15.12.2014 Мәгариф
Акча булса, бакча да бар
"Эшкә чыга алмыйм. Балага бакча булмады. Янәшәбездәге бөтен балалар бакчаларына өч яшьтән генә алалар..." "Өч яшькә кадәр шәхси бакчага биреп карамыйсыңмы соң?" "18 мең сум ярым түләргәме? Юк, бездә андый артык акча юк!"
Казанда яшәүче ике бала анасы Эльмира гына түгел, мондый сүзне башка хатын-кызлардан да еш ишетергә туры килә. Шәһәрдә генә түгел, хәтта кайбер авыл районнарында да зур мәшәкать булып санала баланы бакчага урнаштыру. Электрон чиратлар дип өметләндерделәр, тик анысы да проблеманы тулысынча хәл итмәде. Инде бу мәсьәләдә тагын яңалык кертмәкчеләр. Монысында бакчага йөрү өчен сертификат бирү һәм шәхси бакчаларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында сүз бара.
Бакчага эләгербезме?
Баланың бакчага йөри башлавы һәрбер гаилә өчен үзе бер хикәятне хәтерләтә. Йорт янәшәсендә урнашкан паркта йөрибез. Көн дәвамында коляска белән бала тартып, ял итеп йөрүчеләр җитәрлек. Барыбызның да балалары – бер-ике яшьлек сабыйлар. Ә менә Әмир башкалардан аерылып тора. Ул көн саен йә әтисе, йә әнисе, йә әбисе белән килә, безнең балалардан гәүдәгә дә калкурак, яшькә дә олырак. Әтисе белән сөйләшеп киттек. “4 яшь тулды инде улыбызга. Балалар бакчасында урын булмады. Башта күченеп йөрдек, чиратка да соң язылганбыз. Киләсе елда Әмиргә 5 яшь тула, бәлки, ул вакытка кадәр бакча да булыр әле”, – дип елмая ул. Сүз артыннан сүз чыкты. Барыбызның да бакчага урнаштыру мәшәкатьләре исенә төште.
Барыбыз да электрон чиратта тора. Әмма күпчелек әти-әниләр аңа ышанмый булып чыкты. Электрон чиратта да ришвәт бирүчеләр бар дип раслый кайберләре. Әлбәттә, әлеге системаның нәкъ менә шул гаделсезлекне бетерү өчен уйлап табылуына чын күңелдән ышанган кеше буларак башта бу сүзләрне җитди кабул итмәдем. Ә балалар бакчасы артыннан йөри башлагач, безнең электрон чират та, ни сәбәпледер, артка күчә башлады. Баксаң, безнең алга берничә ташламалы гаилә чиратсыз кергән булып чыкты. Әнә шулай ике елдан артык чират торган бакчага эләкмәдек без. Аннан яңасын эзләп табарга туры килде. Хәер, анысы бөтенләй башка маҗаралы вакыйга...
Шәхсиме, әллә дәүләтнекеме...
Ә 2016 елда балалар бакчасына чиратлар бетәчәк дип ышандыралар. Моннан 5-6 ел элек шәхси балалар бакчалары турында куркып кына сөйләсәк, хәзер инде аларның күбесе дәүләт дәрәҗәсендә эшләүче мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар рәтенә күтәрелде. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев әйтүенчә, шәхси балалар бакчасы системасын яңартырга вакыт җиткән. Мәктәпкәчә яшьтәге оешмалар арасында көндәшлек барлыкка килү, шәхси бакчалар юнәлешен үстерү булган чиратны киметер иде, ди белгечләр дә. Бүген Россиядә 409 мең бала бакчаларга чиратта тора. Ике ел элек исә бу сан 1 миллионнан артык булган. Узган ел 400 мең балага урын булдырылган, быел тагын 350 меңен урнаштырганнар. Киләсе елда да күрсәткечләр шуннан аз булмас диләр. Демографик хәлләрнең соңгы вакытта уңай якка үзгәрүе, Россиядә ел саен 3-7 яшьлек 100 мең балага бакча кирәклеге турында хәбәр итәләр.
Соңгы елларда шәхси бакчалар 40 процентка арткан, андый оешмалар саны 1200гә җиткән. Тик бу – Россиядәге барлык 50 мең бакчаның 1,3 проценты гына. Түрәләр, дәүләтнеке булмаган бакчалар 3 проценттан да ким булмаска тиеш, дип белдерә. Хөкүмәт каршындагы экспертлар советы фаразларына ышансаң, киләсе елга шәхси балалар бакчасында 100 меңләп урын булдырылыр дип көтелә. Моның өчен, әлбәттә, төбәкләрнең тырышлыгы да кирәк. Әлегә исә шәхси бакчаларның нибары 66 проценты гына сигез төбәктә урнашкан.
Инде шәхси балалар бакчасы күбрәк булсын өчен нишләргә соң? Белгечләр фикеренчә, иң элек бу системага хокукый яктан үзгәрешләр кертү кирәк. Коммерция оешмасы белем бирүне төп эшчәнлек итеп алырга тиеш. Моннан тыш, шәхси бакчалардагы хезмәткәрләрнең педагогик стажы исәпкә алынуы кирәк. Әлеге федераль программа дәүләт оешмаларындагы кебек үк укытучыларга, тәрбиячеләргә белем алу, квалификация күтәрү мөмкинлеге бирергә тиеш. Шәхси бакчаларга шулай ук салым ташламаларын да кире кайтарырга кирәк булачак.
Бакча өчен сертификат тапшырылачак
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сертификат бирү тәкъдименә дә зур өмет баглыйлар. Ул күпмедер дәрәҗәдә “Ана капиталы” сертификатын хәтерләтәчәк. Монда ата-ананың балалар бакчасына тотачак акчасы исәпкә алына. Шәхси балалар бакчасынамы, әллә дәүләтнекенәме – ата-аналар моны үзләре сайлап алачак. Мондый алым балалар бакчалары арасында көндәшлек тә тудырыр иде. Әлегә исә эшләр болайрак тора: әти-әни баласын шәхси балалар бакчасына йөртә, бер үк вакытта дәүләтнеке булган балалар бакчасына да чират тора. Шуңа да гомуми чират кимеми дип саный белгечләр.
Әлбәттә, акча ягы да бар. Бер айга 18 мең сум акча алучы шәхси бакча белән гадәти бакча бәясен чагыштырып та булмый. Сертификатка дәгъва итүче бакчаларда түләү бердәй булырга тиеш булып чыга. Дмитрий Медведев Хөкүмәткә балалар бакчасы сертификаты булдыру мәсьәләсен өйрәнергә кушкан. Әлеге сертификат берничә төбәктә тәҗрибә проекты буларак гамәлгә дә кертелергә мөмкин. Сертификат тулысынча баланың бакчага йөрү, анда укыту һәм карау буенча чыгымнарын тулысынча үз эченә алырга тиеш. Бер елдан соң мондый тәҗрибәне бөтен төбәкләргә тарату күздә тотыла.
Түләүләр арта
“Шәхси балалар бакчалары бар. Без аларның күбесе белән эшлибез, күбесенең белем бирүгә лицензияләре дә бар, – дип сөйли ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә яшьтәге балалар бүлегенең әйдәп баручы белгече Йолдыз Хисамиева. – Бездә бит дәүләти бакчалар 3-7 яшькә кадәрге балаларны тупларга тиеш. Ата-анага алдан эшкә чыгарга кирәк булган очракта, баланы шәхси бакчага бирергә туры килә. Шәхси балалар бакчасы күбесенчә баланы карау, ашату белән генә шөгыльләнә. Белем бирергә аларның лицензиясе юк. Алар бездәге исемлеккә караганда күбрәк тә булырга мөмкин әле. Күбесе шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, торак йортларның беренче катында бакча ачып эшлиләр. Араларында министрлык белән хезмәттәшлек иткәннәре дә күп, аларга субсидияләр дә каралган. Тик түләү төрлечә куелган. 12 мең сумнан алып 16 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Бу бакчаның программасына карый, кемдер дүрт, кемдер биш тапкыр ашата”.
Казанның Чистай урамында урнашкан шәхси балалар бакчасы хезмәткәрләре үзләрендә күп төрле түгәрәкләр эшләве белән горурланып сөйләде. Гадәти бакчага караганда, аларда мондый мөмкинлек күбрәк икән. “Безнең укытырга лицензиябез юк. Аның каравы, баланың яшенә карап, аны үстерә, камилләштерә торган дәресләребез бар. Инглиз теле, театр түгәрәгенә килешү буенча белемле укытучыларны чакырабыз”, – дип сөйләделәр безгә.
...Кыскасы, һәркем аягын юрганына карап сузарга тырыша. Ә гыйнвар аеннан, билгеле булганча, дәүләт бакчаларына да түләүләр артачак. Монысы педагогларның хезмәт хакы күтәрелүенә дә бәйле дип аңлаталар. Түрәләр әйтүенчә, баланы бакчага йөртү аена уртача 8 мең сумга төшә. Ә әти-әниләр барлык чыгымнарның 27 процентын гына түли икән. Инде яңалыклар бу суммаларга ни дәрәҗәдә тәэсир итәр? Анысын вакыт күрсәтер. Әлегә исә тәҗрибә уздырганнарын һәм... балаларның үсеп беткәнен көтәргә кала.