “Сез безнең дингә күчсәгез, АКШ гражданлыгы да алырга мөмкинчелегегез туачак”, - дип ышандырып маташалар әле.

Күптән түгел 90нчы еллардагы танышым Туктаргалине очраттым. Кайчандыр түбәтәен салмыйча йөргән егет иде бит ул. Хәзер: “Түбәтәйне ташладым, мәчеткә дә йөрмим, мин хәзер евангелист баптистлары чиркәвенә йөрим. Безнең татар муллалары кеше белән сөйләшә белмиләр ич, ә менә баптистлар чиркәвенә килгәч, таң калдым. Кешегә никадәр игътибарлы, ярдәмчелләр. Аларның башкаларга карата бер тупас сүз әйткәннәрен ишеткәнем юк. Бу миңа шул кадәр ошады ки, хәтта сиксән яшенә җитеп килгән әниемне дә баптистлар чиркәвенә алып килдем, - диде ул.

Шушы көннәрдә генә әле Перекопский урамындагы баптистларның Преображение чиркәвенә барып чыктым. Аның баш администраторы белән сөйләшеп киттек.

- Бездә татарлар әллә ни күп түгел, ләкин килгәлиләр. Бер шундый ир-ат Калинин исемендәге өлкә хастахәнәсеннән авыр чир белән безгә килеп эләкте һәм безнең догалардан соң терелеп китте. Аның хатыны әле гыйбадәткә йөрми, ә менә хатынының әнисе белән үзе даими рәвештә килеп торалар, - дип сөйләде ул.

Биредә мин Алик исемле үзбәк егетен дә очраттым. “Бу чиркәүгә мин 6 елга якын йөрим инде”, - диде ул миңа.

Элеккеге заманнарда христиан миссионерлары чукынмаган татарларны елгадагы бозны ватып, көчләп бәкегә сала торган булганнар. Тик бу кешеләр үлсә үлгәннәр, ләкин диннәренә тугры булып калганнар. Ә хәзер шушы Туктаргали, Алилар хәленә төшмәсәк ярар иде.

Гаҗәп бит, бүген түбәтәй киеп мәчеткә йөргән егетебез, абзыебыз берсекөнгә староверлар чиркәвенә китеп бармасмы?! Я булмаса, бүген ап-ак яулык, хиҗап киеп йөргән татар хатыны иртәгә баптист чиркәвендә утырып, гыйбадәт кылмасмы?!

Ислам дине әһелләре дә килеп чыккан бу хәлне аңладылар кебек. Алар да, үзләренең диндәшләрен югалтмас өчен, зур көрәш юлына басмакчылар. Бу яшьләр форумы да моңа ачык дәлил түгелмени? Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин: “Бүген бер генә кешене булса да ислам диненә җәлеп иткәнбез икән, бу безнең зур уңышыбыз”, - дип юкка гына әйтмәгәндер.

2012 елда үткәрелгән Бөтендөнья олимпия уеннарының җиңүчесе, көрәшче Таһир Хайбуллаев үзенең спорттагы уңышлары турыдан-туры ислам диненә бәйле икәнлеген әйтте.

- Көрәш мәйданчыгына чыгар алдыннан һәр юлы Коръән сүрәләре укып чыктым, - диде ул. Моңа аны балачактан ук әбисе белән бабасы өйрәткән икән.

Форум яшьләр өчен булса да, аларның саны аз иде. Күпчелекне урта яшьләрдәге һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар, хатын-кызлар тәшкил итте. Сабан туена халык ташкындай көне буе агыла да агыла, ә мәчеткә килүче яшьләрне бармак белән генә санарлык. Моңа кем гаепле? Димәк, яшьләребез белән эшлисе дә эшлисе генә әле. Эшләмибез икән, димәк, без авызыбызны ачып калабыз, дигән сүз бу.

Татар дөньясында тагын бер зур проблема үзенең чишелешен көтә. Балага татар, мөселман исемнәрен кушу. Татарның сабыена яңгыравык, мәгънәсез исемнәр биреп куюлар татарны юкка чыгармаслармы?

Балаларыбызга Алинә, Мария, Инзира, Елена дигән милләтебезгә хас булмаган исемнәр кушып, татарлыгыбызны бөтенләй югалтабыз түгелме? Бу хәсрәт безнең Самара өлкәсен генә түгел, башка төбәкләрне дә басып алган. Милли һәм дини тәрбия алмыйча үскән балалар, үсә төшкәч, мәчеткә йөрер дисезме? Әлбәттә, юк!

Мондый исемнәр куеп сабыйның йөрәгеннән бар булган татарлыгын, мөселманлыгын алып ташлау түгелмени бу? Исем биргән көнне ул баланы мәчет, ислам дөньясыннан читләштерәбез түгелме соң?! Соңыннан: “Яшьләр нигә мәчеткә йөрми?! – дип аптырыйбыз.

Форумга “Россия” телевидениесе каналында “Мөселманнар” тапшыруын алып баручы Динара Садретдинова да Мәскәүдән килгән иде. Ул дин турындагы тапшыруларны ничек әзерләве турында тәфсилләп сөйләде. Ә менә залдан яңгыраган: “Нигә сез ислам хакында зур иттереп сөйләшүләр үткәрмисез?” – дигән сорауга ханым: “Безнең мөмкинлекләр зур түгел, чикләнгән”, - дип җавап бирүдән узмады.

Форумнан чыгып барганда, Сызран, Октябрьск шәһәрләре, Сызран һәм Шигон районнары мөселманнарының имам-мөхтәсибе, Сызран шәһәренең баш имамы, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевның: “Моннан егерме ел элек Самара өлкәсе мөселманнары корылтаенда нибары өч кенә яшь кеше бар иде, хәзер менә бу форумда ун мәртәбәгә күбрәк булды”, -дигән сүзләре дә мине шатландырмады. Самара төбәгендә яшәгән йөз меңнән артыграк татар өчен бу зур күрсәткеч түгел. Димәк, яшьләр белән эшләргә дә эшләргә әле.



 


Исхак АПАНАЕВ
Бердәмлек
№ 50 | 13.12.2014
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»