поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.12.2014 Җәмгыять

Аракы - бик кыйммәткә төшә торган «ләззәт» (ФОТО, ВИДЕО)

Спиртлы эчемлекләрнең бәясе югары булудан һәм бу базарны ялган продукция басып алудан аракы заводлары табыш югалтуын дәвам итә.

Сыйфаты дәүләт таләпләренә җавап бирмәүче ялган спиртлы эчемлекләрнең киң таралыш алуы Татарстанда гына түгел, бөтен Россия өчен актауль мәсьәлә. Җирле аракы заводлары ялган продукциягә каршы көрәштә инде нинди генә чаралар күрми. Һәр шешәгә җитештерелгән партиянең уникаль кодын язу һәм ул кодны Дәүләт алкоголь инспекциясе «кайнар линия»сенә шалтыратып яки интернет аша рәсми сайттан тикшерү дисеңме, ярлыкларга махсус маркалар ябыштыру дисеңме...

«Татспиртпром» ААҖ җитәкчесенең коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары Ринэль Нуретдинов сөйләгәнчә, соңгы вакытта ялган аракы ясап сатучылар халыктан Татарстан аракы заводлары чыгарган спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләрне җыя икән. Аннан соң аларга үзләре ясаган сыекчаны тутырып, яңа ярлыклар ябыштырып, яңа бөке белән каплап сата. Ялган аракы капкачында инде уникаль код булмаса да, шул рәвешле дәвам итсә, җитештерүчеләргә, ялган продукциягә каршы көрәшү өчен, халыкны шешәләрне ватарга, ә саклау маркаларын куптарып ташларга өндисе генә кала.
 
- Әйтик, дәүләт стандартлары буенча, 40 процентлы спиртлы эчемлектә әлеге күрсәткечтән тайпылыш 1-2 проценттан артмаска тиеш. Ялган продукция исә, беренче чиратта, шушы таләпкә җавап бирми. Һәм, моннан тыш, тәм, ис күрсәткечләре буенча да күп җитешсезлекләр табыла. Аңалыша ки, һәр җитештерүнең дәүләт тарафыннан расланган үз технологиясе, үз таләпләре була. Шуңа күрә законлы нигездә эш корган җитештерүчеләрнең продукциясе сыйфатына гына ышанырга була. Мәсәлән, Казанның ликер-аракы заводында һәр шешә эчемлек тутырылганчы ук башта спирт белән чайкала, аннан соң кулланучыларда дәгъва уята калса дип, һәр партиядән берәр шешә лабораториядә өч ай саклана. Җитештерүдә файдаланылучы сулар да берничә кат чистарту уза, чөнки, мәсәлән, аракының 60 проценты судан тора, - дип ассызыклый Ринэль Нуретдинов.
 
Мәгълүм булганча, республиканың Казан, Түбән Кама, Чистай, Мамадыш шәһәрләре, Биектау районындагы спиртлы эчемлекләр җитештерүче 6 заводны берләштергән «Татспиртпром» ширкәте елына 7 миллион декалитр күләмендә (сыекчаларның метрик үлчәме булган бер декалитр - 10 литрга тиң) 50 төрдәге продукция җитештерә. Алар шулай ук Россиянең 48 төбәгенә, барлыгы 145 шәһәргә озатыла. 2010 елда Татарстан төбәкләргә 102 мең декалитр шушы төр продукция саткан булса, быел аның күләме 1 миллион 350 мең декалитрга җитәр дип көтелә. «Республика товарларына ышаныч арта, гомумән, Татарстан сүзе үк брендка әйләнә бара», - диләр җитештерүчеләр.
 
Завод спирты тамчысына кадәр исәптә
 
Ялган аракы сәүдәсенә каршы тору һәм, әлбәттә, сату күләмен саклау йөзеннән Казанның ликер-аракы заводы соңгы елда 100-250 граммлы кечкенә шешәләргә өстенлек бирә башлаган. Бу төр җитештерү күләме 20 процентка арттырылган. «Хәзер аракы - бик кыйммәткә төшә торган «ләззәт» шул», - дип аңлата завод директоры Насыйфулла Тимеров.
 
«Татспиртпром» ширкәтенең 45 процент продукциясе, аерым алганда, 30лап исемдәге спиртлы эчемлекләр: аракы, ликер, бәлзәм, әче төнәтмәләр - Казан заводында чыга. Соңгы дистә елда биредә цехларындагы төп эшләрне автоматлаштыруга күп көч куелса да, күп эшләр кул белән башкарыла торган сувенир продукцияләре цехына өстенлек бирелә.
 
Көндәшлек шартлары сату күләменә тәэсир итми калмый, ди җитәкче. 2013 елда заводта 4 миллион декалитр аракы ясалган булса, агымдагы елны 3 миллион 400 мең декалитр күләмендә тәмамларга ниятлиләр.
 
- Караңгы почмакта аракы сатучылар аны спиртзавод чималыннан ясалган дип әйтсә, ышанмагыз, - дип кисәтә Насыйфулла Тимеров. - Заводлардагы спиртның тамчысына кадәр дәүләт исәбендә тора.
 
Бүгенге көндә Казан ликер-аракы заводын чимал белән Мамадыш спирт заводы тәэмин итә. Ләкин быел анда бөтен җитештерүләрне яңартып кору төгәлләнсә дә, продукция күләме республика ихтыяҗын капларга җитми. Шуңа күрә Россиянең башка заводларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Әмма бу вакытлыча гына күренеш, диләр. «Татспиртпром» ширкәте киләсе 2015 елда республиканың Биектау районындагы Усады авылында урнашкан бер гасырлык тарихы булган спирт заводы нигезендә өр-яңа цехларны сафка бастырачак. Бу проектка 2 миллиард сум күләмендә инвестицияләр салынган. Россия һәм чит ил җиһазлары урнаштырылган заманча завод тәүлегенә 10 мең декалитр этил спирты җитештерәчәк.
 
 
1
 
 
2
 
 
3
 
 
4
 
 
5
 
 
6
 
 
7
 
 
8
 
 
9
 
 
10
 
 
11
 
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары


Лилия ГАДЕЛШИНА
Интертат.ру
№ | 11.12.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»