|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2014 Шоу-бизнес
Айдар Шәймәрданов КЛИПка заказ бирүчеләр арасында 50 мең сум уйнатаТНВда "Батыр"лар тапшыруын алып баручы Айдар Шәймәрдановны тамашачы югалткандыр. Аның каравы, иҗат әһелләре югалтмады. Айдар инде күптәннән туй, концерт һәм клип төшерү белән мәшгуль. Айдарның оешмасы "PIXEL" иҗат мастерское дип атала. Ә шушы көннәрдә Айдар Шәймәрданов клипка заказ бирүчеләр арасында 50 мең сум уйнатачагы турында белдерде. Татар шоу-бизнесы өчен шактый саллы сумма бу. Бәйге "Алачык" дип атала һәм ул 2015 ел буе дәвам итәчәк. Җиңүче 2015 елның декабрендә зур концерт тамашада билгеле булачак. Бәйгенең шартлары: https://vk.com/club68903015?w=wall-68903015_224 50 мең сумга дәгъва кылучыларның кайберләре инде билгеле. Менә алар: Алмаз Хәсәнов, Алтынай, Илзилә, Филүс Каһиров, Эльвира Хамматова, Алинә Сафиуллина, Ирина Сәйфуллина, Фидарис Мортазин, Ильяс Халиков, Динар Шәймәрданов. Сүз уңаеннан, Динар - Айдарның энесе ул. Әмма моңа карап кына Динарның бәйгедә җиңү шанслары күбрәк түгел. Чөнки бәйгенең шартлары буенча бүләк зал тулы кеше күз алдында уйнатылачак. Менә Айдар Шәймәрданов һәм аның командасы төшергән берничә клип:
--- |
Иң күп укылган
|